Гасырларны үз эченә сыйдырган Ташкирмән
Мишә елгасы ярында урнашкан Ташкирмән – Лаеш районындагы бердәнбер керәшен авылы
Татарстан табигатенең иң гүзәл почмакларының берсе булган – Идел-Кама табигый биосфера тыюлыгына кергән Мишә, Идел, Кама елгалары кушылган урыннар күпләрне үзенә җәлеп итә. Университетта укыган вакытта, җәй көне бу якларга практикага баргач, андагы матурлыкка сокланган идем. Нинди генә төр үсемлекләр һәм хайваннар белән танышмадык ул вакытта. Юан һәм биек агачлы калын урман эченнән көненә 20шәр километр ара уза идек. Укытучыларның йотлыга-йотлыга: “Бу төр үсемлек яки хайван бары тик монда гына сакланган, кызыл китапка кертелгән. Идел елгасының икенче ярында – бөтенләй башка төрле үсемлек дөньясы...”, – дип сөйләгәннәре хәтердә... Ташкирмән авылы Идел-Кама тыюлыгында урнашкан.
Тарихка күз салсак
Авыл тарихы язылган китаплардан һәм өлкән буын истәлекләреннән Ташкирмәннең шактый кызыклы тарихын чамаларга була.
Авыл исемсез чокыр ярына урнашкан. Авыл кешеләре православие динендә булсалар да, мәҗүсилек чорыннан калган күп йолаларны үтәп яшәгәннәр. Язын һәм җәен һәр елны – Сарык келәве, Сыер келәве, ә авыл кырыендагы чокырда, һәр ике ел саен көзен Тавык келәве башкара торган булганнар. Сыер келәве үткәрелгән урында курган һәм каберлек эзләре дә бар. Монда соңгы вакытка кадәр балан куагы үсә, аның ботакларына чүпрәккә төрелгән вак акчалар эләләр. Бу урын “кирәмәт” дип йөртелә.
Ташкирмән авылы кешеләре сөйләше Тәтеш өязенең Мордово-Каратай авылы кешеләре сөйләшенә охшаш, диелә.
Сәяхәтчеләр игътибарын Ташкирмән авылындагы курган (татарларда ханкирмән – хан ныгытмасы исемендә билгеле) җәлеп итә. Бу курган чокырның каршы ягында, Ташкирмәннән Макаровка авылына бара торган юл буенда урнашкан. 1870 елда ул курганда махсус тикшеренү дә үткәрәләр. Берәүләр сөйләве буенча, ханкирмән курганын баш күтәргән рус булмаган халыклар үз старшиналары җитәкчелегендә Казан алынганнан соң төзиләр. Анда электән үк ныгытылган замок булган, диючеләр дә бар. 40 еллар элек курганда татар язулы кабер ташы торган, халык сөйләве буенча, Епанчино татарлары, бу изге кабер ташын яшерен рәвештә алып китеп, үз зиратларына куйганнар.
Иртә яздан Тройсынга кадәр, Ташкирмән яшьләре, курганда җыелып, түгәрәк уеннар уйнаганнар, ниндидер Абдайны искә алып, җырулар җырлаганнар.
1882 елда Ташкирмән крестьяннары авылдан 2 чакрым ераклыкта көмеш кисәкләре белән тулы балчык кувшин табалар. Бу 72 кисәк көмешне Император Археологик Комиссиясе тикшергәч, аларның XIII-XIV гасырга караган борынгы тәңкәләр, акчалар икәнен ачыклый...
Сыер, Сарык келәүләре борынгы заманда калса, Тавык келәвен авылда әле хәзер дә уздыралар. “Авыр хәлләр килгәндә, тавык суеп келәү итәләр, аннан соң Кала башы дигән изге җиргә алып барып күмәләр”, – дип сөйләде авыл клубы директоры Валентина Казанбаева. Бу авылның Тройсын йоласы да бик үзенчәлекле: изге тауга 3 күкәй алып менеп, Ару тынны ризалату өчен, берсен җиргә күмәләр, икенчесен – суга, ә өченчесен һавага ыргыталар.
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев