ТАШКИРМӘНДӘ КЫЗЛАРНЫ АВЫЛДАН ҖИБӘРМИЛӘР ИДЕ...
Лаеш районы Ташкирмән авылында үткәрелгән археологик эзләнүләр нәтиҗәсенә таянып, галим Максим Глухов үзенең "Татарика" энциклопедиясендә болай яза: "Здесь обнаружены предметы, характерные для "именьковской культуры (VI-VIII вв.), что дает некоторым археологам повод для определения ташкирменцев как "остатков местного дотатарского населения, возможно, угро-финнов или балтов по происхождению, ассимилированных ногаями". (348 бит. Taтарiса....
Тарихка күз салсак
Авыл исемсез чокыр ярына параллель урнашкан. Казан архиепискобы Гурий вакытында ук авыл кешеләре православие денендә булсалар да, мәҗүсилек чорыннан калган күп йолаларны үтәп яшиләр. Авыл кешеләре язын һәм җәен һәр елны Сарык келәве, Сыер келәве, ә авыл кырыендагы чокырда, һәр ике ел саен көзен - Тавык келәве башкаралар. Сыер келәве үткәрелгән урында курган һәм каберлек эзләре бар. Монда соңгы вакытка кадәр балан куагы үсә, аның ботакларына чүпрәккә төрелгән вак акчалар эләләр. Бу урын "кирәмәт" дип йөртелә. Священник Василий Тимофеев күзәтүләре буенча, Ташкирмән авылы кешеләре сөйләше Тәтеш өязе Мордово-Каратай авылы кешеләре сөйләше белән охшаш. Сәяхәтчеләр игътибарын Ташкирмән авылындагы, татарларда ханкирмән - хан ныгытмасы исемендә билгеле булган курган җәлеп итә. Бу курган чокырның капма-каршы ягында, Ташкирмән авылыннан Макаровка авылына баручы юл буенда урнашкан. 1870 елда А.Н.Стоянов бу курганда махсус тикшерү үткәрә. Берәүләр сөйләве буенча, ханкирмән курганын баш күтәргән рус булмаган халыклар үз старшиналары җитәкчелегендә Казан алынганнан соң төзиләр. Анда электән үк ныгытылган замок булган, диючеләр дә бар. 40 еллар элек курганда татар язулы кабер ташы торган, халык сөйләве буенча, Епанчино татарлары, бу изге кабер ташын яшерен рәвештә алып китеп, үз зиратларына куялар. Иртәнге яздан Тройсынга кадәр Ташкирмән яшьләре, курганда җыелып, түгәрәк уеннар уйныйлар, ниндидер Абдайны искә алып, җырлар җырлыйлар. 1882 елның 4 маенда Ташкирмән крестьяннары авылдан 2 чакрым ераклыктагы Куркуразда, сөрү җирләре өчен агач төпләрен чистартканда, көмеш кисәкләре белән тулы балчык кувшин табалар. Бу 72 кисәк көмешне Император Археологик Комиссиясе тикшергәч, аларның XIII-XIV гасырга караган борынгы тәңкәләр, акчалар икәнен ачыклый.
XIX гасыр ахырында төзелгән Изге Гурий чиркәве яңадан аруландырылды
Авыл 5 чакрым ераклыкта урнашкан Мансурово приходына карый. Үлеләрне шул авылга куялар. Авылда 227 хуҗалыкта керәшеннәр яши, шуларның 570е - ир-ат, 515е - хатын-кыз. Җир биләмәләре - 1252 дисәтинә. Ике хуҗалыкта камыт, сүстән дилбегәләр ясыйлар, бер хуҗалыкта балык тоту белән шөгыльләнәләр, калганнары - иген игә. Братство Св.Гурия тарафыннан 1869 елда ачылган училищены халык мәгариф министрлыгы 1875 елда рус булмаган балаларны укыта торган бер класслы мәктәп итеп үзгәртә. Бу училищеның попечителе - күрше Макаровка авылы дворяны - А.А.Деларю була. Ә мәктәп укытучыларыннан рус булмаган балаларга христиан белеме таратуда Казан керәшен мәктәбен тәмамлаган Самуил Антонов зур хезмәт куя.
Ташкирмәннең киләчәге булырмы?
Язмамның Ташкирмән тарихына багышланган өлеше "Список населения мест Казанской губернии, с кратким описанием их. Лаишевский уездъ" дигән китапка нигезләнеп язылды. Китап басылып чыкканнан соң, бер гасырдан артык вакыт үткән. Бүгенге Ташкирмән ни хәлдә? Тирә-ягын уратып алган татар, урыс авыллары янәшәсендә аның үз йөзе, үз йолалары сакланганмы? Шул сорауларны күңелдә тотып, Лаеш районы Ташкирмән авылына киттек. Юлдашыбыз Рәдиф Петровның (Г.Камал исемендәге академия театрында хуҗалык эшләре җитәкчесе) Ташкирмәннән ерак түгел Атабай авылында дачасы бар икән. Бу якларның бүгенге хәле турында юл буе сөйләп барды. Мишә, Идел, Кама кушылган бу урын - ярымутрау - табигатьнең иң гүзәл почмагы, диләр. Зур түрәләрнең катлы-катлы замоклары да шушы урыннарда төзелгән. Биек-биек коймалар артындагы зиннәтле биналарны ерактан карап уздык. Алга китеп булса да язып үтәм - шундый шәп замокларда яшәүчеләрнең күбесе җир-су налогын вакытында түләми. Авыл җирлеге эшчеләре, шул бурычларны җыярга кергәндә, зур овчаркалар, я булмаса кораллы сакчылар каршылавы турында сөйләделәр. Бер-бер хәл була калса, якыннарың гәүдәңне дә тапмаячаклар, дип борчылалар алар. Җәй көннәрендә монда ял итәргә килүчеләрнең чик-чамасы юк икән. Алардан соң калган чүпне җыярга нәкъ бер атна вакыт - алар яңадан әйләнеп килгәнче - кирәк була, ди. Балык тоту, ау сезонында да монда меңләгән кеше җыела.
Синең үзеңне, җирләреңне, гореф-гадәтләреңне санлый, хөрмәт итә торган кеше килсә, ярый ла. Әгәр андый булмасалар? Урыс, татар авылларында үз законнарыңны саклау, ничектер, җиңелрәк әле ул. Ә менә тирә-ягыңда бер генә керәшен авылы да булмаганда, традицияләреңне саклау, башкаларның бозуына юл куймау - бусы инде күпкә читенрәк.
Бер кеше гомере кадәр вакыт эчендә Ташкирмән нинди үзгәрешләр кичерде икән? Тумышы белән Ташкирмәннән булып, 81 яшен шушы авылда яшәп уздырган Алексей дәдәй Кормачев менә нәрсәләр сөйләде:
Ташкирмәнлеләр кулыннан бөтен эш килә. Уңда - Алексей Кормачев
- Мин бәләкәй чакта үткәрелә торган чат әйләнүләрне, качманнарны (качману) аермачык хәтерлим. Ул вакытта читкә китү юк иде бит. Бөтенең дә авылда кала, кызны да үз авылыңнан аласың. Кая ди ул, авыл кызларын башка авыл җегетләренә бирү. "Кызларны түгел, яхшы сыерны да авылдан чыгармыйлар", дип әйтә торган иде безнең әбиләр. Без үскәндә, чиркәүнең бинасы тора, чаңныгы юк ителгән иде. Озак еллар буе склад итеп тоттылар үзен.
1936 елны "Красный путь" совхозы төзелгән. Безнең әти анда керергә теләмәгән. 1937 елны атны, фуражны алып чыкканнарын мин дә хәтерлим әле. Күп тә үтми, әни үлде. Әти 4 бала белән тол калды. Аннары сугыш башланды. Әти фронтка киткәч, үз көнебезне үзебез күрдек. 10 яшьтән көтү көттем, аннан тырмага, соңыннан сукага чыктым. Нигә дип үзем турында сөйлим? Болар - минем язмышым гына түгел, ә Ташкирмән кешеләренең дә язмышы бит. Авырлыкларны, бер-беребезгә булышып, бергә күтәрдек. Олы кешеләр, әбиләр, Мишә аша Калабашка чыгып, келәү итәләр иде. Анда имләгән күкәйләрне басуга тәгәрәтәләр, суга ташлыйлар, җиргә күмәләр. Хәсрәтләрен сөйләр өчен дә, шул урындагы каен янына йөрделәр. "Авыр мелләтеңне каенга менеп сөйлә", - дигән киңәшне әлегә чаклы тоталар. Яңгыр яумаганда да, шунда баралар. Тавык суеп, шунда күмеп, келәү итеп кайталар. Күргәнегезчә, йолаларыбыз, элеккечә үк булмаса да, әлегә кадәр сакланып килә. Ә менә авылыбызның үз җөзе югала, бетә бара. Кызны да хәзер башка авылдан алалар, үз авылыбыз кызларын да читкә җибәрәләр. Катнаш семьялар да күбәйде. Бары да шул перестройка елларыннан соң башланды. Аңа кадәр совхозда да эшләр гөрләп барды, балыкчылар артеле дә алдынгылар рәтендә булды. Петр Кузнецов җитәкчелегендә совхозның 50 гектар басуына алмагачлар утыртылды. Берничә елдан алар мул уңыш бирде. Ташкирмән алмалары базарларга таралды. Үзебездә консерв заводы төзелде. 1979 елгы суык-ларда алмагачларның күбесе өшеде. Петр Михайловичның ул көннәрдәге борчылуын сөйләп-аңлатып бирерлек түгел... Моннан соң ул алма бакчасын яңадан торгызды... Үзе балыкчылар артелен җитәкләргә күчкәч, бакча әкренләп ташландык хәлгә төште. Чыгымнарны капламый, рентабельсез, диделәр...
Петр Михайлович балык артеленә күчкәч, авылга юл салдырды, су үткәртте, газ керттерде. Ул елларда дистәләгән семьялар яңа өй салып керде, каралты-курасын яңартты, машина алды. Берзаман без төзегән ул асфальтлардан зур-зур краннар, төзелеш техникасы үтә башлады. Җимерәсен җимерделәр, актарасын актардылар. Гектар-гектар җирләр дачникларга бирелде. Ә алары, күкрәкләрен киереп, үз законнарын керттеләр. Җирле халыкның сүзен ишетүче дә, ишетергә теләүче дә калмады. Совхозны банкротлыкка чыгарып, "Мешинский" дигән хуҗалык төзеп куйдылар. Элекке совхозның трактор-машиналарын сатып бетерделәр. Яңа "хуҗа"га Ташкирмән халкын эшле итү отышлы түгел - алар "достойный" хезмәт хакы сорыйлар. Шуңа күрә ул килгән үзбәкләрне эшләтә. Алар нинди шартка да күнә - баш күтәрмиләр. Шулай итеп, бүгенге көндә Ташкирмәннең "хуҗасы" да килеп йөрүче, эшчеләре дә - гастарбайтерлар. Ә авыл кешеләре читкә чыгып эшлиләр. Бу рәвешле яшәгәндә, Ташкирмәннең борынгы төсе, элекке җолалары, бормалы җырулары ничек сакланыр икән?
Алексей дәдәй сөйләгәндә, бу авылны ничек яратуын, аның өчен ничек кайгыруын тоемлап утырдык. Ничектер, өметләндерәсе, ышанычлы сүзләр әйтәсе килде. Бөтен авылларның да бүгенге хәле шундый икәнен белеп торганда, өмет бирә торган сүзләрне каян алырга соң?!
"Сүрәкә" берләштерә
Монда кадәр килгәч, клуб белән мәктәпкә кермичә китеп булмады. Хәер, бу ике урынны аерып карау дөрес тә түгелдер. Без клубка кергәндә, мәктәптән берничә кеше анда иде, ә инде мәктәпкә барганда, клуб хезмәткәрләре дә безгә иярде. Монда бөтен эшне, уртага салып киңәшләшкәннән соң, бергә башкаралар булып чыкты. Россия күләмендә үткәрелә торган "Түгәрәк уен" конкурсларында ел саен "Сүрәкә" халык ансамбле җиңүләр яулап кайта икән - бу да ике коллективның уртак иҗат җимеше. Клуб директоры һәм "Сүрәкә" ансамбленең җитәкчесе Валентина Казанбаева ансамбль репертуарыннан безгә берничә көй җырлап күрсәтте.
Сызгырадыр җыланнар, ай сызгыра,
Сазлардагы сарыдый бак өчен.
Ташлашмаек, туганнар, ай, ташлашмаек,
Бер Аллакайларның, ди, хакы өчен.
Белгәнегезчә, без, журналистлар, шактый җирләрдә булабыз, җыр-көйләрне дә байтак тыңларга туры килә. Ташкирмән көе үзгә, Ташкирмән моңы тирәндәрәк... Аның сәбәпләре дә кеше аңы барып җитмәс дәрәҗәдә еракка яшеренгән. Болгар чорыннан калган борынгылыкны, келәү тәртипләрен, ышану-табынуларны бүгенге көнгә кадәр саклап килгән Лаеш районындагы бердәнбер керәшен авылы бит ул - Ташкирмән. (Бу авыл, аның кешеләре турындагы материалларны бирүне киләсе саннарда дәвам итәрбез).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев