Туганайлар

Кибәчлеләр - киң күңелле

Кибәчтә керәшеннәр белән беррәттән татарлар да, хәтта таҗик гаиләсе дә яши

Кибәч халкы, керәшеннәргә хас булганча, киң күңелле. Бер күрүдә үк, туганыңдай якын итеп сөйләшүләреннән, ачык йөзле булуларыннан чыгып кына әйтүем түгел. Биредә мин керәшеннәр белән беррәттән, татарларның да, хәтта таҗик гаиләсенең дә яшәвен күрдем. Авыл җирлеге башлыгы Рәмис Рәимов бу авылдагы бер өйне казах гаиләсенең сатып алганлыгын әйтте. Укучылары елдан-ел азая барган Кибәч мәктәбенең киләчәге өчен борчылучы Рәмис Әмирҗановичның тел төбеннән аңлашылганча, казахлар өч балалары белән күченеп килә икән. Димәк, унбер бала гына белем ала торган мәк- тәптә укучылар саны артачак...

Шулай да, авыл җирлеге башлыгы Рәмис Әмирҗанович әйтүенчә, авылда бүгенге көндә 185 йорт булып, 330 кеше теркәлгән. Җәйгелектә кайтып торучылар – биредә аларны “дачник”лар дип йөртәләр – 27гә җыела. Җиңүнең 75 еллыгына туры китереп, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә һәйкәл салганнар. Мәдәният йорты янәшәсендә урнашкан һәйкәлдә Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм тыныч тормышта арадан киткән 225 авылдашларының исем-фамилиясе уелган. Үзара салым акчасына төзелгән бу һәйкәл 580 мең сумга төшкән. Авылның элекке машина-трактор паркы янәшәсендә әле совет чорыннан ук калган иске һәйкәл дә бар. Яңасын төзедек дип, сүтәргә ашыкмаганнар икән, дип шатланып уйлап куйдым. Дөрес эшләгәннәр, чөнки олы яшьтәгеләр өчен бик кадерледер ул. Һәйкәлләрне карап-җыештырып тору авыл җирлеге башкарма комитеты өчен чыгымлы булса да... Кибәчтә яшәүчеләр һәм читтә гомер итүче авылдашлары акча җыеп, авыл зиратын профнастил койма белән әйләндереп алганнар. Анысы 457 мең сумга барып баскан.

Авыл урамнарындагы юлларга да каты вак таш түшәлгән. Үзара салым акчасына быел тагын 600 метр арада юлга таш салыначак. Шул 2019 елда җыелган үзара салым акчасына, клубның өске ягындагы иске медпункт урынында, балалар уен мәйданчыгы ясап куярга да җыеналар.

Күл буендагы чишмә янәшәсендә төзелгән часовнялары да өр-яңа. Әле дүрт ел элек кенә салынган часовня өчен, авыл кешеләре Казанда яшәүче Геннадий Спичков гаиләсенә рәхмәтле. Керәшен Сәрдәсеннән отец Димитрий һәм отец Геннадий җәйге айларда килеп, шул часовняда служба уздыралар, халык келәү итәргә күп йөри икән. Часовняны авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галина Токранова карап-җыештырып тора.

Керәшен авылында эшләве авыр түгелме соң, дип кызыксынуыма, “Бүтән халык белән эшләгәнем юк, гомер буе диярлек керәшеннәр арасында мин”, – дип әйтүче Рәмис Рәимов тавышында кибәчлеләргә карата аерым бер хөрмәт сизелде...

Кибәчкә килеп керүгә беренче туктаган урыныбыз кибет булып, андагы сатучы Лида белән дә сөйләшеп торган идек. Лида Тапачева әле 45ен генә тутырган. Бүгенге көндә Кибәчтә яшәүче гаиләле кешеләрдән иң яшьләре шул Лидалар чорындагылар. 1969 елда туып, бер класста белем алган егетләр һәм кызлардан да җидесе, гаиләләре белән, авылда тормыш итәләр. Анысын Галина Токрановадан ишеттек. Авыл халкының калганнары, башлыча, җитмештән узган түтиләр, дәдәйләр. Кибәч ирләренең күбесе авылдан сигез чакрым ераклыктагы Пановкадагы колониядә эшләп йөри.

Кибәчтә тугызъеллык мәктәп булса да, яңа уку елында беренче класска керердәй балалар юк. Ике бәләкәй бала бар авылда, әмма аларны, җиде яшьләре тулмаганлыктан, әниләре мәктәпкә бирүгә каршы. Узган уку елында ике укучы тугыз класс тәмамлаган. Мәктәп директоры Григорий Барматунов та, аның кул астындагы укытучылар да балаларга тиешле дәрәҗәдә белем бирү өчен тырышалар. Кибәчлеләр үзләре әйтмешли, “авыл советы, почта, ФАП – мәктәп белән бер бинада”. Мәктәп кайсы елны салынгандыр, анысын сорашмадым, ә авылның иң заманча һәм иң зур бинасы – 2012 елда төзелгән мәдәният йорты.

Фирая Моратова

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: