Бүген Россиядә фрилансерлар көне билгеләп үтелә
Һәр елны 14 майда Россиядә фрилансерлар – Интернетта мөстәкыйль рәвештә акча эшләүчеләр көне билгеләп үтелә. Бу хакта Calend.ru сайты хәбәр итә
2005 елның 14 маенда Россиядә фрилансерларның беренче биржасы оештырыла. Әлеге биржа ел саен 14 майда бәйрәм чаралары үткәрә. Анда фрилансерлар, дизайнерлар, менеджерлар, программистлар, копирайтерлар һәм тагын башка хезмәткәрләр – офисларга йөрмичә генә, өйдән акча эшләүчеләр чакырыла.
- Фрилансер (freelancer — ирекле укчы, ирекле сөңге йөртүче) – нинди дә булса компания штатында исемлектә тормаган, үзенә-үзе эшне мөстәкыйль табып, үз графигы буенча эшләүче хезмәткәр.
Россиядә хәзергә әлеге хезмәт төре артык киң таралмаган булса да, соңгы вакытта фрилансерлар саны артканнан-арта бара. Берничә ел элек фрилансерлык юлы белән яшүсмерләр генә көндәлек чыгымнарга вак-төяк акча эшләгән булса, бүген бу хезмәт белән үз эшенең остасы булган кешеләр дә шөгыльләнә. Күп кенә журналистлар, менеджерлар, дизайнерлар, тәрҗемәчеләр һәм башка профессия кешеләре, өйдән чыкмыйча гына, Интернет ярдәмендә хезмәт хакы эшли, диелә Calend.ru хәбәрендә.
Фото: prostogroup.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев