Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Шүрәле каргаган авыл

Керәшеннәрнең культурасын, телен, тарихын үзлегеннән өйрәнеп, гипотезалар төзеп, билгеле бер нәтиҗәләргә килүче Зәй районы Федоровка авылы кешесе Василий Васильевның язмалары газетабыз битләрендә әледән-әле басылып тора.

Әле менә Зәй, Сарман ягы авыллары тарихына бәйле фикерләре чагылган тагын бер язмасын алдык. Бәлки, автор күзлегеннән бирелгән авыл тарихлары белән килешмәүчеләр дә булыр. Алай икән, үз версиягезне язып җибәрегез.

"Мәле" һәм "кәсе"ләр

Зәй районы Кәдек авылы картлары сөйләве буенча, Бакчабай болыны башындагы дүрт өйле авыл - Ерыклыда мәле һәм кәсе (безнең борынгы бабаларыбыз) дигән кабиләләр яшәгән. Чирмешләр авылны ташлап күченеп киткәч, алар чирмеш зиратына чыга торган урамның түбән ягына килеп утыралар. Без бәләкәй чакта әлеге зират өстендә берничә кәкре нарат үсеп утыра иде. Мәле - угорлар белән төрекләр кушылудан барлыкка килгән кабилә, ә кәселәрнең борынгы бабалары Урта Азиядә, Алтайда яшәгән төрекләргә барып тоташа. "Мәле" белән "кәсе" нәселләре Саян-Алтай тауларында янәшә яшәгәннәр. Оренбур краен өйрәнүче тарихчы-географ Петр Рычков калдырган язмаларда да Бөгелмә-Бәләбәй калкулык-ларында күченеп йөрүче "мәле" һәм "кәсе" кабиләләре турында искә алына. "Кәсе"ләр, күбесенчә, Ык елгасы үзәннәрендә яшәгәннәр һәм Венгриягә киткәндә, "мәле" кабиләсенең дә күпмедер өлешен үзләренә иярткәннәр. Мәле һәм кәселәр Бакчабай болыны чишмәсе яныннан зирекләр арасына килеп утыргач, авылны Җирекле (Ерыклы) дип йөртә башлыйлар. Бары тик "казан татар"лары килгәч кенә, авылның исеме Кәдеккә әйләнә. Кәдек авылында, борынгы мәле һәм кәселәр йоласы буенча, озак вакытлар буена үлгән кешене бура бурап күмәләр. Кеше кайда үлсә, күчереп йөртү климатны, һава торышын боза, дигән ышануга нигезләнеп, аны шул үлгән җирендә күмеп калдырганнар. Борынгыдан килгән бу йола хәзер инде юкка чыкты. Шуңа бәйледерме - климат та үзгәрде. Элек Кәдек авылын бөтенләй күмеп китә торган бураннар хәзер бөтенләй күзәтелми.

Пидәр авылы җирләре белән Кәдек җирләре чигендәге межада Гайни зираты дип йөртелүче иңкүлек бар. Бу - буранда адашып, юлда катып үлгән Гайни исемле кешенең кабер урыны. Гайнинең алты малае була. Алар күз ачкысыз буранлы төндә, зиратка кабер казып, кешедән яшереп, әтиләрен күчереп күмәләр. Бу хәлгә бәйле имеш-мимешләр авылда шактый озак йөри. Гайни гәүдәсенең зиратка күчерелгәнме-юкмы икәнен белер өчен, кабер өстенә әвен базы казыйлар. Тик кеше сөякләре чыкмый. Димәк, күчереп күмүләре хак булып чыга. Юл буендагы ул чокыр, барыбер, Гайни зираты булып, тарихка кереп кала.

 

Күченүчеләр

Танылган тарихчы Николай Фирсов язуынча, 1710-1714 елларда Казан губернасыннан утыз биш меңнән артык крестьян Кама аръягына күчеп утыра. Казан губернаторы Артемий Волынскийның 1730 елда Сенатка язган донесениесендә дә бу турыда әйтелә. Җирле халыкның күбесе, алардан куркып, яшәгән урыннарын ташлап китә. Элек чуаш авылы булып, аннары керәшеннәр генә калган Апач авылына да Казан кыпчак нугайлары (мишәрләр) килеп утыра. Уфа губернасы статистика комитеты материаллары һәм приход священниклары язмаларын укып, нинди халыкның каян килеп утырганын белергә була. Мәсәлән, Круглое Полега Вятка губернасыннан, Орловка һәм Николаевск авылларына Пенза губернасыннан, Пасмуровога Кострома губернасыннан, Иске Бүсерәк һәм Ивановскига - Түбән Новгород губернасыннан, Ләке, Мәлкән, Югары Мәлемгә Казан губернасыннан, Ильбухтинога - Вятка һәм Казан губерналарыннан күченеп киләләр.

 

Ләкедән - төрле якка

Хәзерге Сарман районы Ләке авылына шактый крестьяннар Казан губернасыннан күченеп утыралар. Монда христиан нугайлар белән нугай (ноке) мөселманнары бергә килеп урнаша. Галим Йолдыз Мөхәммәтшин раславынча, Баграж һәм Ләке авыллары 1676 елгы тарихи актларда инде искә алына. 1766 елның 26 июлендә Ләкедә чиркәү салырга махсус грамота бирелә. Аңа Казан һәм Зөя архиепискобы Вениамин кул куя. Чиркәү салу өчен якын тирәдәге карурманнан нарат һәм усак агачлары кисәләр. Биш елдан соң - 1771 елда агач чиркәү җиткерелеп бетә. Моңа кадәр дә Ләкедә кечкенә чәчәүник була. Тик ул чәчәүникне күчеп килеп утыручылар җимерә. Шуннан соң җирле халык белән Казан губернасыннан күчүчеләр арасында дошманлык туа. Нәтиҗәдә, башта хәзерге Ләке урынында яшәгән мөселман татарлары Ләке тамак, Колман, Кәдек, Лоҗы һәм башка авылларга күчеп китәләр.

Ләкедән киткән татарлар нигез салган Лоҗы авылының тарихын халык телендә болай сөйлиләр. Православие динен мәҗбүри кертү башлангач, алар кышкы юлдан чаңгы киеп качканнар. Чукынудан ничек котылдыгыз, дигәч, "лыҗы-лыҗы", дигәннәр. Ягъни, лыжы белән диюләре инде. Шуннан авыллары да Лоҗы дип йөртелә башлаган, имеш... Ләке авылыннан күчеп киткән татарларның байтагы Минзәлә елгасы буена килеп утыра. Кәдек авылы янындагы "Ләке" тавы исеме дә әнә шул еллар истәлеген саклый булса кирәк.

Кәдек авылы картлары сөйләве буенча, берничә өе генә калган Ерыклы авылына татарлар, чукынудан качып, биек наратлар арасыннан, текә таудан төшеп килеп утыралар. Аларның күпчелеге хәзерге Балык Бистәсе ягы Кәделек авылыннан булу сәбәпле, авылны Кәделек дип, ә бераздан, кыскартып, Кәдек дип йөртә башлыйлар.

 

Кәдек риваяте

Кәдек авылын халык телендә "шүрәле каргаган авыл" дип тә атыйлар. Бу турыда шундый бер риваять яши.

Борын-борын заманда, безнең бабайлар монда килеп утырганда, бу җирләрдә үтеп чыга алмаслык сазлыклар, адаштыра торган карурманнар булган. Карурман эчләрендә шүрәлеләр семья-семья булып яшәгән. Киек, кош-кортларның чуты-исәбе булмаган. Җирле халык - чирмешләр дә шунда яшәгән. Бер агайның аты, кич белән кәзлеккә (яшел чирәм, болын) ашатырга җибәргәч, иртән ак күбеккә батып кайта икән. Бу кешегә атының сыртына сумала сылап җибәрергә киңәш итәләр. Иртән урамны яңгыратып елаган тавышка бөтен авыл халкы уяна. Якын килеп карасалар, ат сыртына кешегә охшаган, ләкин бөтен җире йон белән капланган җан иясе ябышкан, ди. Атларны авылга алып кайтканда, шүрәле чирмеш телендә, елый-елый, җибәрүләрен үтенә. "Ике балам ятим кала, берсе имидән дә аерылмаган, зинһар, җибәрегез, яңадан атларыгыз янына якын да килмәбез", - ди. Аркасына чыбыркы белән сыпыргач, ат лапаска кереп китә. Шүрәле исә, ишек борысының өске ягына бәрелеп, сумаладан кубып, егылып кала. Ялыну-ялваруына карамастан, аны сәнәк белән кадап үтерәләр. Үлгән чакта шүрәле, ялынып: "Балаларымны ятим итәсез, бигрәк тә, бәләкәчем жәл, аларның күз яше сезнең авыл өстенә каргыш булып төшәчәк", - ди. Инде исән калуга өмете өзелгәч, сәнәк күтәреп килгән халыкка соңгы сүзе итеп: "Авылыгыз 40 йорттан артмасын, гомерегезгә рәхәт күрмәгез!" - ди. Сәнәк белән кадап үтергәннән соң, янына килеп карасалар, чыннан да, шүрәленең хатын-кыз затыннан булуын күрәләр. Шүрәле каргышы бу авыл-ны гомер-гомергә эзәрлекли. Хәзерге вакытта да Кәдек авылы кешеләреннән: "Шүрәле каргаган авыл шул, безнең бабайлар бу каргышлы урынга күчеп, бер рәхәт тә күрмәгәннәр, авылдагы йортлар да 40 тан артмады", - дип зарланганнарын ишеткән бар.

 

Кәдектә булган хәлләр

Безнең Пидәр авылында, яңа төшкән уңган яшь киленнәргә карата, "Кәдек биясе кебек юрта!" - дип әйтәләр.

Элек Кәдек авылы тирә-якта чабышкы атлары белән дан тоткан. Кәдек атларын чит илләргә дә сата торган булганнар. Колхозлашу чорларында да әле, ВДНХ ачылгач, Кәдек чабышкы атлары берничә мәртәбә алтын медаль алып кайтканнар. Менә шулай Кәдек биясе тарихка кереп кала.

Кәҗек авылында сугышка кадәр бик көчле күз буучы-иллюзионист яшәгән, кызганычка каршы, Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган ул. Бәхтигәрәй бабайның якын дусты булган. Уеннарга, аулак өйләргә бергә йөргәннәр.

Шулай берчак, Ялантауга менгәч, болар кызлар җыелган җиргә кич утырырга керәләр. "Шәрә марҗа кызларын күрәсең киләме?" - дип сорый шул иллюзионист. Тегесе "Әйе", ди. Кыш көне. Ул вакытта марҗа (рус) кызлары ыштан киюнең ни икәнен белмиләр. "Бар, ишекне бераз ач!" - ди бу. Ачылган ишектән, томан кебек, салкын пар керә. Өйдә томан күтәрелә. Марҗа кызлары, суга кергән кебек, күлмәкләрен чылатмаска тарышып, билгә кадәр күтәрәләр. Күреп туйдыңмы, бар инде, яп ишекләрен, ди фокусчы. Барып яптым. Берни булмаган кебек, күлмәкләрен төшерә-төшерә, кызлар судан чыктылар, - ди, сөйли Бәхтигәрәй абый.

Икенче мисал

Мәчеттә була бу хәл. Мәчет картлары, безгә дә берәр фокус күрсәт әле, дип ялынгач, теге риза була. "Ярар, алайса, тик рәнҗештән булмасын", дип, кисәтә үзләрен. Менә мәчет эчендә күл барлыкка килә. Күлдә аккошлар йөзеп йөри. Мулла абзыйга: "Мә сиңа пычак, суй бу аккошларны!" - ди фокусчы. Мулла абзый аккошларны берәм-берәм суя да, башларын тотып ата. Соңгы аккошны буып, башын тотып аткач, күл юкка чыга. Бабайлар, аңнарына килеп карасалар, киеп килгән башмакларының берсенең дә башы юк икән. Өйләренә носки белән кайтып китәргә туры килә. Менә шундый кызык тарихлы ул Кәдек авылы.

Белешмә

Кәдек авылы, Зәй р-нында, р-н үзәгеннән 40 км көньяк-көнчыгыштарак, Дала Зәе елгасы бассейнындагы Сармаш суы буенда. 17 йөзнең 2 нче яртысында нигез салына. 1989 елда 26 кеше, 2000 елда 48 кеше яши. Халкының төп шөгыле - терлекчелек.

«Татар энциклопедия сүзлеге», Казан, Татар энциклопедиясе институты, 2002 ел. 324 бит.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зәй районы Федоровка авылы авыллар авыл тарихы Зәй районы Кәдек авылы