Туганайлар

12 июльгә һава торышы

12 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Бу турыда "Интертат" хәбәр итә. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектәге җил исәчәк. Яшен вакытында җил тизлеге 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10..+15°, көндез +19..+24°.

12 июль.
Үсеш алучы ай. Ай укчы йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Яшелчәләргә үсеш стимуляторлары, авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә кирәк. Җыеп алган уңышны шундук эшкәртергә кирәк. Бакча җиләге утыртырга була. 
 
Чәчәк түтәле
Чәчәкләргә ашламалар сибү. Декоратив культураларны ялгарга була. Бүлмә гөлләренә гөмбәчек авыруына каршы дарулар сиптерергә кирәк. Күпьелллык чәчәкләр утырту. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Җиләк-җимеш культураларына ашламалар сибү. Җимеш агачларын ялгау. 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hawa_toryshy/12-iyulg-ava-toryshy-m-ay-kalendare/?lang=ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: