Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Баграж халкы мобиль кабул итү пунктында үзләрен борчыган сорауларны бирделәр

Баграж җирлегендә яшәүче кешеләр мәдәният йорты түбәсеннән су агудан, кышын җылылык җитмәүдән зарланды

Тәгәрмәч өстедәге кабул итү пункты Зәйгә килеп җиттте һәм Баграж җирлегендә гражданнарны кабул итте, дип хәбәр итә "Зәй офыклары" газетасы сайты.

Чара Сарсаз-Багражның мәдәният йорты биләмәсендә оештырылды һәм Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Айдар Метшин катнашында узды. Бирегә килгән авыл халкы аңа үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте. Ә сораулар шактый булды. Әйтик, укытучы Петр Утяганов күпләрне борчыган мәсьәлә - пенсия реформасыннан канәгать булмауны белдерде. Ул шулай ук бюджет һәм авыл хуҗалыгы тармакларында хезмәт хакы түбән булуны да читләтеп үтмәде.

Педагогик хезмәт ветераны Александр Биканов авыл урамнарын тоташтыручы юлларга ташлы ком (ЧПС) җәю проблемасын күтәрде. Әлеге максатта, үзара салым акчаларын тотып булмау сәбәпле, юллар буенча ниндидер прграммаларга керү кирәклеген әйтте.

Мәдәният хезмәткәрләре авыл мәдәният йортының түбәсеннән су агудан, кышын җылылык җитмәүдән зарланды. Алар шулай ук биредә күп еллар эшләүче керәшен фольклор ансабленең сәхнә костюмнары нык иске булуын, яңа костюмнар тектерү кирәклеген дә әйтте. Кабул итү яңгыраган барлык сорау-мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды.

- Без көн саен, график нигезендә, Түбән Кама сайлау округына керүче төрле шәһәр һәм районнарда өчәр торак пунктында гражданнарны кабул итәбез. Биш көн эчендә генә халыктан 250дән артык сорау-тәкъдим керде. Алар башлыча сәламәтлек саклау, җәмәгать транспорты эшчәнлеге, юллар торышына кагыла,- диде мобиль кабул итү экипажы җаваплысы Владимир Маркин.

Шунысын да әйтик, алга таба мобиль кабул итү пункты Зәйнең үзендә һәм башка авыл җирлекләрендә дә оештырылачак.

Проектның максаты - социаль-икътисади проблемаларын алга таба хәл итү өчен республика гражданнарыннан теләкләр һәм наказлар җыю. Кешеләрнең мөрәҗәгатьләре республиканың социаль-икътисади үсешендәге булачак программаларның нигезенә ятачак. Кабул итү пунктлары автобусларда урнашачак һәм Татарстанның ярты меңнән артык торак пунктын әйләнеп чыгачак.
 
Бүген тәгәрмәч өстедәге кабул итү пункты Зәйгә килеп җиттте һәм Баграж җирлегендә гражданнарны кабул итте. Чара Сарсаз-Багражның мәдәният йорты биләмәсендә оештырылды һәм Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Айдар Метшин катнашында узды. Бирегә килгән авыл халкы аңа үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте. Ә сораулар шактый булды. Әйтик, укытучы Петр Утяганов күпләрне борчыган мәсьәлә - пенсия реформасыннан канәгать булмауны белдерде. Ул шулай ук бюджет һәм авыл хуҗалыгы тармакларында хезмәт хакы түбән булуны да читләтеп үтмәде.
Педагогик хезмәт ветераны Александр Биканов авыл урамнарын тоташтыручы юлларга ташлы ком (ЧПС) җәю проблемасын күтәрде. Әлеге максатта, үзара салым акчаларын тотып булмау сәбәпле, юллар буенча ниндидер прграммаларга керү кирәклеген әйтте.
Мәдәният хезмәткәрләре авыл мәдәният йортының түбәсеннән су агудан, кышын җылылык җитмәүдән зарланды. Алар шулай ук биредә күп еллар эшләүче керәшен фольклор ансабленең сәхнә костюмнары нык иске булуын, яңа костюмнар тектерү кирәклеген дә әйтте.
Кабул итү яңгыраган барлык сорау-мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды.
- Без көн саен, график нигезендә, Түбән Кама сайлау округына керүче төрле шәһәр һәм районнарда өчәр торак пунктында гражданнарны кабул итәбез. Биш көн эчендә генә халыктан 250дән артык сорау-тәкъдим керде. Алар башлыча сәламәтлек саклау, җәмәгать транспорты эшчәнлеге, юллар торышына кагыла,- диде мобиль кабул итү экипажы җаваплысы Владимир Маркин.
Шунысын да әйтик, алга таба мобиль кабул итү пункты Зәйнең үзендә һәм башка авыл җирлекләрендә дә оештырылачак.

Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/mobil-kabul-it-punkty-bagrazh-irlegend

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев