Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Авыл тырышларны үз итә

Кешеләр дә кошлар нәселеннән, диюләре хак ахрысы. Көз көне авылдан кошларга ияреп чыгып киткән булсам, яз җиткәч кенә әйләнеп кайттым. Октябрь аенда тиз генә эшләремне бетерермен дә, кире кайтырмын дип чыгып киткән кеше идем, ләбаса. Тик алай булып чыкмады. Ярый, барысын да тәртип белән языйм әле

Үзем турында

Ноябрь аенда оныгым Андрей туды, мин - әби. Ул әби булулар шулкадәрле якты, матур тойгы икән, аны аңлатып та, язып та бетереп булмый. Тагын бер яңалыгым бар – мин хәзер Чаллы кешесе, Түбән Камадагы фатирымны сатып, Чаллыдан алдым. Утыз елдан артык яшәгән каланы ташлап китү җиңел булмады билгеле, тик балаларга якынрак булу теләге җиңде. Көч, сәламәтлек барында авылда күбрәк көн күрергә әле исәп, без шәһәр белән авыл арасында гомер сөреп өйрәнгән бит инде.

Киленем Дарьяны да беренче күргәндә үк ошатып, яратып кабул иттем. Дарья читтән торып югары белем дә ала. Уйлаштык-уйлаштык та, ул укуын өзмәскә, үз төркемдәшләре белән дәвам итәргә тиеш, дигән нәтиҗәгә килдек. Январь аенда ике айлык оныгымны ка- радым. Башта куркып кына тотынган идем, өч атна сизелми дә узып китте, онык бераз кулга ияләнде ияләнүен. Бала җан җылысын гына түгел, тән җылысын да тоярга тиеш, дип саныйм. Андрейга җырламаган җыр, сөйләмәгән әкият калмады. “Ике айлык балагамы?” - дияр кайберләрегез. Җыр, әкият тыңлап, аның почык борынын сиңа төртеп, култык астына ук кереп ничек йоклап китүләрен язар өчен Мөхәммәт Мәһдиев булырга, я моны үзегезгә күрергә кирәк.

Балалар хәзер үзләре авылга кайтып йөриләр. Баланың баласы балдай татлы гына түгел, әбисенә яшәү көче өстәп, аның эчен дә, тышын да яңарта икән. Бала багучы карчык - өйдә алтын канат, диләр. Без әбиле балаларга кызыгып, алардан көнләшеп үстек. Мин балалар тормышына кысылып, акыл сатып, урынлы-урынсыз ярдәм кулы сузып яшәү яклы түгел. Үз көннәрен үзләре күреп, үз балаларын үзләре үстерсеннәр. Тормыш тырышларны үз итә, хезмәт сөеп, эшләп яшәсеннәр бер үк.

Күрше әбиләре

Январь аенда, 91 яше туларга берничә генә көн кала, күрше Марҗый тутабыз үлеп китте. Үзе гел “мин әле 100гә кадәр яшим”, дия торган иде. Без аның бу сүзләренә шулхәтле нык ышанган идек, кисәк кенә үлеп китүе көтелмәгән хәл булды. Колакка катырак булса да, аның белән авыл, дөнья хәлләрен сөй- ләшергә шул кадәрле рәхәт, җиңел иде. Төннәрен йоклый алмыйча ятканда, бөтен авылны әйләнеп чыгам, дия иде ул. Кайсы өйдә ничә кеше яши, күпмесе эшкә яраклы, кемгә нинди эш кушарга була, кем нәрсәгә сәләтле икәнен барлап торуы белән күңелне кузгата иде күрше карчыгы.

Күршемдә тагын бер әби бар бит әле минем. Монысы Сәркей Әүдекей түти (Евдокия Саркиева). Быел исән-сау булсак, 80 яшен тутырырга җыенабыз. Безнең әтинең икенче буын туганы ул. Бүгенге көндә аның белән икәүләп авыл урамын әйләнәбез – хыялда, уйда гына, билгеле. Кемгә кем ничек туган, тамыр җепләре кайда барып тоташа, кем нәрсә кичергән – мине барысы да кызыксындыра. Әти-әни исән вакытта кызыксынмый калган әйберләрне сорашып, белеп каласы килү теләге шул кадәрле көчле булса да, Әүдекей түти дә күп нәрсәне хәтерләми шул инде. Бар иде бит авылыбызның гөрләп торган чаклары, дип бергәләп сагышланабыз. Читкә китеп әллә кем булып беткән асыл егет-кызларыбызны барлыйбыз.

Ятим нигез

Без мәктәпкә күбесенчә арткы урамнан укырга йөрдек, безнең урам язын-көзен сазга, пычракка бата, ә тегендә – чирәм. Өйләр дә бер яклы гына, икенче якта ике генә йорт һәм атлар утары истә калган.

Шул урамда яшәүче Яков Алексеевич Аксаковның капка баганасына “Монда Татарстанның атказанган колхозчысы яши”, - дигән такта кадакланганы бүгенгедәй хәтеремдә. Җәкәү дәдәй безнең әбинең энесе, әтинең урсатасы, ә без аны “үрсәти бабай” дип йөртә идек. Сугыштан орден-медальләр белән кайтты ул. Үзе бик тырыш, шуңадыр, ялкауларны бер дә яратмады. Гомер буе колхозда башкаларны үз артыннан ияртеп, үрнәк күрсәтеп эшләде: ферма мөдире дә, бригадир да булды. Үзем дә аларның уңганлыклары аркасында мул, нык тормышта яшәүләрен яхшы хәтерлим. Кызганычка каршы, ничә бала үскән бу нигездә, бүген берсе дә яшәми. Авылда калып, шәп итеп йорт-җир салып башка чыккан, шушы йортта берсеннән-берсе тырыш дүрт егет үстергән, үрсәти бабайның улы Питер дәдәй белән килене Үгәпей (безнең җиңги) дә теге дөньяда инде. Дүрт егетне, дүрт якка очырган йортның ятим калуы күңелне тырный, җанны әрнетә. Үрсәти бабайның үз йорты гына түгел, улының нигезе дә буш торуы бик кызганыч, әлбәттә. Заманында үрсәти бабайдан сорамаган, кызыксынмаган әйберләрем өчен үземне битәрлим. Исән вакытта аралашып калуга җитәме соң инде? Бүген безне үрсәти бабайның дәвамчылары сөендерә.

Сез дә белеп торыгыз, аның дүрт оныгы да тормышта үз урыннарын табып, башкаларны сокландырып, бик матур итеп яшиләр.

Җиргә береккән

Дүрт егетнең берсе – Анатолий Аксаков, бабасы шикелле, гомерен җир белән бәйләде. 1966 елның 30 мартында дөньяга аваз сала ул. 8 классны бетереп, 1981-1985 елларда Буа ветеринария техникумында белем алып, ветфельдшер белгечлеге белән авылга эшкә кайта. Өч ай гына эшләп кала, армиягә алалар. Ике ел Германиянең Карл Маркс штатында хезмәт итеп, старший сержант дәрәҗәсенә ирешә. Яхшы хезмәт иткәне өчен Анатолийны хәрби частьнең Мактау китабына кертәләр. Авылга әйләнеп кайткач, егеткә колхозда эш табылмый. Күрше Ишки авылындагы “Маяк” колхозы рәисе К. Мөхәммәтҗанов өйләренә үзе килеп аны эшкә алып китә. Толя анда сигез ел эшли. Тормыш иптәшен дә шул авылда очрата – медучилищеның фельдшер-акушер бүлеген тәмамлаган Гөлбизә исемле кыз белән гомер юлын бәйли. Ике кыз үстерәләр. Олы кызлары Нурсөянең үз гаиләсе бар, ә кечкенәләре – Ильмира әле мәктәптә генә укый.

1994 елның көзендә Алабуга якларына юл тоталар. Анатолий нәселле мөгезле эре терлекләр үрчетүче “Алабуга” совхозына бригадир булып урнаша. Ул анда мал врачы булып эшли, соңрак баш ветврач дәрәҗәсенә күтәрелә. 2001 елда аны Алабуга Ветеринария берләшмәсенә ветврач итеп эшкә чакыралар. Чаллыда дуңгызчылык комплексында ветеринария врачы, аннан комплекс җитәкчесе булып та эшләргә туры килә егетебезгә.

Менә 20 елга якын Алабуга районы, Шүрнәк авылында урнашкан “Нократ таңнары” агрофирмасында эшли ул. Комплекс җитәкчесе булуы өстенә, баш ветврач булып та йөкнең иң авырын тарта.

Бүгенге көндә 1150 баш терлекләре бар: 410 савым сыеры, калганнары таналар, бозаулар, үгезләр. Сыерлары Удмуртиядән кайтарылган. Берсе-берсе 7-8 центнерлы сыерлар, бозаулары да 40-60 килолы туа икән. Инде менә 5 ел бер генә үлем-китем дә юк, яңа

технологияләр кулланып эшләп, шундый уңышка ирешкәннәр. Бозауларга сөтне кефир итеп ясап эчертү дә яхшы нәтиҗәләр биргән. Ул эшкә урнашкан вакытта комплекста бер генә ат булса, тора-бара 48 башка җиткергәннәр. Калган азыкны ашатып бару өчен махсус асраган ул аларны. Бүген инде 7 генә атлары бар, үгезләр белән алыштырганнар.

Булганнан бар да булла

Безнең авыл егетләре кайда гына эшләсәләр дә, югалып кала торганнардан түгел – кулларыннан килмәгән эшләре юк. Мин Анатолийның кесерово ясап сыер эчендәге бозауны алуын белеп шаккаттым. Бозау бик зур булса, сыер үзе бозаулый алмый икән. Бу операцияне аңа Мәскәү врачы сул яктан ясарга өйрәткән. Сәгать-сәгать ярым бара торган операция вакытында, сыер аяк өсте торырга тиеш икән. Кайбер фермер хуҗалыкларында, бу операцияне Голландиядән килеп, зур суммада акчаларга ясап китәләр икән.

Анатолийның кул астында 40 кеше эшли. Тиешле урында кырыс та, кирәк чакта ярдәмчел җитәкче дә ул. Сыерларны әллә каян таный, һәрберсенең исемен, нинди сан астында тер- кәлүләренә кадәр хәтерли җитәкче. Төннәрен дә эшкә чыгып китәргә туры килгәли аңа. Шулай булуга да карамастан, гаиләсе өчен дә, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Гер күтәрү буенча әле һаман да авыл сабантуенда аңа тиңнәр юк.

Толяның тырышлыгын, эшен һәрвакыт югары бәялиләр. 2013 елда Татарстан Республикасының 100 мең сумлык грантын да отты, Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Мактау грамотасы белән Татарстан Республикасы премьер-министрының Рәхмәт хатына да лаек булды. Шундый ук Рәхмәт хатын аңа Россиянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры да тапшырды. Хезмәт ветераны дигән исеме дә бар, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов тапшырган Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да җитәрлек.

Узган ел яңа йорт салып керделәр. Ярдәмчел, киң күңелле, ачык йөзле, туган җанлы булу Аксаковлар гаиләсе өчен гадәти хәл. Ике якның да гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен үтәп, көн күреп яталар. Гөлбизә кешеләрне дәваласа, Анатолий – терлекләрне.

Соңгы елларда безнең авыл янындагы бер генә басу да эшкәртелми, фермадагы савым сыерларын да сатасын-сатып, кайсын-кая таратып бетерделәр, бозаулар гына калды. Аларның да киләчәге нинди булыр, монысын инде вакыт күрсәтер. Заманында Анатолийга авылыбызда эш табылган булса, шушы булдыклы, тырыш егетебез бүгенгебезне генә түгел, киләчәгебезне дә үзгәрткән булыр иде, бәлки. Бабасы, оныгы өчен сөенсә дә, авылның хәзерге хәлен күреп көенер иде, билгеле. Авыл халкы яхшы тормышка лаек, тик ул моны үз куллары, үз уллары белән булдырырга тиеш.

Елизавета МАЛОВА, Мамадыш районы, Владимир авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик тә матур, менә дигән итеп язылган! Безнең Толик белән Гөлбизә бит ул!!! Шәп, бик шәп!!!