Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Кр. Баран авылында күргәннәрем

"Туганайлар" корреспонденты Алексеевск районы Кр.Баран халкы белән аралашып кайтты

Алексеевск районы Кр. Баран авылындагы “Айбагыр” фольклор ансамбле солистлары белән танышырга туры килде. Яңа таныш ларым күркәм яшькә җиткән авылның өлкән кешеләре – Анна Михайлова, Раиса Васильева, Елена Скворцова, Варвара Фомина, Раиса Павлова, Екатерина Буланова, Зоя Захарова, Зоя Иванова, Венера Анисимова, Евдокия Баранова булды.  “Айбагыр” 2003 елда Кр. Баран авылында яңа клуб төзелгәч оеша. Шушы еллар дәверендә алар “Балкыш”, “Бәрмәнчек бакчасы” һәм башка республикакүләм чараларда катнашып, күп кенә җиңүләргә ирешкәннәр.

Репертуарлары Кр. Баран авылының борынгы җыруларыннан тора. Кайчандыр бик танылган “Буран әбиләре”ннән бер ким җирләре дә юк! Ансамбльнең иҗаты белән танышканнан соң, солистлар белән аралашып алдык. Сүзне оста җыручылар – Елена Скворцова, Раиса Васильева, Анна Михайловалар алды.

 

Кунакта – Муса Җәлил

Елена Скворцовага җыр сәләте әнисе Мария һәм тутасы Матрёнадан күчкән. Ул безгә алардан отып алган җырларны башкарды һәм үз гаиләсенең тарихы турында сөйләде. – Безнең бабайга “кулак” дигән исем тагалар. Сельсовет председателе безгә туган кеше булганлыктан аларга бу турыда сөйли һәм качарга киңәш итә. Төнлә, үзләре белән 13 яшьлек балаларын алып, бабайлар Түбән Новгородка качып китә. 14 яшьлек әни өйдә кала. Кич белән кулга алучылар килә. “Әти-әниең кайда?”, - дип сорыйлар. Әни “Белмим”, дип җавап бирә. Әнине мылтык төзәп алып китеп, ике төн сельсоветта кундыралар. Бераздан Мәскәүдән түти – Пелагея Павлова кайта да әнине үзе белән алып китә. Мәскәүдә Павловларга кунакка Муса Җәлил килеп йөри торган була. Әниемнең аның белән төшкән фотосы да бар иде. Берничә ел үткәч, авылга әни дә, әби белән бабай да кайта. Өй буш – бер пич, стеналар гына утырып калган була анда. Авылга кайткач, бабайга колхозга керергә кушалар. Ул каршы чыга. “Кермим. Һәрчак бар эшне дә үзем башкардым, үзем булдырдым”,- ди ул һәм “единоличник” була”, - дип сөйләде Елена Скворцова. Аның әнисе дә бик тырыш кеше булып чыга. “Сугыш башланыр алдыннан, әнине өч баласы белән калдырып, үпкә чиреннән әти үлеп китә. Әни бер эшкә дә карышып тормады. Умарталар тотты, чалгылар чукый, оста тегә иде”, - дип искә алды ул. Елена Скворцова үзе гомере буе фермада эшли. “Иптәшем мал табибы иде. Аңа булыштым. Пенсиягә мал санитары булып чыктым”, - диде ул. Бүгенге көндә ул биш баласының рәхәтендә яши.

“Гел шулай ашарбыз”

Елена Скворцова сөйләп бетергәч, “әйдә, хәзер син сөйлә”, дип эстафета таягын Раиса әбигә тапшырды. Табын арасында гына түгел, тормышта да “дус кызлар” булып чыкты әбиләр. “Мине детдомнан, салам курчаклар ясап, көтеп алдылар алар”, - дип сөйли башлады Раиса Фёдоровна. Сугыш башлангач, Раиса әбинең тәтәсе фронтка китә. Бала нәнәсе белән Биләр районы Леспромхоз авылында кала, аннан соң нәнәсенең туган авылы – Норлат районы Чура Батыр авылына күченә. 1945 елны корылык вакытында әнисе үлеп китә. Сабыйны Тернәше авылы детдомына урнаштыралар. Сугыш беткәч, Раиса әбинең әтисе туган авылына әйләнеп кайта. “Бераздан тәтәй мине алырга килде. “Кайтабыз”, - ди ул. Мин “Кайтмыйм”, - дим. Үзе белән шишәрәләр алып килгән. “Гел шулай ашарбыз. Өйгә кайтабыз”, - ди. Монда калсам, минем бер туганым да булмас, арттан яңадан килмәсләр, -  дип уйлап, ризалаша Раиса әби. Өенә кайтырга җыенган Раисаны дуслары җырлашып, елап озатып калалар. Авылында кайткач, әтисе янында яңа тормышы башлана. Буйга җиткәч, үз авылының Иван исемле егетенә тормышка чыга. Ире белән дүрт бала тәрбия ләп үстерәләр. 

Кадерли белү кирәк

Туган авылына кайткан Раиса әбине бигрәк тә дус кызы Анна Михайлова көтеп ала. Бергәләп дөнья кызыклары ясап та йөриләр сабыйлар. – Җиде класс бетергәч, Биләргә укырга барган идем. Укуны ташладым, фермага сарык караучы итеп алдылар. Дүрт җәй көтү көттек без. Көтүнең старший чабаны Раисаның әтисе Пидыр дәдәй иде. Бервакыт сарыкларны калдырып, зерно чистартучылар янына бардык.  Анда безгә: “Кесәләрегезгә салыгыз инде”, - диләр. Ул вакытта ипи күп түгел иде. Кесәләребезгә, эче дә булмаган  резинка итекләребезгә тутырдык та сарыклар янына киттек, килсәк, сарыклар юк. Безнең каршыга: “Сез сарык карар урынга бодай урлап йөрисезме әле?!”, - дип чыбыркысын айкый-айкый Раисаның әтисе килә. Итекләребезне култык асларыбызга кыстырдык та, Пидыр дәдәй каршысына барабыз. Әй, күрсәтте, Пидыр дәдәй. Мондый эшләрдән гомерлеккә гарык булдык”, - дип көлеп искә алды Анна әби. Тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстерәләр.

Бу очрашуда үземне “Айбагыр”ның иҗади кичәсендә кебек хис иттем. Әбиләр бер-бер артлы борынгы җырулар җырладылар, авыллары, үзләре турында сөйләделәр. Элек Кр. Баранда тормыш гөрләп, кайнап торса да, бүген ул салмак кына, әкрен генә ага. Авылда эш юк, шул сәбәпле, яшьләр шәһәрләргә китәләр, буш өйләр ешая. Тик шулай да, минемчә, бу авылның киләчәге бар. Беренчедән, авылда тырыш ир-егетләр һәм хатын-кызлар яши. Икенчедән, киләчәкнең нык нигезе булган, авылның бай тарихын, культурасын, гореф-гадәтләрен саклап калган әби-бабайлары бар. Бу байлыкның кадерен генә белү мөһим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев