Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

КРӘШЕН СӘРДӘСЕнә 400 ел

Тарихи мәгълүматларга караганда, июль аенда Питрәч районы Крәшен Сәрдәсе авылына нигез салынуга 400 ел була. Авылның нигезен корганда, борынгылар табигатьнең матур, яшәү өчен уңайлы җирен сайлаганнар.

Питрәч районының Мишә җылгасына кушылып агучы искиткеч матур, гүзәл Сәрдә җылгасы буенда, Казан шәhәреннән 60 километр көнчыгышта урнашкан Крәшен Сәрдәсе авылының тарихына hәм авыл халкының язмышына кагылышлы документлар дәүләт архивларында бик әз сакланган.

Шул документларның берсе, бүгенге көндә безгә билгеле булганнарның иң "борынгысы", 1565-68 елларда Казан ханлыгы басып алынганнан соң 13 ел узгач, патша Иван Грозный түрәләре Никита Василиевич Борисов белән Дмитрий Андреевич Кикин төзегән "Җир биләмәләрен теркәү кенәгәсе" («Писцовое описании Казани и Казанского уезда 1565-1568 годов») дип атала.

Бу документта, "Сәрдә җылгасы буендагы Иске Сәрдә авылы" рус бояры Матвей Кузьминский уллары Семенка белән Рахман биләмәсе итеп күрсәтелә. Авылда биш йорт барлыгы, ул йортларның буш, ташландык хәлдә булулары әйтелгән. Шул ук документта Матвей Кузьминскийның өченче улы Ивашконың Иске Сәрдәдән күчеп, Сәрдә елгасы Мишәгә кушылган җирдә Яңа Сәрдә исемле яңа авыл нигезләгәне әйтелгән. Биредә, бүген инде буш урыны гына торып калган Рус Сәрдәсе авылы турында сүз бара.

Казан тарихчысы Е.И. Чернышев язмаларында, Казан ханлыгы заманыннан ук калган 700 дән артык авыллар исемлегендә, Мишә буендагы Нырсы-Варзи (Нырсывар), Таутермень (Тегермән Тауы), Толкиш, Югары, Урта, Түбән Казы (Крәшен Казысы, Рус Казысы) авыллары, шулай ук Пимәр, Әлбәден, Юныс авылы, Әтрәч, Чыты, Кибәч, Кәүәл авыллары белән бер рәттән Иске Сәрдә авылы да исәпкә алына. Сәрдәгә күрше булган Көлкәмәр авылы, бераз соңрак, 1647 елгы Теркәү кенәгәләрендә чагыла башлый.

Архивтагы документларда әйтеп узылган авылларда, шул исәптән, Иске Сәрдә авылында да, 1565 елларда рус түрәләре хуҗалык итә, руслар килгәнче аларда нинди халык яшәгәнлеге, төп халыкларның кайларга күчеп китүләре яисә ничек харап булулары турында бернинди хәбәр сакланмаган.

Казан ханлыгы җиңелгәннән соң, Мәскәү тарафыннан оештырылган хәрби хакимлекнең җирле халыкка карата тоткан үтә кырыс алымнарын искә алсак, бу бичараларның авыр язмышы турында жәлләп уйланырга гына кала.

Кызганычка каршы, бу елларда шәhәрләрдә еш булып торган зур янгыннарда янып, язма документлар юкка чыгып барганнар. 1701 елны Казанда булган зур янгын вакытында Казан Приказы Сарае (Приказ Казанского Дворца) үзенең бик бай архивы белән бергә бөтенләй янып беткән. Шунлыктан, Мәскәү, Петербург архивларындагы кулъязмалар hәм документлар гына сакланып калган.

Крәшен Сәрдәсе авылында Казан ханлыгы заманында яшәгән халыклардан истәлек булып Сәрдә җылгасы буенда үскән берничә чыршы агачы, урман янындагы "Чирмеш куышы" урыны hәм Олы җылга (Җыланлы җылга) буенда сакланып калган ярты меңләп яшәрле "Берле нарат", "Икеле нарат" агачлары әле 1970 елларда гына беттеләр. "Берле нарат" агачы янындагы 9-10 метр биекле ике курган бүген дә үзләренең шомлы серләрен саклап, борынгы халыкларның язмышын искә төшереп торалар. Балалар ышануында сакланып калган сүзләрдә "нарат әбигә шәрә тәнне, бигрәк тә, чөмәгеңне күрсәтергә ярамый, - кутыр чыга, үләсең"; курганнар исә: "алып бабай чабатасын каккан, шуннан өелгән балчык тавы" дип сөйләнелә.

Аларның төп аңлатмасы авылның яңа хуҗалары Кузьминскийларга да, алардан соң килгән керәшен алпавытлары, хәрби йомышлы керәшеннәр - Текеневлар, Резяповларга да инде билгеле булмаган.

Казан тарихчысы И.Износковның 1895 елда Казанда басылган бер хезмәтендә (Список населенных мест Лаишевского уезда Казанской губернии с кратким описанием их» (И.Износков 1895г. Казань) Мишә елгасы янындагы Түбән Сәрдә (Рус Сәрдәсе) авылының чиркәүеннән көньяк юнәлештә 150 сажень арырак басу кырында борынгы кабер ташлары сакланганлыгы әйтелә. Алар ул вакытта ук инде бик тузып-җимерелеп беткән булалар. Гарәп графикасында чукып язылган текст калдыклары аларның бу авылларның борынгы халыкларыннан калганлыгын күрсәтә. Бүген инде ул ташлар бөтенләй юкка чыккан.

Шуңа өстәп, 1870 елны Казан Университеты профессоры А.Н.Стоянов җитәкчелегендә башкарылган археология тикшеренүләре вакытында җирле полиция хезмәткәре күрсәтүе буенча Югары Сәрдә (Крәшен Сәрдәсе) авылында иске каберлекләр эзләнгән. Бәлки дөрес эзләмәгәннәрдер, тапмаганнар. Авыл эчендә, Сәрдә суы буенда бик борынгы, ташланган иске зират- каберлек булганлыгын авыл бабайлары әле 1950 елларда да әйтәләр иде. Бу каберлекләр, hичшиксез, авылда Казан ханлыгы заманында яшәгән халыклардан калган. Күрше Чыты авылы янында А.Н.Стоянов тарафыннан тикшерелгән hәм өйрәнелгән борынгы мөселман каберлеге бүген дә саклана. Чыты авылы халкы бу каберлекне "иске авыл кешеләренеке" дип аңлата. Үзләре алар 1610 еллардан соң Арча районындагы Венета исемле авыл урыныннан hәм Казан янындагы, хәзер инде шәhәр эченә кереп калган Вознесенское авылыннан күчереп утыртылганнар дип әйтәләр. Бу эшләр рус хәрби идарәләре тарафыннан Казан әйләнә-тирәсендәге 40 чакрымлык "куркынычсызлык арасы" (зона безопасности) оештырылган вакытта башкарылган булырга кирәк. Шул ук елларда Крәшен Сәрдәсе авылына яңа хуҗалар булып Текиннар hәм Резяповларның Алат шәhәрчеге (Алатская крепость, Биектау районы) янындагы Шуман hәм Чуаш Иле авылларыннан килүләренең дә төп сәбәбе шул булырга тиеш.

Китерелгән хәбәрләр Мишә буендагы югарыда санап үтелгән авылларның бик озын тарихлы борынгы авыллар икәнлеген күрсәтеп торалар.

Тарихчы галимнәр уйлауынча, Мишә буе җирләренә Болгар патшалыгы кешеләре XI гасыр башында күчеп утырганнар. Алар килгәнче дә бу урман-болынлы чиста суга бай җирләр буш ятмаганы билгеле.

Казанка елгасы буеның әле соңрак, бары XIII гасыр башында гына, Болгар патшалыгын монголлар тар-мар иткәч, илбасарлардан качып, яңа урын эзләп килгән халык үзләштергәнлектән, Арча районындагы Сәрдә авылларының да Мишә буендагы Сәрдәдән аерылып килүләре бик мөмкин. Я булмаса , Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара районнарындагы Сәрдә, яисә исеменә Сәрдә сүзе катнашкан авылларның барысының да (Иске Сәрдә (Крәшен Сәрдәсе), Югары Сәрдә, Урта Сәрдә, Яңа Сәрдә, Сәрдәбаш, Сәрдегән, Сәрдек, Югары Сәрдек, Зур Сәрдек, Яңа Сәрдек, Сәрдегән, Сөрде, Сәрдәүч, Сәрдекбаш) Болгар патшалыгының бер төбәгеннән чыккан, бер нәсел-ыру кешеләре булулары бик мөмкин.

«Сәрдә» сүзе бик әвәлге төрки бабаларыбыз - Нугай-Кыпчаклар теленнән алынган сүз.

Халкыбызның 1350-1450 елларда иҗат ителгән атаклы «Идегәй» дастанында «Сәрдә» сүзе үлән исеме буларак кереп калган. Дастанда менә шундый юллар бар:

«Сәрдә дигән салт үлән -

Аны тапсак утлаек,

Әттек дигән тамыр бар,

Аны да тапсак ашыек».

Биредә сүз Идегәйнең сугышчан иптәшләре белән Туктамыш ханнан качып «шәhре Сарайдан» далага чыгулары, анда ял иткән урыннарда атларын утлату, туйдыру турында бара. Әйтергә кирәк, «Идегәй» дастанында керәшеннәрдә генә сакланып калган hәм әле бүген дә гади халык телендә кулланыла торган сүзләр байтак очрый. Әдәби белгечләр өчен инде ул сүзләр аңлашылмыйлар, искергән, бик борынгы кыпчак теленнән сакланып калган сүзләр булып саналалар (яренге, җәринкә, чонтык, чүмәк hәм башкалар).

Сәрдә үләне халыкта бүген дә шул исемдә йөри, русча исеме: сныть, подагричник.

Язларын кар эри башлау белән сәрдә үләне беренчеләрдән булып дымлы үзәннәрдә, урман буендагы ачык урыннарда үсә башлый. Элек бу язгы үлән белән атларны авитаминоздан коткарганнар. Үләннең яшь сабаклары кешеләр өчен дә бик файдалы. Кычыткан яфракларыннан да иртәрәк үскәнлектән, кычыткан белән бер рәттән сәрдә үләне гомер-гомергә авыл халкын язгы ачлыктан коткарган, витамин җитмәүдән саклап калган.

Дастанда искә алынган «әттек» дигән тамырны - керәшеннәрдә бүген «ирен яргыч үләне» дип йөртәләр.

1602-1603 елларда Иван Болтин җитәкчелегендә төзелгән Казан өязендәге җир биләмәләрен теркәү кенәгәләрендә (Писцовая книга Казанского уезда 1603-1605 годов. Казань, 1978г.) «Иске Сәрдә» авылы язылмаган. Моның төп сәбәбе - ул елларда авыл әле урыс боярлары кулында булган, ә искә алынган кенәгәләрдә сүз «урыс булмаган» хәрби йомышлы керәшеннәр hәм татарлар турында бара.

Шул ук кенәгәләрдә Малая Серда авылы (Рус Сәрдәсе), «пустошь». яки буш, ташланган авыл итеп күрсәтелә. Бу вакытта авылның хуҗалары инде керәшен князьләре, бик борынгы нәселле Асанмурзиннар (Асановлар) булган.

Безнең бабаларыбыз, хәрби йомышлы төрки-нугайлар, 1600 еллар җиткәнче, Илет елгасына кушылып Иделгә аккан Ашит елгасы янындагы, Болгар патшалыгы заманында ук корылган Алат крепосте тирәсендәге авылларда, үз җирләрендә иген игеп яшәгәннәр, дәүләт биләмәләренең төньяк чикләрен саклап хезмәт иткәннәр.

1590 елда Иван Грозный боерыгы белән хәрби йомышлы Текей бабайга (Текей Азин 1530-1595) Казан өязендәге Чюваш авылы (Дөбъяз районы, Чуваш Иле авылы) шәхси биләмә итеп бирелгән.

1609 елда Иске Сәрдә авылы (Крәшен Сәрдәсе) барлык җир hәм урман- сулары белән Алат юлындагы Шуман авылы хәрби йомышлы керәшен алпавытлары Текей Азинның оныклары Текиннар (Текеневлар) hәм Арезеповлар кулына бирелә. Шул елда алар яңа урынга, Сәрдә авылына торырга күчереләләр.

Мәскәү патшасы Василий Шуйскийның боерыгы буенча, 1609 елның 20 августында Шуман авылы (бүгенге Дөбьяз районы) помещигы хәрби йомышлы керәшен Ондрей Володимирович Текинга (Андрей Владимирович Текин) бирелгән Грамота аның варисларының берсе булган Яков Егорович Текин (Яков-Егор-Федор-Яков-Семен-Ондрей Володимирович - Володимир Текин - Текей Азин) (Токиновлар нәсел язуы) кулында 1800 елларда да сакланганлыгы турында Мәскәү архивында документлар бар.

(Дәвамы киләсе санда)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев