ҖИР ХУҖАСЫ БУЛУ ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ
Үз тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән кешеләргә һәйкәл куярлык. Бүтән өлкәләрдә эш башласаң, аякка басу-басмавың осталыгыңнан, тырышлыгыңнан, җитәкчеләр белән уртак тел таба белүеңнән тора. Ә монда - юк. Его Величество - Табигать - һава шартларын ничек бирә бит. Аллага шөкер, игеннәр мул булып өлгерде, дип куанып йөргәндә, бер капризы килә...
Әти тәрбиясе итәктән тартты
Нина белән Александр Касакиннарны Тукай районы Борды авылында, оста педагоглар итеп кенә түгел, атаклы умартачылар буларак та хөрмәтлиләр. Укытучылык та, умартачылык та - четерекле, күп вакыт, түземлелек сорый торган эшләр. Бер-бер артлы үсеп килүче уллары булышмаса, бу ике авыр йөкне тартып бара алмаслар, иртәме-соңмы, берсен ташларга туры килер иде. Кортлар белән мәш килеп яшәү аеруча уртанчы уллары Анатолий белән төпчекләре Виталийга ошый. Җәй көннәрендә алар чүнниктән кайтып кермиләр.
Чаллыда башланган зур төзелеш кеше язмышына гына түгел, җир язмышына да, авыллар, колхозлар язмышына да уйламаган үзгәрешләр кертте. Үзләренең киләчәкләрен авылдан башка күз алдына китермәгән Касакин малайларына да аның җиле кагылмый калмый, билгеле. Башкалар китә, дип, алар да шәһәргә китәләр, шактый вакытлар буена Чаллыда җитәкче урыннарда эшлиләр. Тик әтиләренең алардан бүтәнчәрәк тормыш көткәнлеген бер минутка да исләреннән чыгармыйлар. Хәер, җиргә бәйләнеш авыл малайларының канына сеңәдер ул. Алай булмаса, кеше яхшы урынын, дәрәҗәле эшен, стабиль хезмәт хакын ташлап, һәр адымында кыенлык көтеп торган авыл хуҗалыгы тармагына кайтыр идемени?
- Авылыбызның күзгә күренеп таралуына, бетүенә түзә алмадык, энекәш белән бергә фермерлык эшенә тотынырга булдык, - ди Анатолий Александрович, моннан ун ел элек узган хәлләрне искә төшереп. Башта яшьтән үзләштергән һөнәрләре буенча умартачылыкны аякка бастыралар. Аннары, балдан кергән табыш хисабына, игенчелек белән терлекчелек тармакларына тотыналар. Арендага алган 87 гектар җир белән генә әллә ни майтарып булмау аңлашылгач, Касакиннар 347 гектар җирне собственность итеп алу артыннан йөриләр. Ярый әле ул чорда кредит алу мәсьәләләре хәзерге кебек үк четерекле булмый. Шулай да аукцион вакытларында көтелмәгән кыенлыклар килеп чыгып тора.
- Инде кирәкле документлар эшләнеп бетте генә дигәндә, законның бер пункты үзгәреп, бөтенесен яңадан башларга туры килә иде, - ди Анатолий Касакин. Ул чактагы Тукай районы башлыгы Таһир Хөрмәтуллинны рәхмәт хисләре белән искә алып: "Терлекчелекне үгезләр алып симертүдән башладык. Таһир Нуруллович: "Егетләр, булдырасыз, әйдәгез, сөтчелекне дә оештырыгыз, район ярдәменнән калдырмас," - дип, күңелне күтәреп тормаса, кем белә, умартачылык һәм үгезләр белән генә калган да булыр идек", - ди ул. Җәйләү авылындагы ташландык ферманы алып, аңа яхшылап ремонт үткәрәләр. Сәмәкәй авылыннан утыз баш савым сыер кайтаралар. Шунда ук "50 гә - 50" Дәүләт программасы буенча конкурска катнашып, сөт линияләре, суыткыч җайланмалар сатып алалар. Баш санын "Татарстан" совхозыннан, Балтачтан кайтарылган нәселле сыерлар белән йөзгә тутыралар. Малларга кирәкле ризыкны үз басуларында үстерәләр. Инде чәчү җирләренең мәйданын да 618 гектарга җиткерәләр. Эшләре җырлап кына барып, үзләре табыштан кергән акчаларны гына чутлап утыралардыр кебек. Авыл хуҗалыгы системасында эшләп карамаган кешегә бу, чыннан да, шулай тоела. Стабильлекне тоту, зыянга эшләмәүне булдыру өчен күпме көч түгелгәнен, йокысыз төннәр үткәргәнен фермер кеше үзе генә белә. Чәчү җирләрен эшкәртү өчен техникасы, ул техниканы йөртергә ягулыгы кирәк. Әле бусы - баласы, менә кайда анасы, дигәндәй, боларның барысында да эшләрлек кешеләрен каян табарга? Шәһәрдән еракта яшәүчеләргә бу яктан кайгырасы юк - эш көтеп торучылар җитәрлек. Борды, Җәйләү авыллары кебек шәһәргә терәлеп торганнарында әйбәт эшче табу - иң авырткан мәсьәлә. Иртәдән кичкә хәтле фермада иза чигүгә караганда, Чаллыда бер көн каравыл торып, өч көн ял итүне үзенә кулайрак саный авыл кешесе. Мал асраса, печәне, фуражы кирәк, дип йөрер иде - хәзер мал асрап та азапланмый ул. Элеккеләр кебек, балама булсын, аларга җибәрим, дип тә борчылмый. Чаллыга чыгып китмәгәннәренең күбесе (яшерен-батырын түгел ) - эчәргә яратучылар. Эчкән кеше белән ниндидер уңышка ирешү турында уйлыйсы да юк. Эчкәннәрен айнытып, "достойный" хезмәт хаклары белән кызыктырып, элек киткәннәрен дә кайтарту артыннан йөри Касакиннар. Бу - үз хуҗалыклары өчен генә борчылу түгел, ә авыл, аның киләчәге турында да борчылу. Өй борынча тикшереп китсәң, эшкә яраклылар бармак белән генә санарлык. Ә тормыш бит тукталып тормый - бара. Һәр ел вакытының үз мәшәкате - язга чыксаң, бәрәңге бакчаларын сукаларга тракторы кирәк, җәй соңгы вакытта су җитмәү белән борчый. Көзен бәрәңге казырга техника көтәсең. Кышын юлларны ачу өчен тагын трактор кирәк. Шушы эшләрнең барысы да - Касакиннар җилкәсендә. Әйтүе генә ансат, тартып баруы, ай-һай, авырга төшә торгандыр.
Анатолийга рәхмәт
Бүгенге көндә "Касакин фермер хуҗалыгы"нда 150 ләп сыер, 100 ләп үгез малы бар. Чәчү җирләре дә 618 гектарны били. Сөт продукциясен юк кына бәягә комбинатка озатмыйлар, ә үзләренең минизаводларында эшкәртеп, сатып алучыга әзер продукция тәкъдим итәләр. Хәзерге конкуренция шартларында, тирә-ягыңда зур агрофирмалар яшәп килгәндә, үзеңне саклап калуның төп юлы - җитештергән продукцияңнең югары сыйфатлы булуы, дип саный Касакиннар. Һәм моңа ирешәләр дә. Чаллы шәһәренең 18 ноктасында алар продукциясен саталар. "Усадьба Касакина" дигән язулы сөт машиналары янында озын чиратлар тезелә. Әле соңгы вакытта Тукай районы администрациясе бинасы фойесында сөт-сыр ризыклары сату өчен урын биргәннәр. Администрация хезмәткәрләре генә түгел, авыллардан килүчеләр дә бу ризыкларны бик теләп алалар икән.
Күңелгә тигән иң авыр нәрсә - сату-алу нокталарының гадел бүленмәве, дип, зарлары белән бүлеште "уртанчы" Касакин. Сату ноктасы өчен аренда бәясе үзгәреп тора, ди. Мәсәлән, 41 нче комплекстагы "Фонтан" базары янындагы урынның бәясен январь аенда, алдан кисәтми-нитми генә, мең ярымнан алты меңгә күтәреп куйганнар. Бу бит шул базар янында машинаң торган өчен генә! Шәһәр башлыгы Вәсил Шәйхразиев катнашкач кына, бәя элеккечә калган. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов , күптән түгел фермерлар белән очрашып сөйләшүендә, алар җитештергән продукцияне сатуның җайга салыначагын вәгъдә иткән анысы, тик әле бу эш кайчан көйләнер, белгән юк.
Алда - язгы чәчү чоры. Кирәкле техниканы көйләп бетерәсе, ягулык-май материалларын булдырасы, минерал ашламалар табасы һәм тагын шундый мең төрле мәшәкать көтеп тора. Чәчүлек семинәне дә алмаштырып торырга кирәк, алмаштырмасаң, уңышны начар бирә. Семинә мәсьәләсендә Түбән Кама районында эшләп килүче карендәшебез фермер Владимир Аппаковка чыгалар икән. Шунысы куандыра: бу ике егет, һәрвакыт хәлләрен белешеп, ярдәм кирәк чакта, бер-берләренә булышып яшиләр.
Кайсы тармакта эшләп, күбрәк табыш алып була, дигән соравыбызга каршы, Анатолий Александрович болай җавап бирде: "Авыл хуҗалыгы - ул бизнес ясау, табыш алу урыны түгел. Ул - состояние. Син шушыннан башка яши алмыйсың - менә шушы халәт ул. Китәм, дип талпынсаң да, китә алмыйсың. Ул - бала табып үстерү кебек. Авыр булса да, чыгымлы булса да - түзәсең, чөнки ул - синеке. Алай түгел икән, җир эшенә тотынырга ярамый", - диде.
Аның сүзләрендә хаклык бардыр. Алай булмаса, авыртмаган башына "тимер тарак" табып, инде бетеп барган Җәйләү авылын күтәрергә азапланып йөрер идеме? Аның бүгенге көндәге байлыгы - 618 гектар җире дә, 250 баш эре мөгезле терлеге дә, дистәләгән сандагы техникасы да түгел. Капка саен берәү: "Әле дә ярый, Анатолий кайтты. Ул булмаса, авыл беткән иде. Ул - җирнең чын хуҗасы, инде исән генә булсын", - дип тели икән, төп байлыгы әнә шундадыр. Үзендә эшләүче Артемьевлар, Токаревлар, Яковлевлар, Петровлар: "Авыл тормышын, ферма эшен бернинди шәһәр тормышына алыштырмыйбыз, безгә монда бик рәхәт", - дип, сиңа рәхмәт әйтәләр икән, чын бәхет шул була торгандыр.
М.МАРТЫНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев