Мамадыш районындагы керәшен авылларында көтүчеләр кирәкми
Авыл тормышындагы күңелле мизгелләрнең берсе – кичен көтүдән маллар кайтудыр...
Сабый вакытта көтү каршысына барып, сыер һәм сарыкларны алып кайту безнең зур миссиябез иде. Хәзер алар балачакның күңелле хатирәләре генә булып истә калды. Сарыкларны көтүгә чыгармый башладылар, ә сыерларны көтү заманча системага күчте – аларны хәзер “электрон көтүче” көтә.
Барлык тармаклардагы кебек үк, авыл хуҗалыгында да яңа технологияләр уйлап чыгаралар. Шундый “яңа технология”ләрнең берсе – “электрон көтүче”. Үзе бик гади эшләнелгән җайланма: ул электр импульслары генераторыннан, үткәргечтән һәм изолятордан тора. Кыскасы, “көтүче” – бик кырыс зат, ул үз “чыбыркы”ларында электр йөртә. “Электрон көтүче”не мал көтүен йөртү планлаштырыла торган участок периметры буенча сузып куялар. Шул рәвешле, территориянең төгәл чикләре билгеләнә һәм мал аның аша чыгып китә алмый.
Мамадыш районында электрон көтүчене 10 ел элек куллана башлаганнар. Иң беренче, бу җайланманы Кумырык авылы кертеп караган. “Башта моңа ышанмыйчарак караганнар иде. Соңыннан, файдасын аңлап, башка авыллар да сатып алдылар. Без дә 2017 елда берничә авылга кертеп карадык. Хәзер җирлеккә кергән 7 авылда да шундый “заманча көтүче”ләр тора”, – дип сөйләде Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков. Электр көтүченең бәясе көтүлек биләгән мәйданнан чыгып билгеләнә. Мәсәлән, Юкәчедә электр-койманы 20 гектарлы җиргә сузып куйганнар. Бу бик зур мәйдан булып, бәясе 54 мең сумга төшкән. Көтүлек мәйданы зур булгач, көтүчене елга бер генә алыштыралар. Ә инде кечкенә көтүлектәге андый җайланманы елга берничә тапкыр күчереп йөртергә туры килә.
Җайланманы куйгач та, көтүлекне көне буена күз-колаксыз калдырмыйлар. Бүгенге көндә Юкәчедә 80ләп сыер,100гә якын сарык көтүгә чыга. Көтү, элеккечә, чират буенча бара. Үз чиратында, һәрбер гаилә, көнгә берничә тапкыр барып, көтүне карап кайта. Юкәче авылы көтүлегендә заманча “көтүче”не беренче куйганда, маллар койма аша чыгып китәргә тырышсалар да, соңыннан инде бөтенләй ияләнеп беткәннәр. “Сыерларның койма аша чыгып киткәннәре булмады. Авырлыклар ул баштагы вакытта гына булгалый. Коймага, ерактан ук күренеп торсын өчен, махсус флажоклар эленгән. Беренче чыккан мәлләрдә, шул флажокларга кызыгып, сыерлар килгәлиләр иде. Токлы чыбыкка эләккәч, куркып, көтүлектән читкә тайпылмый башладылар. Электр чыбыкларында 24 вольттан артмаган җиңелчә ток йөри. Ул ток атларның үлеменә китерергә мөмкин. Ә сыер өчен – 24 вольт зарарсыз, аны куркыта гына”, – дип сөйләде Валерий Васильевич.
“Көтүче”гә дә рәхәт, сусыл үләнле болында үзе генә йөргән малына да. Тик шулай да, гасырлар буе килгән традицион көтүләрнең бетүләре, ничектер, күңелдә моңсу хисләр тудыра. Бу үзгәрешләр прогрессмы, яки инде авыллар, көтүләр бетүнең бер билгесеме – шунысы аңлашылмый.
Милена НОВИКОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев