Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Беренче

Узган март ае матур даталарга бик бай булды. Бөтендөнья шигърият көне дә, Театр көне дә шушы айга туры килә. Үзе юаш, үзе тыйнак керәшен халкының, бер караганда поэзиядә дә, театрда да катнашы юк кебек. Тик бу беренче карашка гына. Керәшен театрының тарихы турыдан-туры язучы Дарья Аппакова белән бәйле. Шушы ук март аенда Дарья Семеновна Аппаковага (1898-1948) 120 яшь тулган булыр иде.

Дарья Аппакова 1898 елның 2 мартында Минзәлә өязенең Байгол авылында, ярлы крестьян семьясында туган. Унөч яшендә Дарҗа Казанга китеп, Василий Тимофеев җитәкләгән керәшен мәктәбенең кызлар бүлегендә укый башлый.

Шкулны бетереп, бераз туган авылы Байголда балалар укыткач, кире Казанга килеп, башы-аягы белән керәшен тормышына кереп китә. Керәшеннәр өчен чыга торган “Кызыл әләм” газетасында хәбәрче, тәрҗемәче, укытучы хезмәтләрен башкара, “Кряшиздат” нәшриятында эшли. Алган белеме белән канәгать калмыйча, Югары Совет партия мәктәбенең клублар бүлегендә, Казанның Зур драма театры каршын- дагы студиядә укый.

Гражданнар сугышы елларында Казан, Уфа, Оренбург театрлары фронт бригадалары тормышында актив катнаша. Нәкъ шул елларда Керәшен Совет күчмә театры төзелә. Захар Данилов җитәкчелегендәге бу театр 1918 елдан 1922 елга кадәр эшли. Дарья Семеновна театрда алыштыргысыз кеше – актриса да, драматург та, тәрҗемәче дә.

Гражданнар сугышы тәмамланып, күчмә совет керәшен театры эшен төгәлләгәч тә, Дарья Семеновна Казан театрында эшчәнлеген дәвам итә. Әдәбият тарихында балалар язучысы булып танылган Дарья Аппакова бу өлкәгә журналистика аша килеп керә һәм балалар әдәбиятына шактый өлеш керткән прозаик һәм драматург булып әверелә. Журналистикага ул ире, керәшен хәрәкәтенең иң актив членнарыннан берсе, беренче керәшен газетасы “Алга таба”ның баш редакторы, юрист, соңрак Татарстан Республикасының прокуроры булып эшләгән Георгий Зубков белән бергә кереп китә.

Георгий Зубковның фаҗигале үлеменнән соң, Дарья Семеновна Урта Азиягә китә, анда укытучы була. Ташкентта яшәгән 1928–1943 елларда ул өлкәннәр һәм балалар өчен иҗат итүче язучы буларак таныла. Татар, үзбәк һәм рус телләрендә балалар һәм зурлар өчен төрле милләт халыкларының үткәндәге һәм революциядән соңгы тормыш күренешләрен яктырткан “Сәнәкчеләр” (1932), “Яшь ударниклар” (1932), “Мәмәт белән Аман карт” (1934), “Кечкенә Бануның тарихы” (1937) исемле хикәя-повестьлары, балалар театры өчен “Дошман” (1939) дигән өч пәрдәле пьесасы дөнья күрә. Болардан “Кечкенә Бануның тарихы” повесте аеруча нык таныла. Бу повесть тиз арада татар, үзбәк, рус, инглиз телләрендә басылып чыга һәм яратып укыла.

1943 елда Казанга әйләнеп кайта, гомеренең соңгы көннәренә кадәр язучылык эшен дәвам итә.

1943–1948  елларда Дарья Аппакова төп игътибарын балалар драматургиясенә юнәлтә — “Тапкыр егет” (1943), “Шүрәле” (1944), “Бишек җыры” (1946), “Илдус” (1947) исемле пьесаларын иҗат итә.

1935 елдан  СССР Язучылар берлеге члены.

Дарья Семенова Аппакова  1948 елда, 50 яшендә Казанда дөнья куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев