Туганайлар

Олы Аты авылыннан Начтый түти Байрашова сугыштан соңгы елларның да бик авыр булуы турында сөйләде

Сугыш ветераннарын зурлаган бу көннәрдә, тылда калып ач-ялангач булып та, алны-ялны белми хезмәт куйган хатын-кызларыбызны, олылар белән тигезләшеп эшләгән үсмер балаларны искә алмасак, дөрес булмас. Түбән Кама районының Олы Аты авылыннан актив хәбәрчебез Ирина Садикова язып салган язмабызның берсе үсмер, яшьлек еллары шушы авыр чорга туры килгән Анастасия Байрашова язмышы турында

Анастасия Осиповна Байрашова, Учып Начтук түти, 1927 ел- ның 14 сентябрендә дөньяга килә. Әнисе Марҗук, ә әтисе Учып исемле була.

Аңа 90 яшь. Мин кил- гәндә әле тавыкларын карап, ашатып йөри иде.

- Алты бала идек без. Бик авыр елларда яшәргә туры килде шул,- дип башлады ул сүзен. - Яз җитүгә сары чәчәк - үги ана чәчәге ашый башлый идек. Чуар көпшә, кузгалак, какы дисеңме - берсе дә калмады. Алабута, черек бәрәңге күмәчләре ашадык. Болар бар да витамин булгандыр инде, бу яшькә кадәр җитмәгән дә булыр идем. Шулай да, черек бәрәңге кәлҗемәсе бик тәмле тоела иде. Әле дә аның тәме авызда тора кебек.

Сугыш башланганда 14 яшем тулмаган иде әле. Әтине сугышка алып киттеләр. Әни белән без бишәү калдык. 1942 елда әтинең “без вести пропал” дигән хәбәре килде. Соңгы хатын окоп эчендә язган. Ул хәзергә кадәр хәтердә: “Сугыш бик каты бара. Мин окоп эчендә язам. Балалар бәхете өчен генә исән калсам инде”,- дип язылган иде. Безнең бәхет шулай булгандыр инде, әйләнеп кайтмады.

Сугыш вакыты - авылда карт-корылар да, сугышка алынмаган яшьләр. Ул вакытта кичке уенга чыгып күңел юата идек. Бии идек, җырлый идек. Шәпәрә Марҗугы болай дип җырлый иде:

Гитлер кызы чәчен тарый,

Ленталап үрер әле.

Безгә күрсәткән нужасын

Үзе дә күрер әле.

Ә Тарас Барбарасының, йөргән егете сугышта үлгәч үзәкләрне өздереп болай дип җырлаганы истә:

Алларым, диде микән,

Гөлләрем, диде микән.

Җиргә йөзтүбән ятып

Җаннарын бирде микән ,- дип, Начтук түти җырлап та күрсәтте.

- Сугыш вакытында авыр булды, ир-ат сугышта, бөтен эшне эшләргә туры килде. Бакча казу, чәчү, тырмалау дисеңме - бар да безнең кулдан үтте. Сугыштан соң да бик җиңел булмады. Кияүгә дә чыкмадым, чыгарга кеше дә булмады. Бөтен эш үз кулымнан үтте. Яшь чак, җегәрле чак булгандыр инде. Өйне дә үзем җиткердем. Ике ат җигеп, бура бурарга дип, Бурка болыныннан агач ташыдым. Кышкы салкын, буран - көчкә кайтып егылган чакларым күп булды. Бүрәнәләрне ташып бетергәч, өйне дә күтәрдем. Зарланмыйм бер дә, Ходай шулай язгач. Аллага шөкер, гомер буе мал асрадым: сыер да тоттым, дуңгызлар да үстердем. Берүземә печән чабу, утын әзерләүләр җиңел булмады. Колхоз гектарлап бүлеп биргән суган, чөгендер басуларын да эшкәрттем. Озак яшәвемнең сере дә эшлә- гәннәндер әле, дим. Зарлануым да түгел, әйтеп кенә күрсәтәм: гомер буе эшләсәм дә, пенсиям әз чыкты. Хәзер яшәүләре бик рәхәт: газы, уты, суы, бар да бар.

Сеңлем Зинук Красный Ключтә яши. Аның балалары кайтып булышып торалар. Бакчамны утырталар, хәлемне беләләр. Менә, сеңлемнең оныгы Аня врачлыкка укырга керде, шуңа сөенәм. Үземнең оныкларым кебек, шуларга куанып яшим. Телевизор карап юанам, кайбер тапшыруларны көтеп алам. Хәзер инде көн дә бәйрәм – туклык, берүк сугышлар була күрмәсен!

Бу, Начтук тутинең дә, минем дә уртак теләгебез. Дөньялар гына тыныч була күрсен.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: