Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Владимир авылында Башыру качы куелды – фото

Ару эшне авылдашлары Григорий Саркеев белән Дмитрий Малов башкарган.

27 сентябрь Мамадыш районының Владимир авылы башындагы юл буена кач кую тантанасы булды. Бу хәбәр алданрак колакка чалынган иде чалынуын, инициаторлары, спонсорлары – Григорий Саркеев белән Дмитрий Малов икән дип тә ишетелде. Шушы тантанада үземә дә катнашырга туры килде. Без авыл башына якынлашканда шактый халык җыелган, Урманчы чиркәве священнигы отец Михаил Климов качны аруландыра башлаган иде инде. Отец Михаил төп эшен төгәлләгәч, халыкка Башыру качлары кую тарихын аңлатты, үгет сүзләрен әйтте. Тәртип, намус, дин темалары белән бергә Туган ил, аны саклау, тынычлык мәсьәләләре дә кузгатылды. Священник ару сүзләрен әйтеп бетергәч, шушы  изге эшне башлап йөрүчеләр – яшьтәшем Гриша һәм кызларым белән уйнап үскән Дима янына киттем. Дөрес, алар сөйләгәнне бу мәкаләмә язу максаты белән дә түгел, үземне кызыксындырган сорауларга җавап алу иде исәбем. Сорауларым мондый иде: “Бу уй ничек башыгызга килде? Ничек итеп берләштегез? Кач куярга җитди сәбәбегез булдымы? Азарынырлык берәр вакыйга килеп чыктымы?” Икесе дә бертавыштан: “Бер-беребезне озак эзләргә туры килмәде, күршеләр бит без!” – дип елмаешты, берсе – Казанда, икенчесе Түбән Камада яшәүче егетләр. Әйе, авылда терәлеп тора торган күршеләр үзләре. Григорий Петрович: “Әллә кайларга барырга, шактый дөнья күрергә, күпме шәһәр, авыллар аша үтәргә туры килде. Кач куелганнары яныннан үткәндә җанга рәхәт бит. Бу уй күңелемдә шактый озак йөрде минем, менә хәзер вакыты җиткәндер инде!” – диде соравыма җавап итеп.  Украинадагы махсус хәрби операциядә дә булып кайткан Дмитрий Валерьяновичка: “Улым, кайтып җитсәм, шушы эшне башкарып чыгар идем!” – дип сүз биргән идеңме әллә?” – дигән сорауга ул: “Юк, аңа гына түгел инде, күңелдә күптән йөрттем мин бу уйны, – дип җавап бирде ул да. – Азарыну да түгел, күңел кушуы булды инде бу”, – дип аңлатты Малов.

Владимирның хөрмәтле кешесе, яраткан шагыйрәбез Елизавета Малова авылдашларга йомгаклау сүзен җиткерде: “Менә бу юл буендагы 5 метрлы кач авылыбызны бәла-казалардан саклап торсын иде, ил-көннәребез тыныч булсын, бу тынгысызлыкларга тизрәк нокта куелсын, шушы юл буеннан авылыбызга ару хәбәрләр, яхшы кешеләр генә кереп торсын. Табыну качы яныннан узганда иманнарыбызны әйтеп,  авылга керик, белгәннәребезне укып, юлга кузгалыйк. Миңа бу Кач, Алла боерса, авылыбызны саклап торыр кебек тоела. Егетләребезнең игелеге үзләренә олы савап булып кайтсын!”, – диде.    

Тантана тәмамлангач, Диманың әти-әнисе – Нина белән Валерьян Маловлар, җыелган бар халыкны өйләренә чәй эчәргә чакырды. Зурлап чакыргач, мин дә хуҗаларга хөрмәт йөзеннән Маловларга юл тоттым. Туй сые кебек әзерләнгән табын артында Григорийның хатыны, Владимирга әбиләргә менгәндә, бергә уйный торган Нина белән кара-каршы туры килдем. Сөйләшүбез һаман шушы тема тирәсендә барды. Егетләр җавап бирмәгән сорауларга җавап алырга ярый әле хатын-кызлар бар бит. “Гриша авыл башына кач куярга кирәк дип, әллә кайчан хыяллана иде инде безнең. Үзидарәгә мөрәҗәгать итте, баксаң Дима да шушы план белән йөри булып чыкты. Менә бергә-бергә тотынгач, гел ару булды!” – дип елмайды балачак дустым.  

Табын артында дуслык, туганлык, күрше хакы дигән темалар, һәрбер керәшен кунагындагы кебек, җыр белән җиткерелде. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, саубуллашу турында да җитәрлек шул керәшендәге җырлар.

Мин владимирлыларның ару теләкләре берүк кабул булсын иде дип, үз теләкләрем белән дә кушылдым.

Лидия ПАСЫЕВА,

Мамадыш районы, Владимир - Усали.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев