Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

ШҮРНӘК, БУЛСАҢ ИДЕ ҮРНӘК

Алабуга районы Олы Шүрнәк гомумбелем бирү мәктәбе әлегә этнокультуралы мәктәп санала. Анда махсус программа нигезендә барлык класс-ларда да атнага бер сәгать балаларга керәшен тарихы, культурасы укытылды. Быел бу дәрес бары тик бер класста - унберенчеләрдә генә калган. Киләсе елдан ул да бетәргә мөмкин.

Оптимизация аркасында күрше Дөм-Дөм татар авылы мәктәбе балалары да Шүрнәккә йөри башлагач, бу дәресләрдә татар халкының культурасын өйрәнүгә дә вакыт бирә башлаганнар.

Мәктәпнең "Асыл бизәкләр" исемле керәшен балалар фольклор ансамбле эшләп килә. Быел май аенда Крутушкада узган республикакүләм фольклор фестивалендә катнашып, алар дипломант исемен алганнар. Сезне фестивальгә ничек чакырдылар соң, дигәч, этнокультуралы мәктәп булуыбыз турында, күрәсең, әле министерствода беләләрдер, гамәлдә бетеп барса да, дип җавапладылар.

Әйе, бездә гел шулай, эшләп торганны бетерәбез, булдырырга, сакларга тырышучыларга мөмкинлек бирмибез, кирәге чыкса, батып баручы саламга булса да ябышабыз.

Моннан берничә ел элек Шүрнәк мәктәбендә "Этнокультуралы мәктәп шартларында туган телне, милли гореф-гадәтләрне өйрәнү һәм үстерү" исемле республикакүләм конференция узды. Керәшен авылларыннан җыелган укытучылар керәшен компонентлары кулланып уздырылган дәресләр, төрле чаралар карап, фикер алышып, үзләре өчен бик күп файдалы материаллар алып киткән иде. Мондый хәлләр тарих битләренә генә күчә бара.

Быел Шүрнәк мәк-тәбендә 80 бала укый. Күрше Елово, Күклек, Дөм-Дөм авылларыннан да бирегә киләләр. Укытучыларның да бер өлеше күрше авыллардан, Алабугадан йөреп эшли икән.

- Коллектив көчле, һәркем үз урынында, дип әйтер идем, - ди мәктәп директоры Валерий Иванович Абакаев та. - Узган ел бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы тапшырып, югары баллар җыйган укучыларыбыз барысы да югары уку йортларында бюджет урыннарына укырга керделәр. Укытучының эше укучысының белеме белән бәяләнә бит. Быел да тугызынчылар, унберенчеләр белән ел ахырында бирәсе имтиханнар буенча эш уку елының беренче көненнән үк башланды. Ата-аналар белән дә ныклап эшлибез. Алабугада һәр атнада якшәмбе көн мәктәбе эшли башлады. Анда район мәктәпләреннән көчле укытучылар килеп укыта. Балаларны шунда да йөртәбез.

Быелгы укытучы-ларның август конферен-циясендә күтәрелгән. "Дәрестән соң мәктәп", дигән теманың үтәлеше белән кызыксынгач, Валерий Иванович балаларның күбесе күрше авыллардан булгач, аларны бер илтеп, бер алып килеп йөреп булмый. Төрле фән түгәрәкләре дәресләрдән соң, укучылар бераз ял иткәч, эшләрен дәвам итә, диде.

Балаларга ел әйләнәсенә җылы аш ашату өчен, мәктәп бакчасында бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, кыяр, помидорны үзләре үстерәләр. Күп итеп яшелчә консервалары, җиләк-җимеш вареньелары ясыйлар икән. Ашау өчен айга һәр баладан 200 сум акча җыялар, тормышлары авыррак шартларда булган балаларны бушлай ашаталар.

Мәктәп белән танышып йөргәндә, биредә үз эшен белеп, яратып эшләүче, кирәк чакта таләпчән, кырыс та була белүче җитәкче барлыгын сизәсең.

Валерий Иванович үзе дә Шүрнәкнеке. Институт бетергәч тә, бирегә эшкә кайткан. Гади укытучыдан директор дәрәҗәсенә күтәрелгәненә дә берничә ел гына. Мәктәбенең бөтен проблемаларын белеп, чишү юлларын, кирәкле кешеләрен табып эшләп ята. Әле без килгәндә дә мәктәпнең иске су торбаларын алыштыру мәшәкате белән йөргән чагы иде. Тарих укытучысы Алевтина Кузьмина белән мәктәп музееның киләчәге турында да үз планнарын төзеп куйганнар, төрле архивлардан Шүрнәк тарихына кагылышлы материалларны эзләп тапканнар. Авылның балалар бакчасы мәктәп белән бер бинада булгач, алар белән дә гел бергә яшәргә кирәк. Авылда бакча яшендәге балалар күп булса да, ата-аналарның түләр акчалары юккамы, бакчага балалар әз йөри, дип тә борчылалар мәктәптә.

Авылның мәктәбе булса, ул яши, дияргә яратабыз. Авыл кырыенда гөрләп эшләп яткан мәктәптән чыгып, Шүрнәк урамнарыннан үткәндә, күңелләр шомланып куйды. Зур шәһәрләрдән 40-50 чакрым гына читтә урнашкан авылның шулай яңармыйча, соры төскә кереп яшәп ятуы бик кызганыч тоелды безгә. Зәй, Мамадыш ягы авылларындагы төзелешләр, искене яңартып, танымаслык итеп үзгәртүләрнең эзе дә юк биредә. Кайчандыр авылларын калдырып шәһәрләргә китүчеләр хәзер туган якларында өй яңарта. Шүрнәктән андыйлар да чыкмаган, күрәсең.

Җирле үзидарә Советы председателе белән очрашасыбыз килеп, идарәгә баргач, җитәкче үзе, Алабугага җыелышка киткән, секретаре больницада ята булып чыкты. Авыл Советы урнашкан бинаның шыксызлыгы, салкынлыгы да авылның гомуми халәтенә бик туры килә. Почта бүлеге дә шунда ук. Анда "Туганайлар" газетасын авылда бары өч кеше алдыруын белдек. Менә шулай, керәшен авыллары нигә бетә, дип гаҗәпләнергә кирәкме икән? Культура йортына да бик шәп ремонт кирәк. Быелгы язгы ташуда подвалына су тулып, җәй буена су эчендә утырган бинага килеп кергәч, борынга авыр күгәрек ис бәрелә. Культура йорты дигәч, дөрестән дә, җаннарны җылытырлык җылылык тоясы килсә дә, биредә ул юк. Башка вакытта сирәк ачыла торган китапханә, ничектер, без килгәндә ачык иде. Аның фонды бай. Рәхәтләндереп авылдашлар белән төрле чаралар уздырып була. Элек энтузиазм көчле иде шул. Өстән кушканны көтеп ятмыйча, кешеләргә рәхәт, уңайлы булсын, дигән яшәү прин-цибы бар иде. Һәр чараны авыл халкы көтеп ала, яратып йөри иде. Ә хәзер өстән әйтеп елга бер-ике тапкыр уздырылган мероприятиеңә кем ышанып килсен?

2009 елны инвестор булып килгән Сергей Александрович Палынкин шүрнәклеләр күңелендә бераз өмет чаткысы уйт-кан уятуын. Әзрәк авыл хуҗалыгын күтәрде, эш бирде, эшләгән кешегә акчасын да түли, диләр аның турында. Дөрес, инвестор халыкның пай җирләрен сатып алып бетергән. Шулай инде, эшлим, булдырам дигән хәлле кешеләр булдыру юлын төрлечә таба. Авылда эшмәкәрләр икәү. Берсе кибет тота, берсе техника белән эшли. Мал асрау, иген үстерү кебек эшләргә алынмыйлар шүрнәклеләр.

Авылдан чыгып киткәндә, ярларына биек булып чүп үләннәре үскән сулык яныннан үттек. Җәйге яшеллек чорында бәлки бу кычыткан, алабуталар авылга ямь дә биреп торадыр. Ә хәзер саргайган, корыган үләннәр, әйтерсең лә, вакытында карамасагыз, чистартмасагыз, авылның хәле дә шулай булачак, дип кисәтәләр кебек.

Менә шундый авыр уйлар белән кайттык без Шүрнәктән. Яшәтәсе, яшәртәсе иде бит әле авылларны. Җирле оешмалар үзләренә караган мәсьәләләрне үзләре хәл итсен өчен дә, Президент Указы кирәк микәнни?

P.S. Районнардагы керәшен җәмгыятьләре җитәкчеләре колагына да бер-ике сүз әйтәсе килә: үз тирәгездәге керәшен авылларының хәлләрен беләсезме, ярдәм кирәкмиме икән үзләренә? Кызыксынып, вакыт табып, чыгып керегез әле авылларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл тормышы авыллар авыл хуҗалыгы