Туганайлар

22.06.1941... Без хәтерлибез!..

Бүген, 22 июнь, Россиядә - Хәтер һәм кайгы көне.

Нәкъ 75 ел элек Бөек Ватан сугышы башлана.... 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугышта 27 миллионнан артык совет кешесенең гомере өзелә.

Бүген Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Татарстанда төрле чаралар уздырыла.

Аңлый алмыйм, ахры

Никифор Тукмачев

Әти яшен уздым, аннан

Әни карынында калып та.

Әни гомере инде сүнеп бара,

Сугыш кереп бара тарихка.

Аңлый алмыйм, ахры, әни хәлен,

Ничә еллар инде исем китә.

Хат ташучы килеп капка ачса,

Әниемнең кинәт төсе китә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: