Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Аида Кирушина: "Мин унҗиде мең волонтерның берсе!"

Россиядә чит ил гражданнары белән бергә 17 040 волонтёр җыелган. “Без – чемпионатның йөзе” диләр алар. Чөнки чемпионат вакытында Россия турында фикернең күп өлеше нәкъ шул көләч йөзле егет һәм кызларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә корылачак.

14 июньдә Россиядә Футбол  чемпионаты старт алды. Дөньяның 32 иленнән милли командалар, футбол яратучылар, җанатарлар Россиянең 11 шәһәренә таралды. Футбол уенчылары, җанатарлар кебек, зарыгып бу чараны тагын кемнәр көтә? Әлбәттә, волонтёрлар. Волонтёр эше алданрак чит илдән кергән ноу-хау кебек кенә каралса да, хәзерге көндә илебездә алардан башка бер чара да үтми. Россиядә чемпионатка волонтёрлар туплау эшен 2016 елның 1 июненнән үк башлап җибәрделәр. Шул вакыт арасында Россиядә чит ил гражданнары белән бергә 17 040 волонтёр җыелган. “Без – чемпионатның йөзе” диләр алар. Чөнки чемпионат вакытында Россия турында фикернең күп өлеше нәкъ шул көләч йөзле егет һәм кызларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә корылачак.

Казан шәһәрендә теркәлгән волонтёрлар арасында Мамадыш районы Албай авылы кызы Аида Кирушина да бар. Аида белән әңгәмә корып алдык.

- Мин Казан федераль университетының Алабуга филиалында укыйм, 3 курсны тәмамладым. Инглиз һәм немец телләре укытучысы белгечлегенә укыйм. Телләр өйрәнүче булгач, волонтёрлык эше икеләтә кызыклы миңа. Бу минем өчен бик яхшы практика, дип таныштырды үзе белән Аида.

- Ничек итеп волонтёр хәрәкәтенә керергә уйладың? Чемпионатта волонтёр булу өчен нинди этаплар үтәргә туры килде?

- Моңа кадәр волонтёр булып эшләп караганым юк иде әле. 2013 елдагы Универсиадада тутам Ульяна волонтёр булды, шуңа, бераз гына ни икәнен аңлый идем. Футбол чемпионатына волонтёрлар кирәклеген туганым Валерий әйтте миңа. Шунда ук үземне сынап карау теләге туды. Интернетка кереп, бөтен мәгълуматны укып, заявка бирдем, бераздан төрле тестлар үтәргә туры килде. Алар арасында иң мөһиме инглиз телен белүне тикшерүче тест булды. Аннан ни өчен волонтёр булырга теләвемне, командада эшләү мөмкинлекләрен тикшерделәр. Собеседование ике телдә узды, башта русча, аннары инглиз телендә сораулар бирделәр.

- Чемпионаттагы волонтёрларның эшчәнлеге 20 юнәлешкә бүленгән. Сине нинди юнәлеш буенча алдылар?

- Мин аэропортта эшлим, чит илдән килгән кунакларны, чемпионат эчшеләрен, спортсменнарны каршы алабыз һәм озатабыз. Япония командасын каршы алу мөмкинлеге елмайды, шулай ук, чит ил волонтерларын, уен судьяларын һәм башка чемпионатта катнашучы кешеләрне каршы алдык.

Транспорт волонтерларының эшләре бик катлаулы, безнең сменалар да бик күп. Мәсәлән, минем 23 смена, чагыштырмача, кайбер волонтерларның 6-10 гына. Смена вакытында гел аякта булырга кирәк. Чит ил кунакларына инглиз телендә булышырга да туры килә. Туган проблемаларны  бергәләп чишәбез, күбесенчә шәһәргә ничек бару турында сорыйлар. Кайсы-берсенә такси чакыртырга да туры килә. Таможнядан үткәндә кирәкле документлар тутырыга булышабыз, тәрҗемә эшен башкарабыз. Багаж югалган очраклар да бар. Эш бик күп булса да, бик ошатам. Беренче көннәрдә бераз кыенрак булды. Үзем дә аэропортны бик яхшы белеп бетерми идем. Шундый кызыклы, күнелле, рәхәт, хәтта үз теләгем белән башкалар урынына калып та эшләгән чаклар булды.

- Чемпионатның иң истә калган вакыйгасы?

- Испания-Иран уенынының ачылу церемониясендә булдым. Без Испания флагын алып чыктык, хәтта спортсменнар белән уен кырында бер поледа басып тордым. Әлеге көн мәңгегә истә калыр, мөгаен. Репетиция вакытында ук, үземнең волонтер булуыма, шушы зур, Халыкара чарада катнашуыма күңелем белән ышана алмый басып тордым. Ә менә уен алдыннан футбол кырына чыккач, җанатарларның тавышын, алкышларын ишеткәч, үземнең әлеге чемпионатның, бик кечкенә булса да, бер өлеше икәнемне тойдым.

-Волонтерлык сиңа нәрсә бирә?

- Күп кешеләр аңлый да алмый, бушка ник йөрисез, диләр. Бушлай яшибез, ашыйбыз, транспортта йөрибез барлык яктан да волонтёрлар турында кайгырталар. Шулай ук, бик тә матур форма бирәләр. Ә иң мөһиме, әлбәттә, кешеләр белән аралашу, танышу, ныклы тәҗрибә алу. Киләчәктә дә әлеге эшне дәвам итәсем килә. Волонтёр булу бик мавыктыргыч, кирәкле эш ул. Чемпионатны унышлы үткәрүгә, кунакларда безнең ил турында, кешеләр турында уңай тәэсир калдыруда безнең өлеш тә зур, дип уйлыйм.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев