Туган җирнең кадере, үлгәннәрнең кабере... яки юкка чыккан авылның үткәне һәм бүгенгесе
Чистай районы Керәшен Ялтаны авылына чакырылуыбызны белгәч, аптырап калдык. Ничек - Керәшен Ялтанына? Бу авылның Татарстан картасыннан бөтенләй юкка чыгуы турында әйткәннәр иде бит. Дөрес информация булмадымы икәнни? Чакырган җиргә - бар, куган җирдән кит, дигәндәй, чакырганнар икән - бармый калырга ярамый. Юлга кузгалдык.
Үлгән авыл урамы буйлап
Менә ул Керәшен Ялтаны. Анда-санда моңаешып утырган тополь агачлары, таллар гына очрый. Бушап калган нигез урыннары ыңгырашып ята (чыннан да, ыңгырашкан тавыш-лар ишетелгәндәй булды). Ташландык булса да, йортлар, каралты-куралар булырга тиеш бит, югыйсә. Юк, бер генә йорт та очрамады... Бу күренештән тәннәребез чымырдап китте. Әнә нинди була икән ул үлгән авыл...
Ни өчен бер хуҗалык та калмавы соңыннан аңлашылды.
Меңләгән баш дуңгыз асрала торган фермаларны сүтеп алып, күрше авы-га күчергәннәр. Перспективасыз авыл, дип, клуб, мәктәп ише культура, белем йортларын япканнар. Беркая да китмибез, соңгы сулышларыбызны гомер иткән йортыбызда, туган нигезләрәребездә алабыз, дип, китмәскә тартышып ятучы 3-4 семья калган була әле. Тик бер шырпы теле яшәп ятучыларның да, иясез йортларның да язмышын хәл итә. Керәшен Ялтаны дигән авыл, ут эчендә калып, санаулы минутлар эчендә бөтенләйгә яшәүдән туктый.
Бу авыл кешеләренең язмышы белән, әйтерсең, кемдер электән үк уйнап килә. Утызынчы елларда бу җирләрдә совхоз төзелә. Өстән хуҗалыкларны зурайтырга, дигән директива килеп төшкәч, берничә авылны "Авангард" совхозына берләштерәләр. Алтмышынчы елларда аларны яңадан аералар. Керәшен Ялтаны җирлегендә "Искра" совхозы төзелә. Соңрак яңадан берләштерү башлана. Нәтиҗәдә, Керәшен Ялтаны кешеләре бернәрсәсез торып кала. Аннары кайсы кая таралыша.
Пуминка йолалары
Авыл эчен шулай шомланып үткәч, зират ягына борылдык. Керәшен Ялтаны авылының престол бәйрәме - Троица. Гомердән-гомергә бу көнне ялтанлылар зиратка үлеләр өстенә йөриләр. Зират капкасы янына йөзләгән җиңел машина туктаган. Халык башта зират эчендәге кечкенә часовняга кереп, шәмнәр куя, андагы тәреләргә башырып, исәннәр өчен теләк әйтә. Аннары һәр кеше үз якыннары өстенә тарала. Кемдер табак белән килә, кемнәрдер - табаксыз. Якыннары кабере янында басып торып, күңелләренә тынычлык алалар. Болары - родительский день - пуминка йолалары. Инде күрәселәрен күреп, үлеләр өстендә булып чыкканнан соң, Тройсын хөрмәтенә урманнан алып төшелгән каен янына туктыйлар. Күңелләрендәгене каенга сөйләп бушаналар. Элек, каен башына яулыклар бәйләп, авыл буенча әйләнсәләр, хәзер инде алай эшләмиләр (үлгән авыл буйлап бизәкле каен йөртү үзе үк әдәпсезлек булыр иде).
Бу йолаларның барысы да үтәлгәч, халык зират яныннан әллә ни ерак булмаган уйсулыкка төшә. Бу урын рәшәткә белән әйләндереп алынган. Күпсанлы өстәлләр, эскәмияләр көйләнгән. Бер читтә, йорт эчендәгегә охшатып чыгарылган пич тора. Яңгырдан качу өчен, камыштан шалаш та корып куелган.
Зират эчендәге часовня
Яңа Керәшен Ялтаны
Корылмаларның барысын да бу авыл кешесе, инде күп еллар буена Түбән Камада яшәүче Иван дәдәй Самилов төзеткән икән. Үзе белән күрешеп, бу эшләрнең ничек башкарылуы турында сөйләшеп алдык.
Иван дәдәй 60 еллар азагында ук авылдан чы-гып китә. Авылның бетүе, хуҗалыкларның таралуы өчен күптәннән йөрәге әрнеп йөри. Керәшен Ялтанын саклап кала алмадык, инде үлеләр өстенә җыелу йоласын да югалтабыз бит, дигән борчулы уйларын якыннары, дуслары, уллары белән бүлешә. Алардан теләктәшлек алгач, Иван Захарович авылны терелтү эшенә керешә. Иң элек, зиратка часовня төзергә булалар. Бу изге эшне "ил" белән күтәрәләр ("ил" дигәндә бу тирәдән чыккан кешеләр күздә тотыла). Часовняны Изге Архангел Михаил исеменә аруландыралар. Икенче зур уйлары - зиратны койма белән әйләндереп алу була. Инде бусы да эшләнгәч, зиратка кайткан кешеләрнең вакытлыча туктап торыр, ял итәр урыннары булсын дип, бөркәүле беседкалар ясап куялар. Ул территорияне рәшәткә белән әйләндереп алалар. Ерактан кайтучыларның сусауларын басар өченгә, чишмә дә кирәк була. Якыннан гына Кече Чирмешән, Наратлы елгалары акса да, бу тирәдә үзе тибеп чыгучы чишмәләр очрамый. Әниләренең кырда урак урган чакта, шул тирәдәге чокырлардан су эчкәннәрен хәтерли Иван дәдәй. Исәпләп-чамалап караганнан соң, казып карарга уйлыйлар. Ходайның рәхмәте киң: беренче омтылышлары ук уңышлы була - чишмә бәреп чыга. Суы эчәргә яраклымы-юкмы икәнен тикшерергә экспертлар чакыралар. "Яраклы" гына түгел, кеше организмына бик кирәкле минералларга бай су икәне ачыклана. Чишмәгә төшү өчен, таш баскычлар ясап куялар. Моның белән генә тукталмыйча, бераз гына читтәрәк, зур булмаган бассейн казыйлар. Җәй көне монда килеп коенучылар шактый. Кышын крещение көнендә дә коенырга теләүчеләр күп. Тик әлегә моны тормышка ашырып булмый - кыш көне Керәшен Ялтаны юлларыннан үтәрлек түгел. Бу эшләрне башлап җибәргәндә, Иван дәдәй, ярдәм сорап, әллә ничә тапкыр Чистай администрациясенә барган, тик алар ягыннан теләктәшлек тапмаган. Инде менә юл салу мәсьәләсен Федераль планга кертергә вәгъдә иткәннәр итүен, тик нәтиҗәсе булырмы-юкмы. Яшәп яткан авыллар да юлсызлыктан интеккәндә, инде юкка чыккан авылга юл үткәрүләренә бик үк ышанасы килми.
Изге чишмә суын эчәргә теләүчеләр күп
Авылдашлар җыелган әлеге пуминкага әйләнеп кайтыйк. Кем кая урнашып, сумкаларындагы ашамлыкларын тезеп таратканнар. Асылган казанда - пылау, янәшәдәге мангалларда шашлык пешә. Болары - Иван дәдәйнең авылдашларына ниятләгән күчтәнәчләре. 76 яшьлек пенсионерның бу мәшәкатьләрнең барысын күтәрергә ничек көче җитә, дигән соравыбызга Иван дәдәй: "Бу якны, бу төбәкне яратучылар бер мин генә түгел бит. Спонсорлар нык булыша. Иң мөһиме - теләк кирәк. Теләк булса, бары да үзеннән-үзе эшләнә", - диде.
Тройсын каены янында бертуганнар Мария түти Ермолаева белән Иван дәдәй Самилов
Саубуллашу
Һәр җәйдә шушылай Керәшен Ялтаны җиренә җыелу - Самиловлар өчен дә, башкалар өчен дә бергәләп бәйрәм итү чарасы гына түгел. Ул - шушы җирдә эшләп, яшәп, мәңгелеккә күчкән әби-бабайлар хәтере алдында баш ию дә, чит җирләрдә башларын салучыларны искә алу да. Аннары бу - буыннар чылбырының үрелеп баруын күрсәтә торган гамәл дә. Самиловлар мисалында да бу ачык күренә: әти-әниләре кабере янында Иван дәдәй белән Зинук түти, алар янәшәсендә уллары Валерий һәм Николай семьялары, шунда ук аларның балалары басып тора. Үз балалары тугач, алар да, җыйнаулашып, әби-бабайлары яшәгән бу изге җиргә кайтырлар. Моның шулай буласына тулы ышаныч белән, Керәшен Ялтаныннан кайтыр юлга кузгалдык.
Авыл урынындагы топольләр, таллар безне сүзсез генә озатып калдылар. Инде юк авылның күренмәс кешеләре булып... Монда кичергәннәрдән күңелдә сагыш уянды. Авыр сагыш түгел, ниндидер якты, җылы сагыш...
Беткән авылларыбыз шактый. Бетерелү исемлегенә, никтер, иң беренче чиратта, керәшен авыллары керә. Башкаларны гына гаепләмик, үзебездә дә гаеп бардыр. Ә менә картадан югалган авылның Керәшен Ялтаны сыман, яңадан терелүенә мисаллар әллә ни күп түгел. Һәр төбәкнең шундый олы йөрәкле "Иван дәдәйләре" табылсын иде. Ә инде бетүгә барган авыллар "акылга килеп", ташлап киткән нигезләрдә яңадан тормыш тергезелсә, күңелдә сагышка урын калмас иде.
Кече Чирмешән елгасы буена урнашкан Керәшен Ялтаны авылы инде юк...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев