Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Юлсыз һәм сыерсыз авылым, авылкаем

Кечкенәдән кул арасына кереп, эшләргә өйрәнеп үсә бит ул авыл баласы. Үзем дә, нигә генә тотынсам да, югалып кала торганнардан түгел. Элегрәк эшнең шул хәтле күплегенә ачу килгән чаклар булса да, уйнарга да җай таба идек. Безнең уеннардан су буйлары, тау башлары, тыкрыклар гөрләп торды. Ир-ат эше дип тору юк,...

Кечкенәдән үк, нишләптер, көтү көтәргә ярата идем, әле хәзер дә елга бер тапкыр булса да, энемнәр өчен көтүгә чыгарга тырышам. Без барыбыз да табигать балалары бит, бәлки сәбәбе дә шушындадыр. Кечкенәдән сөт белән ипи ашап, авылда тәгәрәп үскәнгә микән, улым да бу яктан үземә ошаган. Баштарак бабасына гына ияреп йөргән улым, соңыннан башкаларны үзенә ияртеп йөри башлаган иде. Көтү көтүнең дә үз җае бар бит аның. Элек мал-туарны күп асрады авыл халкы, йорт саен сыер, тана, дистәләгән сарык, әле тагын кәҗәсе була торган иде. Көтүне, күбесенчә, чират буенча көттек. Сарык фермаларының шаулап чәчәк аткан чоры, 3500-5000 баш сарык су буйларын, тау башларын кыркып алгандай ашап бетереп бара, шуңа күрә дә, сыерлар, күбесенчә, карурманда йөри. Печәнлекләргә керү тыела, диләнкеләрдә яшь агач үсентеләре утыртылган, бер-бер хәл килеп чыкса, җавап бирәсеңне көт тә тор.
Күрше Иван дәдәйләр дә, без дә сыер да, тана да асрыйбыз. Көзгә, көтү керү белән, тананы сатып, күпмедер акча эшләү максатыбыз. Тик көзгә кадәр ай-һай ерак шул әле. Көтүгә Иван дәдәй берәр баласын, безнең әти мине ияртеп чыга. Баштарак рәтен дә белеп бетермәгәнбездер инде, Иван дәдәй безне ачуланырга да күп сорап тормас иде. Андый чакта безнең әти, эләктеме үзегезгә, дигәндәй, мыек астыннан гына елмаеп куя да, Иван дәдәйнең "чыж-лап торган табасына" сабыр гына берәр сүз ыргыта. Мал врачы булып эшләмәсә, әтидән психолог, я булмаса менә дигән дипломат чыгар иде, дигән уйлар белән, мин сыерларга иярәм.
Авылның сарык көтүе турында үзе бер роман язарга булыр иде. Безнең халыкта сарык дип бераз кимсетебрәк әйтү гадәте бар. Ә мин бер дә алай димәс идем, көз көннәрендә көтүдә ничә тапкыр сарык бәрәнләп, аның бәрәнен көннәр буе күтәреп йөргән чаклар булды, ник бер сарык бәрәнен ташлап китсен?!
Без кечкенә чакта, ялгыз әбиләр йорт саен лапас тутырып кәҗә асрый иде. Аңа бит закон язылмаган, керәсе җиренә керә, менәсе җиренә менә, барасы җиренә бара бит ул кәҗәкәй. Кәҗәле сарык көтүе дә үзе бер тамаша иде ул чагында. Көне буе кәҗә артыннан чабып, бүтән көтүгә чыкмаслык булып кайтып егыласың да, иртән бөтен арганнарыңны онытып сикереп торасың.
Үземне белә-белгәннән бирле, инешнең аръягында, тау итәгенә сыенып торган өендә ялгыз гына Миңней әби яшәде. Менә шул җыйнак кына гәүдәле карчык көтүе белән кәҗәләр асрый иде. Безнең сарыклар әллә кайчан лапаска ябып куелган була, ә ул шул хәтле иркә, ягымлы тавыш белән "Манька", "Гришка" дип кәҗәләрен эзләп, безнең урамга килеп чыга. Миңа әле бүген дә, Миңней әби тыкрык буйлап безнең янга менеп киләдер төсле тоела. Колхоз амбарлары янәшәсендәге Миңней әбинең өендә безнең әниләр җыелышып, колхозның ашлык капчыкларын ямый торганнар иде. Бу әбинең сөйләшүе дә үзенә күрә бер төрле үзгә, ягымлы. Сугыш вакытында Ленинград якларыннан килеп, бездә бөтенләйгә төпләнеп калган булган икән, чын исеме дә безнең яклар өчен ят исем - Мавра. Шушы ятимә әбине яратты, үз итте безнең авыл. Хәзерге акылларым булса, үзеннән әллә ниләр сораштырып, хәтер сандыгыма салып куйган булыр идем.
Шушы чорның әбиләре белән кәҗәләр дә юкка чыкты авылыбыздан. Инде безнең әниләр әби булгач, хәзерге әбиләр кәҗә дә асрамый бит, дигән уйлар кергәли иде башыма, тик хикмәт әбиләрдә түгел, малайларда икән бит. Яллап көтүгә чыгарырга малайлар юк икән бит авылда.
70 нче елларда бер-бер артлы 4 энем туды минем. Алар кул арасына керә башлаганда, мин инде шәһәр кызы идем. Алар белән тормыш та җиңеләеп китте, кышлык печән, утын әзерләүләрне дә, көтү көтүләрне дә малайлар үз кулларына алдылар. Айлар буе урманда печән чабып, кибән куеп, кигәвен ашатып ятулар мәңге онытылмас хатирә генә инде хәзер.
Бер елны сеңлем Мария белән диләнкедә печән җыябыз, чабасы чабылып беткән, әти белән әни эштә, аңлавыбыз шуның хәтле булганмы, әллә аңлатучысы, дигәндәй... Әллә каян ташып кибәнне бер урынга гына куябыз, кибәнебез шул хәтле биек, кояшка тиям-тиям, дип тора. Күрше Валентин дәдәй килеп чыкмаса, нишләп бетәр идек икән. Ул кибәнне ничек, кая саласын аңлатып, өйрәтеп киткән иде ул чакта. Энемнәрне дә балта эшенә өйрәтүче ул, киңәш-табышка да соңгы елларда энемнәр гел аның капкасын шакыдылар. Синең юклык сиздерә, дип, нинди генә эшкә тотынсалар да, әле хәзер дә искә алалар үзен. Үзләренә көтү чираты җитәргә 2-3 көн кала, безнең өйгә Чтук (Степан) дәдәй килеп керә. Әти белән шактый гына сөйләшеп утырганнан соң, килүенең сәбәбе ачыклана аның. Чтук дәдәй колакка катырак булса да, сөйләшергә әвәс, аралашырга ипле кеше иде, көтү чыгарга малайлар эзләп йөрүе икән. Әти дә, әни дә каршы түгел, тик менә кайсы чыгасын малайлар үзләре хәл итәргә тиеш, дигән фикергә килеп аерылышалар. Менә көтү көне килеп җитә, хәвеф-хәтәрсез, малларның да, көтүченең дә исән-сау әйләнеп кайтуын теләп, Чтук дәдәй ашамлык-лар тутырган биштәрен, безнең капка төбендә энемә тапшыра. Көтү кайтып, каралты-курага тәртип салынып, авылга серле бер тынлык иңгәч, тагын килә әле ул. Әнинең кулына рәхмәтен әйтеп, өч сумлык акчасын тоттыра. Көтүчегә дип алып килгән 20 тиенлек акчасы да бар әле аның. Моны бары тик ул гына шулай эшли, бүтән безнең авылда андый кеше юк. Балаларга кино күрсәтү 5 тиенлек чагында, ул 20 тиеннең бәясен көтүче үзе һәм Чтук дәдәй генә белә.
Әллә тормышлар әй-бәтләнеп киткән, әллә көтүченең дәрәҗәсе үскән, әллә малайлар сирәкләнгән, көтүгә чыккан өчен 5 сум, 10 сум да түли башлаганнар 80 нче елларда. Әти үлеп берничә ел үткәч, башта сыерны, аннары сарыкларны бетердек. Урам тутырып сыерлар кайтканда, капка ачып, ишек алдына сыер кертмәү бик авыр булды, сыерсыз лапасның да бер яме юк, яңа сауган сөт исе килеп тормагач, лапас та лапас түгел икән инде ул.
Сыер бозаулагач, беренче сауган сөттән угыз пешерәләр безнең авылда. Ул угызның тәмлелекләре. Безнең әни угыз ашарга башта әбиләрне, аннары өй тутырып бала-чагаларны җыя торган иде. Әле күптән түгел генә очрашкач, авылдашым Георгий Ибушев белән көлешеп искә алып утырдык. Бер елны безгә угыз ашарга җыелышканнар болар, тик ул көнне угызга, нишләптер, бик исләре китмәгән. "Пидуч түти казанда манный пешереп өлгерә алмый, без ашап бетереп барабыз, ул әллә ничә тапкыр манный пешереп бирде безгә ул чагында", - диде ул, бөтен йөзе белән елмаеп. Мин үзем бу елмаюда шул вакытларны сагыну да һәм эчкерсез рәхмәт хисләрен дә тоемладым.
Меңәрләгән баш сарыклы фермаларыбыз да күптән юк инде, элек көтү йөргән тау битләрендә җир җиләге хәзер. Авыл халкы чиләк-чиләк җыя тора, җиләк пешә тора. Авылга кайткач, билгә җиткән печәнлекләрне күреп шаккатып йөрим. Карурманнарда сәрдәгә, су буйларында кычытканнарга хәтле чабып печән әзерләп йөрдек бит без.
Бер елны сукалаган басудан эт эчәгесе утап әнинең өйгә алып кайтып, киптереп йөрүләрен дә хәтерлим әле. Икенче көнне классташым Начтукның да анасын ияртте ул үзенә, бергәләшеп шактый гына басу юлын таптады болар. Марҗый түтинең әнигә рәхмәт укыганнары бер дә онытылмый: берәү булса, кеше ияртмәс, үзе генә йөрер иде әле дип. Безнең әнинең юмартлыгы ул басуларга гына сыярлык түгел шул аның, өйдә ике конфет булса, аның берсен берәр балага чыгарып бирә әле ул...
Җәй көне авылга кайткач, көтү каршыларга дип, хәзер дә җыелышып, капка төбенә чыгып утырабыз. Күңел дә бераз басылган, сыер юклыкка да ияләнә башлаганбыз икән бит. Хәзер авылда күпләр сыер асрамыйлар, чалгы тотып печән чабучылар да сирәк. Нәрсә бу? Битарафлыкмы, ялкаулыкмы, әллә алма пеш, авызга төш, дип, - көтеп ятумы? Мал асрау бер вакытта да җиңел булмады авыл кешесенә, сөт сатып акча да эшли алмады ул, байлык та тупламады. Авылда өйләр газ ягып җылытыла, инештән су ташып терлек тә сугарасы юк хәзер. Әллә рәхәт тормыш та халыкны боза микән? Монда хөкүмәтне дә гаепләп булмый, атта да, тәртәдә дә бардыр инде. Сыер саварга аппаратын да биреп карады, мал башына карап ашлыгын да, акчасын да өләшеп чыкты. Без хәзер заманалар башка дип әйтергә яратабыз, бактың исә, замана һаман да шул, тик без - кешеләр бүтән. Авылга кайткач, гел күзәтеп йөрим, тыкрыктагы әрем, кычытканнар да шул ук, чишмә янындагы үләннәр дә без кечкенә чагындагы кебек. Урамнарны тутырып үскән каз үләне генә юк иде ул заманда, сыер, сарык көтүе йөреп торганда, үлән кая үссен ди инде ул?! Без кайвакыт "кәҗәләнеп торма әле", - дип әйтеп куйгалыйбыз. Вакыты-вакыты белән кәҗәләнү дә кирәктер ул, кәҗәдәге кебек үҗәтлек, үзсүзлелек, горурлык җитеп бетмидер, бәлки үзебезгә?
Кемдер килеп ярдәм итәр, дөньяны үзгәртер, дип яшәмәдең бит син, авылым. Син һәрвакыт үз көчеңә ышанып, күрше-күләнгә таянып тарттың тормыш арбасын. Тырыштың, тырмаштың, барыбер сыерлы, сыйлы булдың!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл тормышы