Туганайлар

Үзеңә үзең хуҗа бул

Январь-февраль айлары - авыл җирлекләрендә авыл сходлары (җыеннары) үтә торган вакыт. Бу - район, авыл җитәкчеләренең, халык белән күзгә-күз очрашып, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау, алга таба бурычлар кую чоры. Авыл агаеның күңелен борчыган мәсьәләләр нәкъ менә шушындый сходлар вакытында күтәрелә һәм уртага салып сөйләшенә. Бүгенге авыл ничек яши? Авыл кешеләрен...

Январь-февраль айлары - авыл җирлекләрендә авыл сходлары (җыеннары) үтә торган вакыт. Бу - район, авыл җитәкчеләренең, халык белән күзгә-күз очрашып, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау, алга таба бурычлар кую чоры. Авыл агаеның күңелен борчыган мәсьәләләр нәкъ менә шушындый сходлар вакытында күтәрелә һәм уртага салып сөйләшенә. Бүгенге авыл ничек яши? Авыл кешеләрен нәрсә борчый? Менделеев районы Иске Гришкин авыл җирлеге сходы мисалында шуларга тукталып үтик.
Авыл җирлеге сходында рай­он башлыгы Игорь Привалов, районның бюджет учрежде­ниеләре, хезмәт күрсәтүче һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешма җитәкчеләре катнашты. Төп докладны авыл җирлеге башлыгы Валентина Мамакова ясады.
Саннар
Иске Гришкин авыл җирлеге 3 авылны - Карманка, Илкә һәм Иске Гришкин авылларын бер­ләштерә. Административ үзәк Иске Гришкинда урнашкан. Монда 226 йорт, 246 хуҗалык (шулар арасыннан 56 сы - дачниклар) исәпләнә. Иске Гришкинда - 548, Карманкада - 69, Илкәдә 3 кеше яши. Узган ел сигез 8 бала ту­ган, 9 кеше үлгән. Бүгенге көндә авылларда хезмәткә яраклы ке­шеләр саны - 377, аларның алт­мыш өче - эшсез (Гришкиннан - 47, Карманкадан16 кеше). Бер ел эчендә авыл җирлегенә 26 кеше кайткан, китүчеләр саны - 16. Бер яшь гаилә теркәлгән.
2012 елда кабул ителгән план буенча бюджетка 1 219 660 сум акча кертелергә тиеш булган, ул 1 724 363 сум итеп үтәлгән. Җир­ле доходлардан 374 011 сум кер­тергә планлаштырган булсалар, аны 692 245 сумга җиткергәннәр. Бу - планны 185 процент итеп үтәгәннәр дигән сүз.
2014 елга прогноз буен­ча 1 104 100 сум кертем булыр дип көтелә. Кайбер кешеләр­нең налогларны вакытында түләмәүләре аркасында, бюд­жетта кыенлыклар килеп чыккан. Мәсәлән, Сазонов, Немцовлар­ның шактый суммада бурычла­ры җыелган.
Авыл җирлегенең 3603 гек­тар чәчүлек җирләре бар. Шуның 2422 гектары пай участокларына туры килә. Тик аларның 700 гек­тары гына милекләштерелгән, ә 1722 гектары - хуҗасыз җир­ләр. "ТАТАГРО" оешмасы бар­лык җирләрне арендага алып, анда бөртекле культуралар үстерә. Моның өчен пай хуҗала­рына гектар башыннан 350 сум түләү сөйләшенгән. Тик авыл ке­шеләренең әлегә кадәр бу акча­ларны күргәннәре юк икән.
Йортың нинди - авылың шундый
Авыл җирлегендә өч крестьян­ фермер хуҗалыгы эшләп килә. Алар - "Гасанов", "Буланов", "Кояш" (Н. Суфиев) хуҗалыклары. Гасанов бер­ничә ел сарыкчылык белән шөгыльләнгән, ә хәзер сөтче­лек эшен дә башлап җибәргән. Аның хуҗалыгында 227 баш са­рык, 30 кролик, 12 мөгезле эре терлек, күп санлы кош­корт бар. Быел фермер "Гаилә фермасы" программасы буенча 2 миллион сумлык грант откан.

"Кояш" хуҗалыгында исә күпләп кәҗә асрыйлар, ун гек­тар җирдә печән үстерәләр.

Индивидуаль эшмәкәр Моке­ев пиломатериаллар, төзелеш материаллары җитештерү буен­ча эш башлаган.

Авыл башлыгы үзенең док­ладында яз­-җәй көннәрендә оештырылган өмәләр, анда кемнәрнең ничек катнашулары, өй буйларындагы бакчалар­да чәчәкләр үстерү, зиратлар­ны чистарту кебек әһәмиятле мәсьәләләргә тукталып узды. "Авылның чисталыгы ничә тап­кыр чүп җыю өмәсе оештырылу­га түгел, ә авыл кешеләренең чисталыкны саклауга ничек карауларына бәйле. Безнең авылыбыз - ул безнең өебез, ә үзең яшәгән өйне ничек инде шапшак итеп тотарга була?"- дип, йорт чүпләрен урамга ташлаучылар адресына үпкә сүзләрен дә җиткерде доклад­чы. Мокеев Лазарьның йорт яны бакчасын авылның иң матур бакчасы дип атап, башкаларны аннан үрнәк алырга чакырды.
Иске Гришкин авылының төнге урамнарын яктыртуга ярдәм иткәне, Изге Георгий чир­кәве төзелешенә керткән өлеше өчен, депутат Николай Алексе­евка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Доклад барышында Алексеев, Гаффаров, Мокеев, Буланов, Га­санов, Краснов фамилияләре, әллә ничә тапкыр телгә алынып, алар адресына рәхмәт сүзләре әйтелде.
Авыл башлыгы, аеруча мөһимнәре дип, түбәндәге мәсьәләләрне атап узды:
- культура йорты, балалар бакчасы, мәктәп кебек биналар­га, Бөек Ватан сугышы кырла­рында үлеп китүчеләр истәле­генә куелган һәйкәлгә капиталь ремонт үткәрү;
- Карманка авылында су торбаларын алыштыру;
- юлларны рәтләү;
- зират коймаларын алыш­тыру;
- район үзәгеннән Иске Гришкинга хәтле рейс автобусы җибәрү;
- Карманка һәм Илкә авыл­ларына сәүдә машиналары чы­гару;
- узган ел сафка баскан фельдшерлык пунктына белгеч табу һәм башкалар.
Башлык соңгы пунктка аеру­ча басым ясады, чөнки Гришкин авыл җирлегендә 135 пенси­онер, 38 инвалид (шуларның өчесе - инвалид балалар) яши, аларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында медицина ярдәме кирәк булырга мөмкин, диде.
Валентина Викторовна үз чыгышын, башкарылган эшләр­ не санап чыгуга гына кормый­ча, кирәк урында мактап, кайсыурыннарда үпкәсен дә белде­реп, җылы әңгәмә рәвешен­дә алып барды (Авылның чын хуҗасы әнә шундый булырга тиештер!).
Участок инспекторын, мәк­тәп, балалар бакчасы, культура йорты җитәкчеләренең, китап­ханә мөдиренең чыгышларын, аерым сорау бирүчеләрне тыңлаганнан соң, район башлы­гы Игорь Привалов сүз алды.
Ул санап кителгән биналар­га капиталь ремонт ясау өчен финанслар эзләргә, рейсовый автобус җибәрү мәсьәләсен хәл итәргә, башка теләк-­тәкъдимнәрнең дә үтәлешен үз контроленә алырга вәгъдә бир­де. Күпләрне тагын бер сорау борчый икән: авыл җирлегенә караган басуларда быел нәрсә чәчеләчәк? Соңгы унбиш елда бу җирләрдә ни генә үстереп ка­рамаганнар: бодай да, айбагыр да, рапс та чәчкәннәр. Күңел­не сөендерә торган нәтиҗәсе
генә күренмәгән. "Бу җирләрнең хуҗасы кем, дигән сорауны бир­дегез. Җавап бирәм: аларның хуҗасы - сез. Нәрсә чәчүне дә сез хәл итәргә тиеш. Тик бу җир­ләр әлегә кадәр милекләште­релмәгән. Хуҗасыз милекнең кайгыртучысы да юк. Алга таба да җирләр шул хәлендә ятса, алар муниципаль берәмлеккә күчәчәк. Аннары алар сезнеке булмый инде", - диде башлык, халыкның әкренлегенә бор­чылып.
Гаилә фермалары мәсьә­ләсенә дә тукталды ул. Инвес­торлар җитәкләгән эре хуҗа­лыкларда сыерлар көненә ур­тача 3­5 литр сөт бирсә, гаилә фермаларында ул күрсәткеч 18­20 литрга җитә, дип, халыкны әлеге эшкә алынырга чакырды. Андыйларга районнан һәрвакыт ярдәм булачагын вәгъдә итте.
Әлеге җыенда Казан кунак­лары да катнашты. Тарих ин­ститутының Керәшеннәрне өй­рәнү үзәге хезмәткәре Эльвира Константинова Татарстан керә­шен оешмасы исеменнән гриш­кинлыларга рәхмәт сүзләре җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырды. "Июнь аенда Казан Кремлендә ачылган керәшен сәнгате күргәзмәсендә сез­нең экспонатлар күргәзмәнең төп яме булдылар. Иске Гриш­кин авылының "Бигәш" халык фольклор, "Бигәшкәй" балалар халык фольклор ансамбльләре гомер­-гомергә керәшен сәнга­тен дөньяга танытучылар бул­ды. Аларның чыгышларын оеш­тыруда, чакырылган җиргә бару өчен транспорт табуда, костюм­нар тектерүдә Менделеевск район администрациясе алга таба да мөмкинлекләр тапсын иде", - дигән теләкләрен яңгы­
ратты ул.
Уртак фикер
Чыннан да, район тарафын­нан ярдәм булмаса, әллә нинди талантлы коллективлар да, алга таба үсә алмыйча, күз уңыннан төшеп кала. Узган ел "Туым җондозы" фестиваль­конкурсында Гран­при алган "Бигәшкәй" ба­лалар ансамбленең кемнәрнеңдер ваемсызлыгы аркасында быелгы концертта катнашмавы - тамашачы өчен дә, үзләре өчен дә зур "минус" булды.
Җыенга килгән авыл агае бөтен сорауларына да җавап алгандырмы­юкмы, алга табатагын да әйбәтрәк яшәү өчен аның үзеннән нәрсә тора - ул моны мыегына чорнап киткән­дер, дип уйлыйм. Күп нәрсәләр нәкъ менә үзебезгә барып төр­телә шул. Җирне милекләштерү мәсьәләсен генә алыйк. Бүген әле аны үзеңә беркетергә мөм­кин, ә иртәгә соңга калуың бар. Бүген тиенгә йөргән пай җир­ләренең бәясе берничә елдан буй җитмәслек булып артачак.Ул җирләргә инде безнең ба­лалар түгел, әллә кемнең әллә кемнәре килеп утырачак. Шу­ларның һәммәсен үлчәүгә са­лып, соңармыйча эш итәсе иде. Йортыңа да, семьяңа да, балаңа да, җиреңә дә - син хуҗа. Аны нинди итеп күрәсең килү синең бүгенге гамәлеңә бәйле. Авыл җыены әнә шуны күрсәтте.

Мария МАРТЫНОВА
Редакциядән: газета ба­смага әзерләнгәндә Гришкин­нан шатлыклы хәбәр килде: "Бигәшкәй" балалар коллекти­вы 18­24 апрельдә Төркиянең
Анталия шәһәрендә узачак Ха­лыкара балалар фестиваленә чакыру алган. 15 кешелек коллективны ка­бул итүне Төркия ягы тулысы белән үз өстенә ала, тик килү­челәр юл бәясен үзләре күтә­рергә тиеш икән. "Бигәшкәйләр­нең" би­и­ик барасы килә һәм алар мондый бүләккә күптән лаек! Балаларга бу бәхет­не бирүче спонсорлар табы­лырмы?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: