Туганайлар

Казлар гына димәгез

Колхозлар таралганчыга хәтле, авылларда эш бар, тормышлар яхшы иде, дигән сүзләрне еш ишетәбез. Никадәр генә сагынсак та, ул көннәр инде яңадан әйләнеп кайтмастыр. Хәер, тормышлар яхшы иде, дигәне дә, төптән уйлап карасаң, шартлы гына әйтелгән сүзләр бит. Кайсы чор белән чагыштырып караганда яхшырак иде соң ул? Авылда эш җитәрлек иде,...


Эшлим дисәң - эш бар
Шушы берничә дистә ел эчендә авыл җирендә "булдыклылар" белән "булдыксызлар" дигән төркемнәр аерылып чыкты. Берәүләре замананы, хөкүмәтне сүгеп, югарыдан нәрсәдер төшкәнне көтеп ятканда, икенчеләре, ничек булса да, үз эшен башлап, тормышын җайларга омтылды. Бер эше барып чыкмаса - икенчесенә, аннары өченчесенә тотынды. Төнен йокламаса йокламады - семьясын алып барырлык, балаларын кеше итәрлек мая туплый алды. Шуларның нәтиҗәсе буларак, авылда берсеннән-берсе биегрәк йортлар, йорт янында төзек каралты-кура үсеп чыкты. Күмәк хуҗалыкка эшләүгә караганда, үзең өчен эшләүнең күпкә отышлырак икәнен аңлады авыл агае. Үз бизнесларын ачучылар күбәйде. Хөкүмәт тә андыйларга йөз белән борылды: "субсидия", "лизинг" кебек ярдәм проектлары барлыкка килде. Мондый программаларга бик үк ышанып бетмәүчеләр дә булды. Ник дисәң, андый проектларның күбесе, бер кулы белән бирсә, икенчесе белән талап ала торган. Шундый хәлгә калмас өчен, кайберәүләр бары тик үзләре тартып барырлык эшкә алынды. Теләче районы Субаш авылында гомер кичерүче Павловлар да, 600 баш каз бәпкәсе алып, "авыл бизнесы"на керешкәндә, бары
үз көчләренә таянганнар.
Ярдәме - сиңа, акчасы - миңа
"Күпләп каз асрарга тотынганчы, башка өлкәләрне дә сынап карадык. Бәрәңге бакчасын тутырып суган үстердек - уңышлы чыкмады. Бер башын 200 сумнан 450 баш кызыл тавык алып карадык - расходын капламады. Узган ел "Карповка"дан 50 баш каз бәпкәсе кайтарттык. Әйбәт үстеләр, үлем-җитем
булмады. Күңел үсеп китте. Беләктә көч, йөрәктә дәрт булганда, нигә тәвәккәлләмәскә? Шулай дип киңәштек тә, быел менә 600 баш алып җибәрдек," - ди семья башлыгы Петр Павлов. Ул хәтле казны япа кырда асрап булмый - ябылулы сарай да, җәйге карда да төзегәннәр. Ихатадан инешкә хәтле араны сетка белән тотып куйганнар. Тилгән, карга алып китмәсен дип, җәй буена бәпкә көткәннәр. Болары әле - ашатудан, асларын чистарту мәшәкатьләреннән башка эшләр. Хуҗабикә Зоя Ивановна сүзләренә караганда, быел - каз елы булмаган (әнә шулай казлар өчен уңай һәм уңай түгел еллар да була икән!). Каз бәпкәләре чирләп интектергән. "Аларга шулкадәр өйрәнәсең, ияләшәсең, бер бәпкәң үлсә, аны илтеп күмгәндә, йөрәкләрең өзелеп төшкәндәй, газизеңне югалткандай хис итәсең үзеңне", - ди ул, кулы белән күзенә тыгылган яшьләрен сыпырып. Шулай булмыйни... Дүрттән торып, төнге унберенчеләргә хәтле шулар белән әвәрә кил дә, иртән чыгуыңа үле гәүдәләре аунап ятсын әле... "Малны асрагач, үлем-җитемсез булмый инде ул, калганнарын исән генә башкарып чыгарга язсын", - дип тели Павловлар. Уйлап карасаң, ул 600 баш казны суеп, эшкәртеп чыгулары гына да күпме хезмәт сорый. Монда ярдәмчеләрдән башка берничек тә булмый. Авылда каз өмәсенә йөрүче бер бригада бар икән. Анысы да бизнес. Каз түшкәсен чистарту 70-80 сум тора. Хуҗага - ярдәм, үзеңә - керем. Булдыклылыгыңа карап, хезмәт хакы аласың. Өмә ахырында хуҗа хатынның шулпалы бәлеше өстәл өстенә менеп утыра. Китә сыйлау, сыйлану. аннары инде бер-берләрен уздырып җырлашулар башлана. Каз үстерүне бизнес, акча табу юлы дип кенә карау дөрес түгел. Ул - авылны, аның йолаларын яшәтә торган иң кирәкле кәсепләрнең берсе.
Күңелле дөнья
Зоя Ивановнаны тыңласаң, каз асраудан да күңеллерәк дөнья юктыр сыман. ата казның, үзенә ошаган казны башкалардан аерып алып, ничек кадерләгәнен дә, тегесенең аңа җавап биргәннәрен дә сәгатьләр буе сөйли ала. Ашарга биргәндә, үзенең җырлап йөрүен, керәшен җыруларын башкарганда, казларның, ашаган җирләреннән туктап, башларынкырын салып тыңлап торуларын да әйтеп куя. Әллә чынлап сөйли, әллә шаярта... "Берчак шулай, өйдә озаграк юанганнан соң, кардага чыксам, анда бер бәпкә дә калмаган. Ары чабам, бире чабам - тапмыйм гына бит... Башка яман уйлар да кереп өлгерде. Безне өйдә юклар дип, бәпкәләрне тутырып чыксалар? Инеш буена йөгердем. Су өстен иңләп, бәпкәләрем йөзеп йөри (әле бер дә су буена төшергәнебез юк иде). Көчкә җыеп алып мендек үзләрен. Шуннан соң инешне дә сетка белән бүлеп алырга туры килде," - ди ул, каз бәпкәләренең шуклыкларын искә төшереп. Судан чыккач, ничек кагынуларын, мамыкларын кабартып, көяз-көяз атлап китүләрен, пип-пип килеп, үзара аңлашуларын да кызык итеп сөйли хуҗа хатын. әйтерсең, җәй буе йокысыз үткәргән төннәре дә, җеп өзәрлек хәле калмаган авыр эш көннәре дә булмаган... Менә шундый кызыклы да, файдалы да үткән аларның быелгы җәйләре.
Каз мәшәкате өстенә, туй мәшәкате дә өстәлгән - кызлары Надежданы кияүгә биргәннәр. Туй бүләге итеп, яшьләргә әтиләре 100 каз бүләк иткән. Бер каз бәясен 1200 сумнан исәпләсәң, Павловларның туйга салган бүләкләренең күләмен чыгару кыен түгел. Менә шулай: балала- рын да сөендерерлек, үзләренә дә җитәрлек мая булдырганнар алар. Берәү дә китереп тә бирмәгән, дәүләттән дә көтеп утырмаганнар, үз тырышлыклары белән корган дөньялары.
Каз асрап карау уе аларда ТНВ каналыннан "Туган җир" тапшыруын карагач туган. Анда Кукмара районыннан Илшат Хамизов дигән эшмәкәрне күрсәтәләр."Завод-Нырты" авылына барып, шул егетнең үзен күреп кайта Петр. "Илшат белән очрашып сөйләшкәч, иңнәремә канатлар үскәндәй булды, ныклы ышаныч белән кайттым. Менә шуннан тәвәккәлләп башлаган эш инде," - ди Петр, тыйнак кына елмаеп. Менә шушылай, тыйнак кына елмаеп, 600әр баш каз үстереп бирүчеләр аркасында табыннарыбыз сыгылып тора. Казның да ниндиен телисең: каклаганынмы, ыслаганынмы, әллә "сеп свежиенме" - җаның теләгәнен сайлап ал да, рәхмәт укый-укый, шөкер итеп аша гына. Колхоз заманнарын сагынып, зарланып утырырга сәбәп юк кебек.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: