ӘЙ СӘВӘЛӘЙ, СӘВӘЛӘЙ...
Әй Сәвәләй, Сәвәләй, Ерак түгел бездән Зәй. Көймә белән кайтыр идем - Инешебез бәләкәй, - дип, исеме җырларга күчкән Сәвәләй авылы Зәй тимер юл станциясеннән 24 чакрым көньяктарак, Дала Зәе елгасының сул култыгындагы Сәвәләй суы буенда урнашкан. Монда 1989 елда 849, 2000 елда 881, ә хәзерге көндә 940 кеше яши....
Исеме матур - кемнәр куйган...
Зәй хәрби ныгытмалары сызыгы, 450 чакрым озынлыкта булып, Шешмә елгасының кушылдыгы - Кичүдән алып, Зәй елгасына кадәр, хәзерге Иске Зәйдән көньяк-көнчыгыш юнәлештә Ирнә елгасына хәтле (Яңа Спас авылы янында), аннан төньяк-көнчыгыш юнәлештә дәвам итеп, Ык елгасына (Минзәлә шәһәре янында) килеп тоташа. Шулай итеп, Сәвәләй авылы ныгытма сызыгының тышкы ягында кала. Авылга нигез шул вакытта салынса, аны крепостьның эченә салган булырлар иде. Малахов фикере белән килешмичә, Сәвәләйгә нигез салучылар - куып китерелгән чуашлар түгел, ә аларга кадәр үк инде монда яшәгән мәҗүси җирле төркиләр булырга тиеш, дип уйларга нигез бар. Зәй хәрби ныгытмасы сызыгын төзүчеләр килгәнче үк монда авыл булган. Ә инде 17 гасырда бу авыл янына чуашлар һәм башкаларның килеп утырулары - бу табигый. Чуашлар да, керәшеннәр дә - мәҗүсилектә яшәүче төрки халыклар. Бергә яшәп китәргә аларга берни дә комачауламаган. Рус булмаган халыкларны православиегә кертү башлангач, алар әллә ни каршылыксыз гына, аны кабул иткәннәр. Әгәр дә анда ислам динендәге төркиләр яшәгән булса, аның билгеләре күпмедер булса да сакланыр, тормыш-көнкүреш, кием-салым, йола-бәйрәмнәрендә чагылыш табар иде.
Инде алдан әйтүебезчә, Сәвәләй авылының атамасына карата да фикерләр күп төрле. Савелий дигән исемнең керәшенчәсе Сәвәли икәне бөтен керәшеннәргә дә билгеле. Моны белмәгән башка халык-лар өчен ул - табышмак. Аның җавабын эзләгәндә, әллә нинди вариантларга тукталалар. Берәүләр Сәвәләй сүзен "Суар" һәм "авыл" исемнәренең кушылуыннан барлыкка килгән ди: суар+авыл - суаравылы-суавылы-савылы-сәвылый-сәвәләй. Икенчеләр су һәм вәли (ия, хуҗа) сүзләренең кушылмасы диләр, ягъни су+вәли - сувәли-сәвәләй (су хуҗасы). Бу - мәҗүси төркемнәрнең су иясенә табынулары белән бәйле булырга тиеш, диләр. Өченчеләр, төрки-гарәп-фарсы чыганакларына таянып, "Сәвәләй" топонимы составында өч сүз катнашкан, диләр. Сәви (тигез) + ли (өчен) + әб (әти,ата) компонентлары кушылган. Сәвилиәб формасы, тора-бара, Сәвәләй булып үзгәргән, дип аңлаталар.
Бу атаманы шаманлык күренеше белән бәйләүчеләр дә бар. Шаманчылар төрле әйберләр белән сихерчелек иткәннәр. Бу фикерне куәтләүчеләр "сәвәлә" сүзе - сәбү (чүлмәк) һәм вәл (ия, хуҗа), сәбү+вәли - сәбвәли - сәвәли кебек үзгәреш кичергән, дип карыйлар. Аларча - Сәвәләй - "изге чүлмәк хуҗасы" дигәнне аңлата. Янәсе, чүлмәк белән терелтүче шаман яшәгән, шуның хөрмәтенә авылны Сәвәләй дип йөртә башлаганнар. Исемен авылның үзеннән, авыл кешеләре тормышыннан аерып караганда, чыннан да, әллә нинди "мөгезле" ачышлар ясап була торгандыр. Бу урында Болгар дәүләте чорыннан ук керәшеннәр яшәгәнен танып, араларында Савелий атлысы да булгандыр, дисәк, Савелийның керәшенчә Сәвәләй булуы гаҗәпләндерми. Шулай ук 17 гасырда Патша указы белән хәрби ныгытмалар төзергә китерелгәннәр арасында Савелий исемле башлык булып, җирле төркиләрнең авылны аның исеме белән атый башлауларына да ышанырга була.
И.Златоверховников автор-лыгында Уфада 1899 елда басылган китапта Сәвәләй авылында Троица исемендәге чиркәү төзелеп, аның аруландырылуы хакында язылган. Агач чиркәүне купец Н.Д.Стахеев акчасына төзиләр. Приходта 2055 кеше исәпләнә. Шулар арасында 810 - иске керәшен, 52 - чуаш, 231 магометанстводан төшүче дип күрсәтелә.
Авыл җирлеге башлыгы Валерий Маркелов
"Сәвәләй" ансамбле кызлары белән
Совет чорында чарланып
1912-13 елларда Сәвәләйдә 212 крестьян хуҗалыгы булып, аларның 165ендә бер яки ике, 14 хуҗалыкта өч һәм аннан да күбрәк ат исәпләнә. Ә 33 хуҗалыкта бер ат та булмый. Монда иген игү белән беррәттән, тәгәрмәч бөгү, ат чанасы, арба ясау, итек басу, кәрҗин үрү, извозчиклык кебек эшләр дә киң таралган була.
Революция җиңгәннән соң, авыл Советы төзелә. Аның беренче председателе итеп Л.Ф.Исаков, секретаре итеп С.Ф.Борисов билгеләнә. Гражданнар сугышы вакытында Сәвәләйдән Н.Д.Пляшев дигән кеше Минзәлә батальонында взвод командиры була. 1920 елда сәнәкчеләр восстаниесе башлангач, Сәвәләй авылы канлы вакыйгалар эчендә кала. Авыл священнигының күз алдында аның кызын - мәктәп укытучысы - Е.П.Павлованы җәзалап үтерәләр. 1929-30 елларда Сәвәләйдә "Якты юл" колхозы төзелә. Г.Н. Смирновны колхоз председателе итеп куялар. Бер үк вакытта ул башлангыч мәктәпне дә җитәкли. 1932 елда крестьян яшьләре мәктәбе, 1968 елда 8 еллык мәктәп ачыла.
Сәвәләй җирлегендә үсеп, зур данга ирешкән кешеләр дә җитәрлек. Кузьма Долгов - СССРның чит илләр министрлыгында эшли, дипломат; Анатолий Смирнов - тарих фәннәре докторы, профессор; А.Е.Ефимов - ветеринария фәннәре докторы, Омск авыл хуҗалыгы институты ректоры, профессор һәм башкалар. Татарстанның халык җырчысы В.Агапов та шушы авылда туып-үскән.
Сәвәләй уңганнары - уңнан сулга:
И.Ионов, Н.Бутяев, В.Бутяев, А.Сабаев
Киләчәге өметле
Бүгенге көндә авылда 390 хуҗалык бар. Аларда 940 кеше яши. 108 бала Сәвәләй мәктәбендә укый. 35 бала балалар бакчасына йөри.
Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы итеп әле бер ел элек кенә күрше Якты күл авылы егетен - Валерий Маркеловны билгеләгәннәр. Авыл халкы, аның проблемалары Валерий Ивановичка алдан ук таныш була, чөнки ул озак еллар Сәвәләйдә зоотехник булып эшли, Зәй авыл хуҗалыгы управлениесендә эшләгәндә дә, ул Сәвәләй хәлләре белән кызыксынып тора. Сәвәләй - бүгенге көндә алга карап яшәүче, перспективалы авыллардан исәпләнсә дә, монда да проблемалар баштан ашкан. 90 хуҗалыкны июнь аенда сулы итсәләр дә, тагын 185 хуҗалыкка су кертәсе бар. 1964 елда ук үткәрелгән су торбалары бүгенге көнгә яраксыз. Ул елларда су "Камский водовод" дигән оешма аша җибәрелгән, 20 чакрым саен су кудыру станцияләре дә торган. Ә хәзер болар барысы да туктатылган, сусызлык проб-лемасы гына калган.
- Әкренләп хәл итәбез. Менә нефтяниклар 773 мең сум акча бирделәр, инде 1 млн. 100 мең сумлык скважина казылды, - диде Валерий Иванович, башкарылган эшләренә куанып.
Юлларны яктырту кирәклеге дә - көн кадагындагы беренче мәсьәләгә әйләнгән. МЧС тан көн дә тикшереп торалар икән. Авылда ул-бу булса -урлашумы, сугышумы, тәртип бозумы - боларны яктылык булу-булмауга бәйлиләр. Финансларны ничек-каян табасың - анысы синең эш, ә менә баганалар утыртылып, иртәнгә кадәр аларда электр лампочкалары янып торырга тиеш. Кайчандыр авылны ташлап китеп, пенсиягә чыккач яңадан әйләнеп кайтучылар белән уртак тел табу кыенрак икән. "Безгә тиешләр" дип яшәргә өйрәнгән кешеләр авыл законнарын бик үк санга сукмыйлар, бергәләп эшләүне өнәмиләр, ди. Авылда шулай куелган бит инде ул: өмәләргә дә чыгарга, турыңны да тәртиптә тотарга, зиратын да карарга кирәк, дигәндәй. Бергәләп, аңлашып эшләгәндә генә, тормыш алга бара.
Сәвәләй авыл җирлегенә Сәвәләй, Кара Елга, Чумыш авыллары керә. Чумыш авылында ике йортта - өч кеше яши. Өч кешелек кенә булса да, зур авыл-га нәрсә кирәк булса, кечесенә дә шулар ук кирәк.
Сәвәләй авылы бүгенге көндә "Зәй-шикәр" агрофирмасына карый. Монда бүлекчә управляющие булып Фоат Камалиев эшли. Авыл хуҗалыгы эшләрендә сәвәләйлеләр районның башка хуҗалыкларына үрнәк булып торалар. Сәвәләй авылыннан Валерий Бутяев Зәй районында "Кыр батыры - 2012" исемен алган. 2000 гектар җирне тырмалап, чәчеп, быелгы ел өчен мул уңыш үстергән.
- Авыл хуҗалыгында эшләргә калучылар - чын мәгънәсендә патриотлар. Безгә терәлеп кенә торган нефть компанияләре иң шәп эшче көчләребезне йота. Авылдан 344 кеше читкә чыгып эшли, - дип көрсенә авыл башлыгы. Агрофирмада эшләүче 60 кеше турында сөйләгәндә, аның йөзендә аларны кайгыртуы, алар белән горурлануы чагылып китә.
Валерий Иванович клуб хезмәткәрләре турында да үз итеп, яратып сөйли. Клуб директоры Ольга Бутяева җитәкчелегендәге "Сәвәләй" халык фольклор ансамблен Зәй төбәгендә генә түгел, бөтен Республикада беләләр. Кайчандыр бу ансамбльгә нигез салган Виталий Агапов белән бергә, әле дә авылны гөрләтәләр алар. - Клуб кызлары - молодцы. Бер карыйсың - техничка, икенче карыйсың - артистлар - театр уйныйлар, өченче карыйсың - кырда - агитаторлар, уңдык без алардан, - дип мактый үзләрен Валерий Маркелов.
Сәвәләй авылы зурая, яшәрә. Әле 20 яшь семьяга өй урыннары билгеләгәннәр. Яшьләрнең 80 проценты үз авылларыннан өйләнә икән. Бу - бик куанычлы хәл.
Быел җәй көне Сәвәләй мәктәбенә капиталь ремонт үткәрелгән. 4,5 млн сумга түбә ябылган, җылылык системасы кертелгән, тамбур эшләнгән, ишек-тәрәзәләр алмаштырыл-ган. Авыл саклансын, үссен дисәң, беренче чиратта, балалар бакчасын, мәктәпне кайгыртырга кирәк шул. Сәвәләй җитәкчеләре моны бик яхшы аңлый. Матур яши, алга карап яши бүгенге Сәвәләй. Тормыш яңара, авыл яшәрә, төзелеш кайный, димәк, Сәвәләйнең киләчәге матур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев