Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Егерме кеше генә яшәсә дә...

Алабуга районы Югары Шүрнәк авылында бик дус һәм тату халык яши. Авылның тырыш уллары һәм кызлары белән танышып кайттык.

Югары Шүрнәк – Алабуга районының аз санлы авылларыннан берсе. Тарихи чыганакларга караганда, авылга нигез XVIII гасырда салына. Революциягә кадәрге рәсми чыганаклардан күренгәнчә, шулай ук, Кече Шүрнәк исеме астында да билгеле. 2000 елда авылда 50 кеше исәпләнсә, хәзер биредә нибары 20 кеше яши. Кеше өчен иң кирәклесе – өендә уты, газы бар. Тик товар сатып алырга кибете, өлкәннәргә медпункты юк. Бик тыныч һәм экологик яктан чиста җир булгангамы, авыл кешесе “рәхәт яшибез” ди.

Югары Шүрнәк үзе Олы Шүрнәк авыл җирлегенә керә. Авылларының исемнәре охшаш булса да, бертуган балалар кебек, икесе ике төрле. Кешеләре дә, аларның тормыш итүләре дә аерыла.

Чит кешеләр бу авылны Югары Шүрнәк буларак белсәләр, биредә яшәүчеләр   үзләре Шүрнәк башы дип йөртәләр.  Авылның атамасын күршедәге Олы Шүрнәк белән дә бәйлиләр. Элек күрше авылның  үзендә эчәргә яраклы су булмый. Югары Шүрнәк чишмәсеннән үз авылларына кадәр торба сузып, сулы була алар. Шуңа күрә авылны хәзер Шүрнәк башы дип йөртәләр.

Табыну качы

Чишмә гасырлар буе авыл кешесе тормышында зур роль уйнаган. Чөнки ул яшәү чыганагы булып тора. Югары Шүрнәк белән танышуны да авыл чишмәсеннән башларга булдык.

Суы Шүрнәк елгасына агып төшкәнлектән, авыл халкы аны үзе “Су башы” дип атый. Авыл читендә урнашкан бу чишмәне шүрнәклеләр чистартып, карап тоталар. Чишмә өстен бүрәнәләрдән салынган бина белән тотып куйганнар. Аңа керү юлында табыну качы тора. Әлеге җирдә Качману бәйрәме зурлап үткәрелә. “Ике ел элек (2018 елда) җәй башында авыл  халкы табыну качына акча җыйды, – дип сөйләде авыл җирлеге җитәкчесе Николай Мельников. – Качка материалларны Морт урманыннан алдык. Урманчы Пашаев безгә нинди агач кирәклеген күрсәтте. Материал әзерләп, Удмурт республикасының Крымская Слутка авылында яшәүче балта остасына бардык. Табыну качын мастер 10 көн эчендә әзерләп бирде”.

Качны 2020 елның 1-2 июньнәрендә урнаштырганнар. Ни өчен бу җиргә? Чөнки кач бер яктан чишмәне саклый, ә икенче яктан суны аруландырып тора.

Суы “тия”

Халыкта чишмә урыннары изге җиргә санала. Татарстанда тәнгә сихәт бирә торган һәм дәвалау  көченә ия булган чишмәләр байтак. Тик чишмәләрнең дә төрлесе була.  Югары Шүрнәк чишмәсе дә шундыйлар рәтендә.

Авыл чишмәсеннән су алу өчен кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк икән. Үтәмәсәң, Су башы чишмәсенең суы “тия” дип саныйлар.

Бу феномен турында безгә авылның өлкән яшьтәге кешесе Зинаида Колчина сөйләде. “Су тисә, бөтен тәнең балдырларга каплана. Чишмәдән ага торган су аша без яшь чакта атлап кына чыга идек. Су тимәсен өчен, эчкәч, чишмәгә тоз, ярма салырга кирәк. Алары булмаса, күлмәк итәгеннән берәр җеп өзеп, агызып җибәрергә кирәк”, – дип аңлатты ул безгә.

Таш часовня

Авылның тагын бер изге җире – таш часовня. Элек-электән Югары Шүрнәк авылы кешеләре ерак җирләргә киткәндә әлеге таш янына килгәннәр. Солдатлар, рекрутлар, хәрби хезмәткә китәр алдыннан, семьялары исән-сау торсын өчен, монда килеп бистәр бәйләгәннәр. Уч тутырып тәңкә акча да салганнар. Әлеге часовня да койма белән тотып алынган. Биредә Николай Чудотворецның иконасы да тора.

Югары Шүрнәкнең тагын бер үзенчәлекле ягы турында сөйләделәр. Керәшеннәрдә исемнәр үзгәртеп әйтелә: Мария икән – Марҗый, Николай икән – Микулай. Югары Шүрнәктә дә шулай, тик аларда керәшен  исемнәрен тагын да назлабрак әйтү гадәте бар:  Вася –  Васинькә, Павел – Панька.

Шәһәрне ташлап...

Изге урыннары, традицияләре турында белдек. Инде авылны гөрләтеп яшәп ятучы кешеләре турында сөйләргә дә кирәктер.

Югары Шүрнәк авылында гомер итүчеләрне “бик тату халык”, диде Николай Мельников. Бәйрәмнәргә генә түгел, өмәләргә дә күмәкләшеп җыела икән алар. Сентябрь ахырында авыл кешеләре һәм читтә яшәүче авылдашлары, барысы бергәләшеп, зиратта өмә ясаганнар. Зиратта мондый өмәләр елга өч тапкыр оештырыла. Егермедән артык кеше территорияне ботаклардан чистартып, үләннәрне чабып, корган агачларны кисеп, зиратны тәртипкә китергән. Өмәчеләр Валерий Колчинның техникасын кулланганнар.

Валерий Колчин – озак еллар буе Түбән Камадагы ТЭЦта, ә хатыны Галина “Нижнекамскшина” акционерлык җәмгыятендә эшләгән. Икесе дә пенсиягә чыккач, туган авылларына, әниләре янына кайтырга уйлаганнар. Бу эшләренә бер дә үкенмиләр, “хәзер үзебезчә яшибез”,  диләр алар.

Без килгән көнне Колчиннар бәрәңге алып ята иделәр. Бәрәңгеләре бик мулдан күренде. Җире уңдырышлыдыр инде. Бәрәңгеләренә корт та тиеп интектермәгән аларның.

Валерий Колчин Олы Шүрнәк мәдәният йортында оештырылган “Сүрәкә” ансамбленә һәм туган авылындагы “Туганайлар” ансамбленә йөри. Валерий дәдәй – гармунчы. “Берәр делегацияне каршы алырга кирәк булса, Валерий дәдәйгә әйтәбез”, – дип сөйләде Николай Мельников.

Умартачылары да бар

Колчиннар гаиләсе белән танышканнан соң, авыл урамы буйлап киттек. Шәп вакытка туры килдек: авылга райпо машинасы килгән иде. Машина янына, товар алу өчен, авыл кешесе җыелган. Бертуктаусыз өреп торучы этләре дә бар. Авыл гөрләп тора. Кечкенә генә авыл тормышын җанландырган күңелле бер мизгел булып тоелды ул миңа.

Алдан әйткәнемчә, авылда кибет юк. Көндәлек тормыш өчен кирәкле товарлар төягән “автолавка” атнага ике тапкыр Алабугадан килә. Бу көнне, кирәк-ярак алырга дип, автолавка янына Пётр Сихаев та килгән иде. Ул бик оста умартачы булып чыкты. “Бүгенге көндә 30лап умарта тотам”, дип сөйләп торды.

Автолавка бу урында бер 15 минутлап торгач, авылның икенче башында туктады. Анысында да, шунда ук, кешеләр җыелып өлгерде.

42 ел җитәкче булган

Алда искә алып киткән Зинаида Колчина белән дә без автолавка янында таныштык. 42 ел Югары Шүрнәк колхозын җитәкләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Зинаида Колчина әле дә яшьләргә биргесез. Ул “Туганайлар” ансамбленә йөри, авыл тормышында катнаша. “Туганайлар” ансамбленә 2019 елда яңа костюмнар тегеп биргәннәр. Костюмнарга акчаны Югары Шүрнәк депутаты Валентин Колчин бүлеп биргән. “Ул чын керәшен киемнәре булмады инде. Тапкан материаллардан тектек. Ләкин үзебезгә бик ошый. Матур бит безнең костюмнар. Әйе бит, Света?”, - дип сорап куйды янәшәсендә торган хатын-кыздан Зинаида Колчина.

Николай Мельников Зинаида Колчинадан җырлавын үтенде. Ул Югары Шүрнәк көен җырлап күрсәтте:

Башыгызга бәйләгән баш яулыгы

Яңа гына яуган кар кебек.

Вак балыклар уйный

Агыйделнең ямьлеләй ярында.

Йөзләрегез тулган айлар кебек,

Акылыгыз сары ла май кебек.

Вак балыклар уйный

Агыйделнең ямьлеләй ярында.

“Бу керәшен көен безнең Шүрнәк башында гына җырлыйлар”, – диде ул.

Зинаида Колчинага быел 71 яшь тулган. “Беткән авыл булса да, газыбыз, утыбыз кергән. Чиста, “экологический” авыл безнең. Күрше-күлән юк инде, билгеле. Авылдашлар үзара тату яшибез. Рождестводан соң бәйрәмнәр ясый башлыйбыз. Троица, Вознесениеларны искә алабыз”, –  дип сөйләде ул. Киләчәктә авылда башкарылачак эшләр турында да  сөйләде Зинаида Колчина: “Быел сөендерделәр әле. Авылыбыз үзара салым акчасын аерым җыячак. Ул акчага сугышта катнашкан, тылда эшләгән кешеләргә һәйкәл ясатачакбыз”. Югары Шүрнәкнең үзеннән Бөек Ватан сугышына 40тан артык ир-ат алынган. Алар – Абакаевлар, Колчиннар, Малышевлар, Тамаковлар, Утяшевлар, Кармановлар, Епанешниковлар, Долговлар һәм башкалар. Кызганыч, бүген авылда ул гаиләләрдән күбесенең нигезләре дә юк инде. Ә шулай да авыл халкы аларны хәтерли һәм исемнәрен мәңгеләштерергә тели.

Шундый матур уйлар белән яшәүче Югары Шүрнәк кешеләрен ничек ошатмыйсың?! Керәшенлекләрен саклаучы, күтәренке күңелле, тормышны яратучы кешеләр яши бит монда.

21-10-2020.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев