Ахман авылында махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды
Бакалы районының Ахман авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашлары белән очрашу үткәрелгән.
Ул туган авылы Ахманга берничә көнгә ялга кайткан. Бу очрашу авыл халкы өчен зур вакыйга булды.
«Бу буыннар очрашуы гына түгел, ә вакыйгаларның үзәгендә булган кешенең беренче авызыннан тарихны ишетү мөмкинлеге иде. Очрашу җанлы әңгәмә форматында узды. Махсус операциядә катнашучы үзенең тормышы, хәрби вазифасы һәм бурычлары турында сөйләде. Аңа төрле сораулар бирделәр. Катнашучылар кунакны зур игътибар белән тыңладылар. Авыл халкы өчен бу очрашу бик мөһим һәм истәлекле булды. Без егетләребезгә сәламәтлек, сабырлык телибез һәм тиз арада исән-сау бөтенләйгә өйләренә кайтып, очрашуга өмет белдерәбез», – дип билгеләп үтте мәдәният йорты җитәкчесе Изабелла Гиматова.
Кунакның сөйләгәннәре катнашучыларга хәрби хезмәтнең авырлыклары, аның җаваплылыгы һәм патриотизм турында уйланырга мөмкинлек бигән. Ул үзенең хәрби дуслары, аларның бердәмлеге һәм бер-берсенә ярдәм итүе турында да сөйләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев