Туганайлар

“Тиңдәшләр”гә тиңнәр юк

Апрельнең кояшлы бер көнендә чираттагы сәфәребезгә – Кукмара районына юнәлдек. Ерагаймасын әле аралар! Бүгенге сүзебез – Кызыл Тау авылы турында.

Башта авылның иң гомерле биналарының берсе булган клубта 35 еллык “Тиңдәшләр” ансамбле белән аралаштык. 1906 нчы елгы алпавыт йорты икән бу. Ике катлы бинада элек колхоз конторасы да, библиотека да булган, 1968 еллардан – клуб икән. Гасырдан артык тарихы булган әлеге йорт бүгенге көндә дә ничава күренә. Ремонт-мазар кирәк, дип әйтүче булмады. “Хәзер кеше үзгәрде бит, ә бездә элеккечә. Ипләп кенә яшәп ятабыз. Шушы ансамбль белән авылны таныттык. Кая барырга кушсалар да, күлмәкләребезне киеп, чыгып китәбез”, - ди клуб җитәкчесе Анфиса Егорова. Культура учагында өлкәннәр белән эшләвен искәртә ул. Җирлектәге бүтән авыллар белән кара-каршы мәдәни чаралар да оештыралар икән.
Кызыл Тауның мәдәни тоткычы – “Тиңдәшләр”дә. Солистлары белән җылы әңгәмә корып алдык. Ансамбльнең иң өлкән җыручысы – гомер буе фермада эшләгән Начтый түти Мишкинага 78 яшь. Әтиләре, ул тугач та, декабрь аенда сугышка киткән. Кечкенә Настя тәтәсенбелми дә. Бүгенге көндә авылда берүзе яши, тавыклары, сарыклары, кәҗәсе бар икән. Биш бала тәрбияләп үстергән. “Кече кызым Лүдәгә 7 яшь булганда ансамбльгә җөри башладым. Хәзер аңа да кырык тулды инде. Шөкер, балалар булышып тора. Көҗмә улым Себердә, ул да отпускаларында кайта”, - ди ул.
Клубта хатын-кызларның кул эшләреннән күргәзмә дә ясап куйганнар. Ниләр генә юк: бәйләгән башмак,кофта, чигелгән кулъяулыклар!.. Күңелләре матур кешенең кулларыннан да гөл тама шул. Боларның кайберләрен авылдашлары Раиса Герасимова алып килгән. Колхоз ашханәсендә, мәктәптә эшләгәннән соң, хәзер өйдә маллар асрыйлар икән. “Кичен бәйләү тотып, телевизор каршына барып утырам. Бик тырышканда сыңар парын җиткезәм. “Элегрәк, акчага интеккән чагында, саткалый да идем, хәзер балалар киеп бетереп баралар”, - ди ул.
Зоя түти Петрова да кул эшләре белән килгән. Фермада сыер савып пенсиягә чыккан ул. Менә ун ел инде бик теләп ансамбльгә йөри. Иман китаплары да укый икән. Кызылтаулылар күңелемә бигрәк якын булды. Туган авылым Дүсмәтнең киленнәре – Людмила Григорьева (Начтый түтинең кызы) белән Марина Ногаева (Зоя Петрованың туганы) шушы авылдан икән бит. “Ары узсаң да кер туган, бире узсаң да кер туган шул”, дип җырлыймы әле безнең халык? Нәкъ тә шулай икән!..
Тагын бер җыручылары Татьяна Иванова Кукмарадан ук килә. Яшь чагында төзү оешмасында авыр эштә эшләгәнен искә алды ул. “50 килолы цемент капчыкларын өстерәп йөртә идек. Хәзер яшьләргә андый эш эшләтеп булмый. Без күрдек инде, - ди Татьяна түти. – Кукмарадан монда кайтып йөрергә бер дә читен түгел. Өйдә авыртканга сыкрап ятканчы, күңелне бушатып, иркенләп кайтам”.

Ансабльнең иң яшь, чая солисткасы – Альбина Григорьева – маллары күп булуга карамастан, җырлап-биеп йөрергә дә җитешә. Нократ Аланыннан (Вятские Поляны) авылга курыкмыйча килен булып төшкән шәһәр кызы ул. “Беренче тапкыр килгәндә буранлы иде, ат юлыннан төштек. Озындыр пәлтәсе, биектер үкчәсе...”,- дип елмаеп искә ала Альбина, дус кызы Люда белән кунакка кайткан ул көннәрне. Матур кызга авылҗегете Владимирның күзе төшә, ярты елдан туй ясыйлар, менә 20 ел матур гомер итәләр. Хуҗалыклары зур. Кабат шәһәргә китәсе килми, дип искәртә.
“Тиңдәшләр” матур җыр-биюләрен дә күрсәттеләр, авыл көйләрен дә суздылар. “Иң олы бәйрәмебез – Пасха, калган барысын да искә алабыз”, - диләр. Озак кына гармунчылары булмый торган. Хәзер күрше авылдан Рафиль Мөхәммәтҗанов уйнавына сөенеп туймыйлар. Шулай итеп, түтиләр авылга ямь биреп яшиләр икән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: