Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Актүбә такмаклары

Ширәмәт районындагы (хәзерге Түбән Кама) Актүбә авылында туып-үсеп, гомере буе Түбән Кама шәһәрендәге төзелеш оешмаларында ташчы булып эшләгән Вера Боярованың архивыннан алынды

Түбән Кама каян килгән?

Лениногорскидан...

Авылыбызга шәһәр килгәч,

Йөрибез асфальт юлдан.

 

Актүбә урамнары тар,

Ник аны тарайтканнар?

Түбән Кама килде, диеп,

Ник аны таратканнар?

 

Түбән Кама урамнары –

Ул Актүбә буйлары.

Шушы җирдә иген иккән

Егетләре-кызлары.

 

Актүбәнең күле кипкәч,

Үскән балтырганнары.

Шушы күлдә бил алышкан

Актүбә батырлары.

 

Авылымнан киткән чакта

Карадым наратларга.

Түбән Кама безне аерды

Һәр төрле тарафларга.

 

Түбән Кама, сиңа килдем,

Туган авылым калдырып.

Ничә еллар йорт төзедем,

Беләкләрем талдырып.

 

Актүбәнең өйләрендә

Үскән яран гөлләре.

Чәбиягә дә кагылган

Түбән Кама җилләре.

 

Актүбә белән Чәбия

Яшәдек без дус булып –

Түбән Кама калкып чыккач,

Калды истәлек булып.

 

Чәбиянең чишмә суы

Шифалы дәваларга.

Мирас булып күчәлмәде

Киләсе буыннарга.

 

Тәрәзә төбем исле гөл,

Хушланам исләренә.

Кала түгел, авылым булып,

Керәсең төшләремә.

 

Актүбәнең урамында,

Аккош йөзгән күлендә.

Сүнмәс хатирәләр булып,

Калды минем күңелдә.

 

Актүбәнең күлләрендә

Көймә белән йөзмәдем.

Туып-үскән авылымнан

Үзем теләп күчмәдем.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев