Авылларда сыерларны "электрон көтүче" көтә
Зәй, Балык Бистәсе, Чистай якларындагы көтүләрне барлаган "Туганайлар" журналисты күңелендә калган күңелле һәм моңсу хисләре турында
Авыл тормышындагы күңелле мизгелләрнең берсе – кичен көтүдән маллар кайтудыр... Сабый вакытта көтү каршысына барып, сыер һәм сарыкларны алып кайту безнең зур миссиябез иде. Хәзер алар балачакның күңелле хатирәләре генә булып истә калды. Сарыкларны көтүгә чыгармый башладылар, ә сыерларны көтү заманча системага күчте – аларны хәзер “электрон көтүче” көтә.
Барлык тармаклардагы кебек үк, авыл хуҗалыгында да яңа технологияләр уйлап чыгаралар. Шундый “яңа технология”ләрнең берсе – “электрон көтүче”. Үзе бик гади эшләнелгән җайланма: ул электр импульслары генераторыннан, үткәргечтән һәм изолятордан тора. Кыскасы, “көтүче” – бик кырыс зат, ул үз “чыбыркы”ларында электр йөртә. “Электрон көтүче”не мал көтүен йөртү планлаштырыла торган участок периметры буенча сузып куялар. Шул рәвешле, территориянең төгәл чикләре билгеләнә һәм мал аның аша чыгып китә алмый.
Зәй районының Сәвәләй авылында да 2017 елдан бирле үзләренең “электрон көтүче”ләре бар. “Авылыбызда сыер асраучылар кимеде. Бүген көтүгә чыга торган 47 сыерыбыз бар. Сыер саны аз булгач, чираты да бик тиз килеп җитә бит аның. Башта авылда көтүче дә эзләп карадык. Бу эшкә беркем алынмады. Бераздан, авылыбызның бер егете – Василий Лавров “электрон көтүче” алып кайтып куйды. Авыл җирендә җәй көне эш күп була бит ул. Көтүгә чыккач, барлык эш шунда күчә. Көтүне караучы кеше иртән сыерларны көтүлеккә илтеп куя да, кич белән генә килеп ала. Сыерлар көне буе шул “чыбык” карамагында була”, – дип сөйләде Сәвәләйдән даими хәбәрчебез Ләйлә Сабаева.
Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылында “электрон көтүче”не быел май аенда урнаштырганнар. Авылда көтүгә 32 сыер чыга. Районда беренче “электрон көтүче”ләрне фермерлык хуҗалыклары кертсә, соңыннан авыллар да малларны көтү өчен шул алымны куллана башлаганнар. Казаклар-Чаллысында электр-коймаларны иң беренче шәхси хуҗалыгы булган Николай Харитонов урнаштыра. Бер-ике елдан соң, авыл кешеләренең малларын да “электрон көтүче” ярдәмендә көтәргә уйлыйлар. “Электрон көтүче” безгә иң соңыннан гына килеп җитте. Әлегә уңай якларын гына күрәбез. “Көтүче” торса да, сыерларны караучысыз калдырырга ярамый, билгеле. Читтән генә булса да, күзәтеп торучы кеше кирәк. Элек көтүгә бар гаилә белән чыксалар, хәзер моның өчен күз-колак булырдай бер кеше дә җитә”, – ди алар.
Кайда да булса, малларны традицион юл белән көтү сакланганмы соң? Әйе, җәмәгать! Таптык. Авыл малларын көтүнең бар романтикасын тоеп, аларны элеккечә көтүчеләр Чистай районы Бахта авылында яши. Авылда 120 баш сыер көтүгә чыга. Башка авыллар өчен бу гаҗәеп тоеладыр, мөгаен. Ә бахталылар үзләре, “әле 200ләп булган чаклары да бар иде, ел да кимүгә таба бара”, дип аптырыйлар. Авыл көтүе чират буенча көтелә. Сезон ничек башлануга карап, чират дигәне бер гаиләгә – ике, я өч тапкыр туры килергә мөмкин. Кемнәрдер үзләре чыгалар, ә кемнәрдер көтүче яллый. Бахтада көне буе көтү көтеп 500 сум акча эшләргә була. “Электрон көтүче” алырга уйламыйлармы соң, дип сорадым. “Минемчә, ул кирәк тә түгел. Безнең гаиләбез өчен, көтүгә чыгу – бәйрәм кебек, – ди күп балалы гаиләдән булган Кирилл. – Бездә кеше үзе көтүгә чыга алмый икән, туганнары булыша, я, ахыр чиктә, “шабашка” эшләргә бер дә каршы булмаган малайларны чыгаралар”, – дип җавап бирде Бахтадан “Бәрәкәт” яшьләр хәрәкәте активисты Кирилл Чернышыев. Ул үзе дә 14 яшеннән шундый “шабашка”ларга йөргәләгән. Малайлар өчен менә дигән акча эшләү ысулы! Сорашкан кешеләрнең күбесе “электрон көтүче”нең уңай якларын гына әйттеләр. “Көтүче”гә дә рәхәт, сусыл үләнле болында үзе генә йөргән малына да. Тик шулай да, гасырлар буе килгән традицион көтүләрнең бетүләре, ничектер, күңелдә моңсу хисләр тудыра. Бу үзгәрешләр прогрессмы, яки инде авыллар, көтүләр бетүнең бер билгесеме – шунысы аңлашылмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев