Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Матур өйдә кемнәр яши?

Авылларда йөргәндә матур, төзек ихаталарны күргәч, биредә кемнәр яши икән? - дип кызыксынып куясың. Шул йортка керәсе, хуҗалары белән танышасы килү теләге уяна. Зәй районы Урта Пәнәче авылына баргач та, әллә каян балкып торган ак кирпечле йортка керми уза алмадык. Йортның хуҗалары өлкән яшьтәге кешеләр - Галина Петровна һәм Василий...

- Бусы инде дүртенче йортыбыз, - ди Галина түти. - Беренчесен килен булып төшкән йорт урынына җиткергән идек. Аерылып чыгып, икенчесен күтәрдек. Өченчесен - Бура-Киртә авылында улыбыз Олегка дип төзедек. Бусын, соңгысын, 1998 елда салып кердек.

Василий дәдәй заманында тирә-якка данлыклы балта остасы, ташчы булган. Менә дигән итеп йортлар салган, пичләр чыгарган. Өй эчендәге матурлап, сырлап эшләнгән пич тә аның хезмәте. Бу йорт эчендә, ихатада аның кулы тимәгән нәрсә юктыр да. Мунчасына кадәр үзе җиткереп куйган. Василий дәдәй турында сүз чыккач, авылдашлары да:

- Шушы өч Пәнәчедә аның эшләмәгән эше юктыр: буралар да бурады, тәрәзәләр дә ясады, - дип мактап телгә алалар үзен. Хәер, аның осталыгына әллә ни аптырасы юк, чөнки Пәнәче халкы гомер-гомергә ат чанасы, арба тәгәрмәчләре ясаган. Балта-пычкы тотмаган, кулы эш рәте белмәгән ир-ат, гомумән, пәнәчеләр арасында булдымы икән, мөгаен - юктыр да...

Иртә-кич фермада котельняда, буш вакытларында агач эшендә эшләп, җир тырмашып тормыш көтә Василий дәдәй. Хатыным, балаларым кеше арасында ким-хур булмасыннар, дип тырыша. Хатыны Галина да ире тапканны бәрәкәте белән тота белә торган затлардан. Тату, матур тормышта өч кыз, ике малай үстерәләр. Аларны эшчән итеп тәрбияләп, зур тормыш юлына чыгаралар, кеше булсыннар, дип һәрберсен югары уку йортларына озаталар.

Биш бала үстерсәләр дә, бүгенге көндә болын кадәр зур өйдә алар икесе генә яшәп яталар. Балаларның һәрберсенең үз тормышы: Олег, әйткәнемчә, Бура-Киртә авылында яши, завферма булып эшли. Калган дүртесе Себер якларына китеп, шунда төпләнеп калганнар. Һәрберсенең үз семьясы. Ара ерак булганга, алар биредә сирәк кунак. Шулай да, җәй башында ук оныклары җыелышып кайтып, каникул ялларын рәхәтләнеп әби белән бабай янында уздыралар икән.

- Аларның кайтуын көтеп алабыз. Алар барында өй эче нур белән тулгандай була, - ди Галина түти. Балалары, оныклары турында аерата яратып, җылы итеп сөйли ул. Тик, Василий дәдәй генә сүзгә катыш-мый, ап-ак эскәтер җәелгән өстәл буенда дәшми-тынмый, тыйнак кына тыңлап утыра. Башында нинди уйлардыр да, күңелендә нинди хис-тойгылардыр - анысы үзенә генә билгеле...

Тормыш көзләреннән тигез атлауларына сөенеп яшәп яткан көннәрдә, каты авыру Василий дәдәйне аяктан еккан.

- Авырый башлаганына алты ел, - ди Галина түти. - Уң ягын паралич сукты, инде икенче елын урын өстендә. Үз көче белән булдырган йортның рәхәтен күреп яшисе урында, авыр чир белән тарткалаша. Нишлисең, шулай язгандыр инде, язмыштан узмыш юк... Бар ышаныч балаларда, йортны салганда да алар акчалата ярдәм иттеләр.

Галина түтидән бернинди зарлану, сыкрану, авырыксыну сүзе ишетмәдем. Киресенчә, картыннан күзен алмый, әледән-әле яратып, аркасыннан сыпырып ала.

Галина түти үзе дә менә дигән кул остасы икән. Ул чиккән бистәрләрдәге аллы-гөлле чәчәкләрне күргәч, соклануымны яшерә алмадым - әйтерсең лә, чын бакча гөлләреннән җыелган бәйләм шушы бистәрләрдә урын алган. Чигү өчен тонык җепләр түгел, ут янып торган "тере" төсләрне сайлавы да, тормышны яратуын, бары матур якларын гына күрергә теләвен искәртәдер, минемчә .

Галина түтинең тагы бер яраткан шөгыле бар икән - ул гөлләр, чәчәкләр үстерергә ярата. Тәрәзәдән төшкән яктылыкка коенып, күкрәп үсә аның гөлләре. Кышкы озын көннәрдә шулар белән юанып, җәйне көтә, җәйне җиткерә. Ә җәйләрен исә, өйләре каршындагы түр бакча шау чәчәккә күмелә. Йорт-җир мәшәкате күп булса да, шушында казынырга вакыт таба ул. "Алар җанга тынычлык, күңелгә ял бирә, дөнья мәшәкатьләрен оныттыра. Үзең карап үстергәнгә җитми инде - кул җылысы тигәне матуррак та, кадерлерәк тә", ди түти.

- Алар турыннан узып китүе үк күңелле. Рәшәткә аша күренеп торган төрле төстәге Кытай розалары, георгин, гладио-лус, флоксларга сокланмаган кеше юк, - ди авыл фельдшеры Галина Николаева. Район күләмендә оештырылган "Өй алдыбыз - гөлбакча" конкурсында катнашып, "Авылларда иң матур түрбакча" номинациясендә җиңүче булган Галина түти. Аның турында район газетасында да язып чыкканнар.

Менә шулай, үзебезнең кызыксынучанлыгыбыз аркасында, матур йортта матурлыкны үз куллары белән тудырып, башкаларга да өләшә белүче гап-гади кешеләр яшәвен белдек. Хәер, 50 ел бергә гомер итүче Галина түти белән Василий дәдәй турында "гади" дип түгел, ә зурлап, "Хөрмәткә лаек кешеләр" дисәк, дөресрәк булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чигү Урта Пәнәче