Туганайлар

Сабантуйның төп эчтәлеген кайтарып

Әбиләрнең сөйләүләре буенча, элгәре, керәшен авылларында сабантуйлар булмаган. Һәр авылның билгеле вакытларда үз җыены үткәрелгән. Болар - Тройсын, Чүк, Питрау, Казанский җыеннары. Ә хәзер инде күп җирдә Тройсын, Питрау, Чүк бәйрәмнәре, төп эчтәлекләрен югалтып, сабантуй буларак үткәрелә. Безнең Мәләкәс авылында (Тукай районы) Сабантуй үз урынында, Питрау - үз урынында бәйрәм...

Сабантуй - язгы чәчү үткәннән соң, кыр батырларын хөрмәтләү, чәчкән ор-лыкларның әйбәт туфракларга эләгеп, мул уңыш бирүен теләү бәйрәме булып үтә. Питрауны 12 июль көнне - изге Петр һәм Павел көннәрендә җәйге бәйрәм, чәчәк-печән бәйрәме итеп, кич белән уздырабыз. Анда инде көрәш булмый. Питрау тәкыясе, Питрау чибәре, Питрау себеркесенә конкурслар, җырлы-биюле түгәрәк уеннар оештырыла.
Соңгы елларда, колхоз-совхозлар таралгач, сабантуйларда кыр батырларына, чәчү үткәрүчеләргә, ничектер, игътибар кимеп китте. Авыл кешесе, сабантуйга хуҗа булып түгел, ә читтән килүчеләрнең көрәшкәнен карап, тамаша кылып утыру өчен генә бара башлады. Безнеке кебек, авылның үз кешеләренә караганда читтән килеп утыручылар күбрәк булганда, сабантуйның эчтәлеген элекке хәленә кайтару - җиңел эшләрдән түгел. Бу җирлектә туып, шушы кырларда көн-төн маңгай тирен түгеп, иген иккән, терлек асраган авыл кешесен онытырга хакыбыз юк безнең. Шушыны искә алып, һәр сабантуйда нәселләре белән Калинин исемендәге колхоз җирләрендә хезмәт куйган ветераннарның күңелен күрергә булдык. Андыйларны семьялары белән бергә мәйдан уртасына чыгарып, рәхмәт сүзләрен әйтеп, бүләкләр тапшырабыз. Алдагы елларда Михайловлар, Пименовларны зурласак, быел мәйдан уртасында Михаил Карамзин һәм Николай Евграфовлар нәселләре булды. Аларга Тукай районы администрациясе һәм Мәләкәс авыл җирлеге идарәсе әзерләгән кыйммәтле бүләкләр - телевизорлар тапшырылды. Микайла дәдәй дә, Микулай дәдәй дә - сугыш алды балалары. Алар балачакның ни икәнен дә белмичә, 8-9 яшьтән үгез белән сука сукалаган, басу тырмалаган, терлек караган кешеләр. Микулай дәдәй дә, Микайла дәдәй дә - авылыбызның ак дәдәйләре. Киңәш-табыш итәргә кирәк булганда, авыл кешеләре алар белән киңәшә, аларның ризалыгын ала. Аларга, газета аша, авыл халкы исеменнән зур рәхмәт әйтеп, киләчәк тормышларында ныклы сәламәтлек телисе килә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим