Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Алиса Спиридонова керәшен яшьләре форумы киләчәктә дә узарга тиеш дип саный

Петровский бистәсенең “Регина” отелендә үткән керәшен яшьләренең IV форумы кысаларында керәшен яшьләре форумының җитәкчесе Алиса Спиридонова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә чара барышында форумның эшчәнлеге, керәшен гореф-гадәтләрен саклап калу һәм киләчәккә планнары турында сөйләде. Искәртеп узабыз, керәшен яшьләре Форумы Россия Президентының грантлар Фонды ярдәмендә уздырылды

“Мине икенче тапкыр керәшен яшьләренең җитәкчесе итеп сайладылар. Хәзер яшьләр ассамблеясендә эшләр күбәйде, алга таба тагын да активрак катнашачакбыз. Керәшен яшьләре инде олы керәшен төркеме эшчәнлегенә дә кушылды. Кайбер проектны үзебез алып бара башладык – ул “Айбагыр” лагере. Андагы барлык эшләүче кешеләр дә безнең форум кешеләре. Алар программаны җентекләп уйлап, балаларга тәкъдим итә, шулай итеп, яшүсмерләрне рәхәтләнеп ял иттерәбез: керәшен халкының фольклорын, тарихын өйрәтәбез. Башка проектлар да безнең кулда дип әйтергә була. Шул ук утыз яшькә кадәр һәр кеше катнаша ала торган “Туым Жондызы” фестивале, яшьләребез оештыру комитетында. Тагын да югары үрләргә менәргә тырышабыз, яңа проектлар планлаштырабыз, аларны да тормышка ашырырга омтылачакбыз”, – диде Алиса Спиридонова.

“Безнең керәшен яшьләре арасында Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә дә укучылар бар, алар авылларга экспедицияләргә йөри. Бу бер яктан караганда, керәшен традицияләрен саклап калуда яхшы күренеш булып тора. Мондый фестивальләр, форумнарның уздырылуы үзләре үк зур өлеш кертә дип уйлыйм. Икенче яктан, керәшен яшьләре форумга төрле төбәкләрдән килә, алар үзләренең якларында булган үзенчәлекләре белән монда уртаклаша. Делегатлар концертында да, әйтик, Балык Бистәсе керәшеннәре, Мамадыш керәшеннәре бар. Бөтенебез дә охшаш якларыбызны табып яки, киресенчә, аермалыкларны барлап, бер-беребезне тулырак өйрәнәбез. Шул рәвешле, керәшен традицияләрен саклап калабыз дип уйлыйм”, – диде Алиса Спиридонова.

Алиса Спиридонова киләчәктә керәшен яшьләре форумы узарга тиеш дигән фикердә: “Грантлар отып, форумны зурайтырга омтылабыз. Бишенче “юбилейный” форум да, киләсе форумнар да булыр дип өметләнәм”, – диде ул.

“Татар-информ” МА, Зилә Мөбәрәкшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев