Җиңүнең 75 еллыгы: Үгез җигеп конюх булган Кәтернә
Быел илебез сугыш беткәннең 75 еллыгын билгеләп үтәчәк, әмма аның сары сагышы əнə шул әтисез калган буынның йөзендә чагыла. Безнең герой: Мәләкәс авылында яшәүче Екатерина Трофимова
Сугыш елларында безнең республика гына да фронтка 131 миллион пот ашлык биргән. Бу – ун тракторның берсе калган, атлар саны кискен кимегән шартларда бит. Билгеле, җир хезмәтенең бөтен авырлыгы хатын-кызлар, картлар hәм шушы язмам герое – сугыш башланганда унөч яшендә булган Кәтернә кебек үсмерләр җилкәсенә төшкән. Алар җир дә сөргәннәр, орлык чәчкәннәр, ашлыкны җыеп та алганнар. Тылдагы карт-коры, хатын-кыз һәм бала-чаганың талканын сугыш нык корыткан. Без хатирә итеп сөйлəргə күнеккән сугыш чоры авырлыклары аларның үз башыннан үткән.
Ул еллар турында Екатерина Трофимова сөйлəргə яратмый, чөнки төзəлмəгəн җан яралары әле һаман да сызлый. Шулай да, рөхсəт сорап кына, мин аның шул авыр еллар белән бәйле хатирәләрен кузгаттым əле...
Зурлар белəн беррəттəн, Кәтернә дә тылда үз “явын” тота. Барлык яшьтәшләре кебек, ул да тормыш арбасына җигелə: колхоз басуларында, мари урманнарында ат урынына җигелеп эшли. Ярым ач балалар, искиткеч авыр хезмәт һәм югалту-тетрәнүләр аша, җиңү таңын тизрәк якынайту өчен, олылар кебек үк тырышалар. Фронтка икмәк, сөт, бәрәңге җибəрəләр, кичлəрен утырып, оекбаш, биялəй бəйлиләр.
– Авылда мобилизация бара… Көн дə берничə яшьтəшемнеӊ аталарын сугышка алалар. Ə минем әти чирләп китте. Аны бүлнискə салып кайтуга, əнине Мартыш урманына утын кисәргә җибәрделәр. Тəрəзəлəр калын бозда, өйдə салкын. Əни бер атнадан соӊ гына кайтты. Ихатада бер калак он юк. Бөтенебез ач. Шулчакны əни, кешелеккə кия торган соӊгы күлмәген сандыктан алып, бер пот онга алыштырды. Ул оннан ипи салды да, əтигə илтә китте. Әти исә, ипинең бер өлешен генә алган да, “балалар ашасын” дип, кире биреп җибәргән, – дип күз яшьләре белән искә ала Кәтернә түти.
Чирле ире, өе тулы бала-чага булган хатынның ялваруын кем тыӊласын?! “Бармый кара, әнә, сукыр Марина кебек төрмәгә ябып куярлар!” – дип кенә авызын ябалар аның. Катяның әнисен кабат Аулаш, Мартыш урманнары көтə. Туган авылына кайтканда инде, үзе – тол, ə балалары ятим калган була. Сугыш вакыты, елап беркемне дə кызгандырып булмый. Башка авыл хатыннары белəн бергə, Кәтернәнең дә əнисен дə орлык ташырга куялар.
– Язгы чәчү җитәр алдыннан, чабатадан, суга бата-чума, Чаллы элеваторына симәнәгә чыгып китә идек. Аның атлары да санаулы гына иде бит. Шуңа күрә, атлар урынына үзебез чанага җигелдек. Көненә 30 километрлап җәяү йөреп, яңадан чаналар тартып, әйләнеп кайта идек бит, ничек чыдалган… Салкын кыш көннәрендә дә өйдә утыру юк. Безнең ише кызларны жыеп, ерак мари урманнарына агач кисәргә җибәрәләр. Бармасаң, каршы килсәң, ябалар иде. И-и, ул чактагы авырлык... Барысын да сөйләп бетерерлек түгел. Ходаем, кабат күрсәтмәсен, – дип яшьләрен сөртә Кәтернә түти.
Бер елны, кыш уртасында, Кəтернəлəр өенең миче ишелə. Ярый, күршелəре үз яннарына сыендыралар. Ә язын инде аларның үз өйлəрендə... сарыклар була. Колхоз җитәкчелеге шулай хәл иткәч, нишләсеннәр инде?! Мунчаларына мич əмəллəп, шунда яши башлыйлар һәм, ни чарадан бичара, яӊа йорт хəстəренə керешəлəр. Агач кисеп, бүрәнәләрне көч-хәл белән урман кырыена чыгаралар. “Әйдә, кызыңны конюх итеп куйыйк, бүрәнә ташырга үгез бирермен”, – ди председатель Катяның әнисенә. Ат турында уйлыйсы да юк, алары – фронт өчен!
Юклык иӊ оста укытучы дигəндəй, аякка кияргә булмагач, Кәтернә чабата үрергә өйрәнә, эне-сеңелләрен дә чабаталы итә.
– И-и, үстек инде... Кәлҗемә ашыйбыз, бәрәңге сабагы белән тукланган булабыз. Орчык белән җегерләп, киндер күлмәк, киндер ыштан бәйләп киябез. Бәрәңге, ит, сөт, йомырка заданиеләре бигрәк нык йөрәккә уелып калган. Сугыш тәмамлангач та бик авыр булды: селте белән баш юабыз, халыкны бет басты. Кер юарга да сабын юк. Мунчаны да, утынны саклау өчен, ике-өч өйгә берне яга идек, – дип сугыштан соңгы елларның авыр хатирәсе белән уртаклаша Кәтернә түти.
Әйе, ул елларны ипи үстерсә дә, авыл халкы үзенә алабутадан күмәч сала; кәлҗемә пешерү өчен, бала-чага басудан өшегән бәрәңге җыя. Тырыш җир кешесе кычыткан, ат кузгалагы, юа ашап, көне-төне таякка эшләп, дөнья йөген тарта. Сугыштан соңгы тыныч тормышта да җиңел булмый шул. Әмма, барыбер, әтилелəр бәхетлерәк була. Бик күп сугыш ятимнəре кебек үк, Кəтернəнеӊ дə гомере əтилелəргə кызыгып үтә. Юк-юк, көнлəшеп түгел, ə кызыгып... Быел илебез сугыш беткәннең 75 еллыгын билгеләп үтәчәк, әмма аның сары сагышы əнə шул әтисез калган буынның йөзендә чагыла. Сугыш әтисез калдырган балаларның әниләре – яшь килеш тол калган хатыннар, ирләренә булган мәхәббәтне, гаҗәеп тугрылыкны соңгы сулышларынача саклаганнар, аларны сагынып яшәгәннәр. Шул хисләрне балаларына да күчергәннәр. Сугыш чоры буыны – ул бүтән. Тормыш кыйммәтләрен алар башкача аңлый…
Сугыш чоры авырлыгын кичергән Екатерина Никитична бүген җитеш тормышта яши. Кызы Александраның гаиләсе, оныклары аның янына һәрдаим кайтып торалар. Улы Михаил да, аның балалары да йортка сукмакны өзмиләр. Ике балага инде тугыз оныкчыгы бар әбинең.
Илгә миллионнарча корбаннар китергән, ничәмә-ничә буынның бәхетен урлаган дәһшәтле сугышы белән, XX гасыр артта калды. Җиңү таңын якынайту өчен фронтта кан койган, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән буын хакындагы хатирәләр генә онытылмый, hәм онытылмас та.
Илгә җиңү килгәннән соң, җир шарын инде 75нче мəртəбə яз бизəр, тезелешеп кыр казлары кайтыр... Күкләребез һәрчак тыныч булсын, беркайчан да бакчаларныӊ яме, кошларныӊ каурыйлары, сабыйларныӊ язмышы сугыш ялкыныннан өтелмəсен, сугыш сөременə тапланмасын иде...
Лилия УМНОВА
Тукай районы, Мəлəкəс авылы.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев