Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Октябрь аенда бакча эшләре

Грунтка кишер, укроп чәчеп, суган, сарымсак утыртып, җиләк-җимеш агачларын, куакларны кышка әзерләп калдыра торган ай.

  • Ай башында кәбестә һ.б. яшелчә культураларын җыеп алып саклауга куялар. Суыкларга иртә башланмаганда, алмагач, груша, кура җиләге, карлыган, миләш утыртуны дәвам итәргә мөмкин. әмма 10 октябрьдән соң утыртырга тәкъдим ителми. Калган утырту материалын, авыш чокыр казып, шунда күмеп калдырырга кирәк.
  • Ачык грунттагы җиргә органик, фосфорлы, калийлы минераль ашламалар кертәләр, аларны таратып һәм тирән итеп казып калдыралар. Агач төбе тирәсендәге туфракны черемә, торф яисә тирес белән каплыйлар.
  • Октябьнең икенче яртысында кышка кишер, петрушка, укроп, суган һәм салат чәчеп калыдралар, кузгалак сабак-тамырларын аерып икенче җиргә утырталар. Агач һәм куакларга мул итеп су сибәләр, кимендә 60 см тирәнлектә туфракны дымландырырга кирәк. Болай эшләгәндә кыш көне агачларның тамыр системасы туңмый.
  • Бу айда яшелчә, җиләк-җимеш бакчасын яшелчә культураларының сабак-тамырларыннан, коелган яфраклардан, кисеп ташланган ботаклардан яхшы итеп чистарталар, чөнки алар төрле корткыч бөҗәкләрнең сыену урыны булырга, тычканнарны җәлеп итәргә мөмкин. Җимеш бирә торган агачларның кәүсәләрен, ботакларын корыган кабыклардан, мүк һәм лишайниклардан чистарталар, аннары аларны 5%лы тимер купоросы эремәсе (10л суга 500г исәбеннән) белән эшкәртәләр.
  • Теплица һәм парникларны дезинфекцияләргә кирәк.
  • Октябрь ахырына роза һәм клематисларны капларга мөмкин.

Фото: nadache.pro

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев