Кайсы юлны сайлыйсың бит...
Машинабыз яңа салган асфальт юлдан алга таба элдертә. Асфальттагы сумала исе дә таралып өлгермәгән әле. Моннан ике ел элек Балык Бистәсе районы Иванай, Казак Чаллысы авылларына барганда, яңгырга эләкмәс өчен, машинаны шәп тизлектә кууыбыз искә төште. Туктап калсаң, сабын кебек үзле балчыктан мәңге чыгып булачак түгел иде, ә бүген мондый...
Әллә Казаклар Чаллысы, әллә казлар Чаллысы
Ташлап киткәннәр - кайтсын иде
Казак Чаллысы җирле үзидарәсенә бүгенге көндә барысы - алты авыл: Казак Чаллысы, Иванаево, Бирдебәк, Үри Чаллысы, Олы һәм Кече Кадрәк авыллары керә. Авыл Советын 2005 елдан бирле Казак Чаллысы егете Анатолий Дмитриев җитәкли. Үзәк авылның үзендә 86 хуҗалык булып, барлыгы 250 кеше исәпләнә. Кайчандыр зур базарлар тоткан, даны еракларга ишетелгән Олы һәм Кече Кадрәк авылларының берсендә бүгенге көндә - ике, икенчесендә - өч хуҗалык бар. Аларда яшәүчеләр саны 11 булса да, кышны әби-бабайлар шәһәрдә чыгалар. Аерым-аерым яшәгәнче, үзәк авылга күченсәләр, әйбәт булыр иде дә, картлар күченергә теләми. Сугыш ветераны Алексей дәдәй Кирилловка шәһәрдән квартира биргәннәр, тик ул яшәгән йортын ташламый:
- Кусалар да китмим, шәһәрләренә аягымны да атламыйм, - дип әйтә, ди. Менә авылны бер ташлап киткән урта яшьтәгеләр кире кайтып, шул сүзләрен әйтсеннәр иде, - дип хыяллана җирле үзидарә башлыгы. Картаеп барган авылны карау, тәртиптә тоту җиңел түгел шул.
Табигате булышканмы, әйбәт тәрбиялиләрме - бу төбәктә сугыш ветераннары әлегә - җидәү, барысы да йөреп тора. Алты авылда 680 ләп кеше яши. Шуларның 213е - пенсионер. Эшсезләр дә күп. Иванайда гына да 80ләп хатынга эш юк. Тырышраклары каяндыр килгәнне көтеп ятмый: җәй көне гөмбәсен, җиләген җыя, атнасына бер тапкыр сөт продуктлары хәстәрләп, Казанга илтеп сата. Моннан берничә ел элек, Кадрәкләрдән кала, дүрт авылда 100әр баш сыер тотсалар, хәзер моның яртысы гына калган. 12 семья кече бизнес программасы буенча үз эшен башлаган. Әллә нинди зур акчаларга өметләнмәсәләр дә, гаиләләрен тотарга, пенсия фондына түләргә җитеп бара, ди. Соңгы елларда Татарстан авылларының күбесендә күзәтелгән су җитмәү проблемасы бу төбәккә дә кагылган. Су скважинасының тирәнлеген 80 метрга төшерү мәшәкате белән йөриләр. Чыгымнарның яртысын үзидарә, яртысын авыл кешеләре күтәрәсе. Асфальт юл авылга килеп терәлгән, тик урамга үткәрү федераль планга кертелмәгән. Авыл эчен ничек тә асфальтлыйсы иде, дигән уй белән йөри Анатолий Николаевич.
- Көн-төн район юлында чабам, ишектән куып чыгарсалар, тәрәзәдән керәм, дигәндәй, югарыдагыларны туйдырып бетердем инде. Безнең халык та тигез юлдан йөрергә хаклыдыр бит, - ди ул, уенын-чынын бергә кушып.
Үз җегетләренә аяк чалганнар
Кызганыч, менә шушы хәлләрне җырып чыгарга ярдәм итәрдәй чын җир хуҗасы юк авылда. Моннан ике ел элек баруыбызда, элеккеге "Победа" хуҗалыгының җирләрен шушы авылда туып-үскән Валерий Антонов дигән егет эшкәртә, дигәннәр иде. Пай җирләре өчен ашлыгын, печәнен бирә, дип тә мактадылар. Шул чакта ук, комачаулаучылар барлыгын, эшләргә ирек бирмәүләрен дә җиткергәннәр иде. Чүк бәйрәмендә үзе белән сөйләшергә туры килде - планнары зурдан иде. Ни кызганыч, егеткә аркылы төшүчеләр җиңгән: ул җитәкләгән "Ревал Агро" - таралу хәлендә. Бу җирләргә башка хуҗалар килгән: "Алтын Саба" һәм "Кулон" дигән хуҗалыклар оешкан.
"Кулон" ябык акционерлык җәмгыяте иген, печән басуларын үзенә алып эшкәртүгә керешкән. Элек-электән бу җирләр колхозныкы саналып, колхоз таралгач, кәгазьдә пай җирләре буларак теркәлсә дә, яңа хуҗа халык белән аралашып, пай җирләре буенча килешү төзүне кирәк санамаган. Җитмәсә, Казаннан үз техникасын, үз механизаторларын китертеп эшләтә икән. Шулай итеп, күпмедер кешенең авылда эшле булып, хезмәт хакы алу өмете җимерелгән. Дөрес, "Алтын Саба" хуҗалыгы турында башкачарак фикер йөри. Инвестор Дамир Фәйзрахманов авылда дуңгызчылык фермасы төзеткән, 10-12 кешегә эш урыны булдырган. Монда 3000 баштан артык дуңгыз симертәләр. Санитария-гигиена таләпләре бик югары, эшчеләр ак халатлардан гына йөриләр, күреп-карап чыгу теләгебез зур булса да, бу фермага безне кертмәделәр. Менә шулай, булган хуҗалыкларны туздырып бетереп, хәзер читтән кешеләр китертеп, яңабаштан корып яталар. Башлаган эшләре уңышлы китеп, җирле халык та файдасын күрерлек булсын берүк.
Авыл кешесен җирдән бөтенләй аердылар.
- Теге басу кайсыныкы икән. Тәки, уңышы җыелмыйча кар астында калды, - дип, читтән карап, күзәтеп торучыга әйләнде җир кешесе. Басу әллә чәчелгән, әллә юк, уңыш әллә уңган, әллә юк - исе дә китми, эче дә сызмый... Казак Чаллысы кешеләренең җиргә мөнәсәбәте әнә шундый булып күренде.
Хәер, хуҗалар үзләре җирле халыкка карата шундый мөнәсәбәттә икән, халыктан әллә нәрсә өмет итеп булмый инде.
Иман йорты булган авылда бәрәкәт бар
Монда "керәшенлек" яши әле
Югарыда язылганнар - җиргә, хуҗалыкка караган фикерләр булды. Рухи ягы нинди мондагы халыкның? Керәшен авылларында керәшенлек сакланганмы? (Үри Чаллысы, Казак Чаллысы, Иванай - керәшен авыллары). Дини ягы әллә ни үтәлмәсә дә, керәшен бәйрәмнәрен, йолаларын бүгенгәчә саклыйлар монда. Үри Чаллысында Чүкне олылап үткәрәләр. Әвәлгедән үк сакланып калган көйләрне дә онытмыйлар. Казак Чаллысында оешкан "Нур" керәшен фольклор ансамбле башкаруында бу көйләр башка төбәк керәшеннәренә дә ишеттерелә. Аларга халык ансамбле исеме дә бирелгән. Бу төбәктә борынгыдан калган киемнәр, бизәнү әйберләре дә күп сакланган. Ул да казчаллыларның үзәкләре нык икәнен, үткәннәре эзсез югалмаганын күрсәтә. Культура йорты директоры Валентина Ефимова авыл тарихын барлау буенча эш башлаган. Шактый мәгълүмат тупланган инде. Фәнни яктан тикшереп, нәтиҗәләр ясыйсы бар.
Кайчандыр Җөри - Мамадыш юлы тау өстеннән үткән. Шул урында Чаллы шәһәрчеге булган. Аннан Чаллы Тәбердесе, Казак Чаллысы аерылып чыккан. Авыл 1710-1716 елларда барлыкка килгән, диләр. Керәшеннәр белән бергә ике мөселман семьясы да күчеп утыра. Авыл Казаклар Чаллысы, Хуҗалар Чаллысы дигән ике исем белән йөри, соңыннан "Хуҗалар" дигәне төшеп кала. Мөселманнарны - бер зиратка, керәшеннәрне икенче зиратка күмәләр. 1875 елда авылда "Братство Святого Гурия" мәктәбе ачыла. Бу чорда кирпеч заводы, берничә тегермән, мануфактура заводы, биш кибет эшли. Бүленеш буенча ул Лаеш контоны Шомбыт волостена керә.
"Кәйдәрләр", "Сапалар" каян чыккан
Бу як халкы тегүчеләре белән дан тоткан, чит авылларга чыгып тегү теккәннәр. Керәшеннәрне өнәп бетермәүләрен күреп, алар үзләрен татар исеме белән атаганнар. Бу исемнәр соңыннан кушамат булып ябышып калган. Валентина Ефимова сөйләве буенча, аның кайсыдыр буын бабасы - Александров Макар үзен Хәйдәр дип йөрткән, тегүче кирәксә, Казак Чаллысына килеп, мине табыгыз, дигән. Бервакыт аны эзләп авылга килгәннәр, өйрәтүе буенча йортын табып, Хәйдәрне сораганнар. Макар бабайның хатыны, билгеле, андый кешенең монда яшәмәгәнен әйткән. Рамга куелган фотокарточкадан Макар карап тора икән, теге кеше аны танып, "менә бит ул Хәйдәр", дигән. Бабалары кайчандыр тегүче булган "Кәйдәрләр", "Сапалар"га кушамат шулай тагылган, ди.
Авылда әлегә кадәр медпункт, китапханә эшләп килә, алга таба да эшләр, дигән ныклы ышаныч кына юк. Оптимизация законнары аларны бүген-иртәгә юкка чыгарырга мөмкин.
Асфальт кергәч, мәктәп бетә
Тугызъеллык мәктәптә 38 бала укый. Асфальт юл салынгач, аларны Котлы Бөкәшкә җибәрәселәр. Никадәр укытучы эшсез кала, дигән сүз. Шунлыктан, быел гына да ике семья Казанга күченеп киткән. Авылдагы балалар саны өчкә кимегән. Аларны шәһәрдә нинди шартлар көтә, яшәү урыннары кайда булачак - бусы безгә түгел, үзләренә дә караңгы. Балалар бакчасын быел иске бинадан яңа бинага күчергәннәр, бөтен җир ялт итеп тора. Тик көтелгән ун баланың беренче сентябрьгә алтысы гына калган. Бу да - "уптымизация" нәтиҗәсе.
"Өмет юк, өмет юк", дисәң дә, Казак Чаллысы бүгенге көндә яши, халыкның йорт-җире дә ныклы гына. Авылның җирле үзидарә башлыгы - Анатолий Дмитриев "бетәбез" дип кулын салындырып утыра торганнардан түгел, җегәре, энергиясе ташып торган тәвәккәл җегет, авылларының картадан юкка чыгуына ирек куймас. Бу авылдан киткән кешеләрнең күпчелеге кайтып йөри, бәйрәмнәр үткәргәндә спонсорлык итә, зур эшләр башкарганда да өлеш кертәләр. Воркута шәһәрендә яшәүче Храмов Николай һәр елны Чүк бәйрәмендә Иванай, Казак Чаллысы түтиләренә, көрәш батырларына зур-зур бүләкләр өләшә, бәйрәмне оештыручыларны да, соңыннан бу урынны җыештыручыларны да өлешсез калдырмый. Менә шулай, ничек булдыра, шулай яшәргә тырыша казчаллылылар. Россиядә авылларны юкка чыгару политикасы алып барыла икән, нишлисең. Казак Чаллысына, я булмаса Иванайга гына әллә нинди шартлар тудырылмас инде. Тупиктан чыгу юлы үзеңнән тора - я ташлап китәсең, я Анатолий Николаевич кебек, "ишектән кусалар, тәрәзәдән кереп", маңгаеңа "шишкалар" җыя-җыя, туган-үскән җирең турында кайгыртуны дәвам итәсең. Сайларга - бары ике юл. Кайсын сайлыйсың - ансы намусың эше...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев