Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Яңарыш артында киләчәксезлек...

Питрәч районы Кибәч авылы Казан-Саба трассасыннан барганда уң якта кала. Олы юлдан сигез километр кергәндә дә, көзге кебек тигез җәелгән асфальттан барасың. Авыл элеккеге елларда ук яшәү шартлары яхшы булуы белән аерылып торды. Башка салалар өйне утын белән җылытканда ук, алар электрга күчтеләр. Хәзер барлык өйгә дә газ кертелгән. Авылда...

Авылның исеменнән күрен-гәнчә, аңа борынгы чорда ук нигез салынган.
- Кибәчтә бүген 360 кеше яши, 185 йорт бар, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Рәмис Рәимов. - Аларның утызында даими яшәүче юк, ягъни бары дача буларак кына кулланыла. Узган ел авылда яңа мәдәният йорты төзелеп, куллануга тапшырылды. Авылның урамына таш җәелде. Асфальт җәйдерү артыннан йөрибез.
- Авылда эш белән тәэмин итү мәсьәләсе ничек тора?
- Эшсезлек булмаган авылны хәзер табып булмас. Колхоз таркалгач, бездә дә шундый проблема бар. Авылда яшәүчеләрнең 172се эшкә яраклы. Дөрес, барлык социаль хезмәт күрсәтү предприятиеләрен саклап торабыз. Аларда эш табыла. Е.Золинаның фермерлык хужалыгы бар. Илья Токранов, Елена Артемьева үз кибетләрен ачтылар. Григорий Куропаткин, Михаил Медведевләр үз эшен булдырды. Кемнәрдер читтә йөреп эшли. Пановка авылындагы колониядә хезмәт итүчеләр дә бар. Саттаров Сәет авылда теплица ачты, анда кыяр үстерәләр. Авылның проб-лемалары күп. Менә суүткәргечне алыштырырга кирәк. 1976 елдан бирле аны хәл итә алмыйбыз.

Яңа клубта яңа шартлар

Питрәч районында берен-челәрдән булып салынган яңа культура йорты белән танышасым килеп, шунда юнәлдем. Анда мине мәдәният йорты директоры Рәмзия Пляшкина, китапханәче Лариса Пляшкина каршы алды.
Кибәчтә яңа мәдәният йорты 2012 елның 10 октябрендә ачылган. Ул көнне зур тантана үткәрелгән, бөтен авыл халкы җыелган.
Авылда хәзер дә борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап яшиләр. Элек-электән "Беләзек" фольклор ансамбле эшләп килә. Анда балалар да, өлкәннәр дә теләп йөриләр икән. Әбиләре сандык-ларындагы милли киемнәр бүген ансамбльнекенә әверелгән.
Авылда Нардуган, Май чабу бәйрәмнәре зурлап үткәрелә. Ә төнге Тройсын бәйрәменә бөтен республикадан кунаклар җыела. Зур көрәш була. Баш батырга тай бүләк ителә.
Авыл мәдәният йортында спорт залы бар. Анда теннис, шахмат, шашка, көрәш секцияләре эшли.
Лариса Ивановна әйтүенчә, авыл халкы китапханәгә дә яратып йөри икән. Анда еш кына төрле чаралар, кичәләр үткәрелә. Әле күптән түгел генә "Туган җир" кичәсе уздырганнар. Уку залына да кеше күп килә икән.
Яңа мәдәният йорты тыштан ук үзенә тартып тора. Эчтән дә матур итеп бизәлгән. Җиһазлар да кайтарылган. Бу - Кибәч өчен зур яңарыш. Керәшен авылларында андый клублар республикада да юк бит. Кибәчлеләргә күңелле ял итү, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге туу безнең өчен дә зур сөенеч.

Көрәшчеләр мәктәбе

Кибәч авылы ил күләмендә данлыклы көрәшчеләр биргән авыл. Өлкән буын СССР чемпионы булган Иван Баширов, күп тапкырлар батыр исеме алган Александр Золинны яхшы хәтерли торгандыр. Хәзер Кибәчтә көрәшчеләр үсәме? Малайлар чемпион исеменә лаек буламы? Бу сорауларга җавапны мәктәптә табарга булдык.
Авылдагы тулы булмаган гомуми белем бирү мәктәбен 27 ел Михаил Борматунов җитәкли. Хезмәт юлын башлангыч мәктәп укытучысы булып башлап, соңыннан туган авылы Әлбәдендә математика укыта, озак еллар Кибәч авылында мәктәп директоры булып эшли. Ул эшләгән дәвердә Кибәч мәктәбе һәрвакыт республикада алдынгылар рәтендә барды. Михаил Григорьевич Россия Мәгариф министрлыгы грамотасы белән бүләкләнгән, мәгариф отличнигы. Мәктәп директоры буларак зур тәҗрибә туплаган андый җитәкчеләр республикада да күп түгел.
- Мәктәпнең спорт залын күп-тән төзедек, - дип сөйләде Михаил Борматунов. - Бездә төрле спорт секцияләре эшли. Аеруча көрәшкә зур игътибар бирелә. Шушы авылда туып үскән профессиональ тренер Валерий Золин күп кенә кө-рәшчеләр тәрбияләде. Хәзер без-нең мәктәптә ике район чемпио-ны бар. Болар - Денис Бульмаков, Эдуард Золин. Көрәш секциясенә Александр Золин да ярдәм итә, балаларга мастер-класс үткәрә. Башка танылган көрәшчеләр белән дә очрашулар узып тора. Мәктәп укучылары башка фәннәрдән дә калышмый. Олимпиадаларда да һәрвакыт призлы урыннар алабыз.
Шулай ук балаларга керә-шеннәрнең гореф-гадәт, йолаларын өйрәтүгә игътибар зур. Якшәмбе мәктәбебез бар. "Кояшкай" фольклор балалар ансамбле эшли. Ветераннарны очрашуларга дәшәбез.
Көрәшчеләр мәктәбенең уңышлары аз түгел. Әмма киләчәге генә өметсез. Укучылар саны кимүгә бара. Быел чыгарылыш классында дүрт бала укыган. Алар таныклык алып чыгып киткәннәр инде. Ә быел беренче класска ике генә бала керә. Шулай әкренләп ел саен укучылар саны кимүгә бара.

Балалар тумый

Авылда фельдшер-акушерлык пункты эшләп килә. Аны күптән түгел мәктәпнең бушап калган бүлмәләренә урнаштырганнар.
- Монда күчкәч, эшләргә шарт-лар яхшырды, - ди фельдшер Лидия Золина. - Кешеләрне кабул итәргә урын иркенәйде, яңа җиһаз урнаштырырга мөмкинлек туды.
Лидия берүзе авылга медицина хезмәтен күрсәтергә өлгерә. Өйләргә йөреп өлкәннәрне, кечкенә балаларны карый. Авылның иң кечкенә кешесенә ике яшь тулган. Шуннан соң, ягъни ике ел бер бала да тумаган инде. Менә шул саннарны ишеткәч, авылның киләчәге юк икән, дигән карарга киләм. Авылда яшәүче яшь гаиләләр дә булмавын белдем.

Укучылар азайган

Авыл почтасына кереп, "Туганайлар" гәҗитен күпме кеше алдыруы белән кызыксындым. Почта бүлеге начальнигы Анна Токранова, бары алты кеше генә алдыруын әйтте. Бүген 150 хуҗалыгы булган авылга бу бик аз сан.
- Элек колхоз булганда, Александр Золин барлык кешене дә хуҗалык исәбеннән яздырды. Колхоз таралгач, андый мөмкинлекләр юк. Ә халык һаман бүләк көтеп утыра. Үз кесәсеннән акча чыгарырга бик теләми, - дип аңлатты сәбәбен Анна Александровна.

Авыл, сине ничек яшәртергә?

Журналистлык эшендә миңа республиканың барлык районында, хәтта чит өлкәләрдә дә булырга туры килде. Авылларга асфальт юлдан бару сөенеч хәзер. Шулай ук яңа социаль биналар салынуын күреп тә күңелем сөенеп кайта. Чыннан да, соңгы елларда авылга күп яңарыш килде. Әмма кайсы авылда гына булсам да, Кибәчтәге кебек, киләчәксезлек проблемасы күңелемне борчый. Шуннан соң күңелдә сорау туа: авыл, сине ничек яшәртергә?
Бу сорауга җавапны анда яшьләр калмаудан эзләргә кирәк. Моның төп сәбәбе эш урыннары булмау бит. Шуңа күрә хәзерге дәүләт, авылда яңа эш урыннары булдыру һәм яшьләрне кызыксындыру программасын эшләп, бүгеннән тормышка ашыра башларга тиеш. Иртәгә калдырсаң, соң булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл тормышы Питрәч районы Кибәч авылы