Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Чистай районына сәяхәт: Югары Кондрата авылы

Чистай районына иҗади командировкага бардык. “Багалмам” керәшен фольклор ансамбле, Югары Кондрата авылы кешеләренең көнкүреше белән таныштык...

Чистайның керәшен җорты

Чистай шәһәренең Карл Маркс урамында танылган сәүдәгәрләр Чукашевлар яшәгән ике катлы йорт бар. Бөек Ватан сугышы елларыннан соң анда педучилище урнаша. 2017 елда тарихи бинада музей-күргәзмә оештыралар. Училище комплексына кергән биналарның берсендә “Багалмам” керәшен фольклор ансамбленә дә бүлмә табыла. Иң беренче тукталышыбыз шунда булды.

“Бу бина педучилище студентларының практика үтә торган җире булган. Хәзер аның күп бүлмәләре буш тора”, – дип сөйләде ансамбльнең солисткасы Зинаида Шарифуллина. Репетиция өчен бирелгән бүлмә Чистай керәшеннәренең очрашу урыны булып та тора. Монда Покрау, Май чабу, Олы көн үтә. Бәйрәмнәргә Чистай шәһәреннән, районның төрле авылларыннан керәшеннәр җыйнала. “Күп булмаса да, барыбер, киләләр. Мин, руслар әйтмешли, “дальше больше” дигән уйда. Киләчәктә без оештырган бәйрәмнәргә кешеләр күбрәк йөри башлар әле дип өметләнәм”, – диде ансамбль җыручысы Геннадий Цыганов.

Бирегә матур “ерлар” тыңларга, күңелле бәйрәмнәрдә катнашырга гына түгел, ансамбльгә йөрүчеләр оештырган музейдагы матур сөлгеләрне, элекке көнкүреш әйберләрен карау өчен дә килергә була. Экспонатларны районның төрле авылларыннан җыйганнар. Күбесен Геннадий Цыгановның хатыны, Чистай шәһәренең 2 гимназиясендә татар теле укытучы Елизавета Михайловна тапкан.

“Багалмам”га нигез салучы, ансамбльнең иң беренче җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вячеслав Митрофанов була. Хәзер ансамбльне гармунчы Рифгать Гобәйдуллин җитәкли. Ул ансамбльнең этник фольклорга игътибар бирә башлавы турында әйтте. Алар “Пасха”, “Солдат озату” кебек йолаларны сәхнәләштерләр, борынгы көйләр өйрәнәләр. Ансамбльгә 35тән 88 яшькәчә 14 кеше йөри. Төрле як керәшеннәренең җырларын башкаралар.

Яшьләргә борынгы көйләрне 88 яшьлек Анна Мидюкина өйрәтә. Аны яратып, “безнең архивыбыз”, диләр. Ул, чыннан да, “аяклы энциклопедия”. Анна Мидюкина башкарган көйләр арасында керәшеннеке генә түгел, чуваш, рус җырлары да бар.

“Мин яшьтән җыр яраттым. Безнең йортка килгән кунакларны әниләр җыр белән каршы алды. Җыр җырлап, өйдән-өйгә йөртәләр иде. Шул җырларны күңелемә сеңдереп бардым”, – диде ул. Анна Мидюкина, тумышы белән, Югары Кондрата авылыннан. Без Анна түтинең “сәлам”ен алып, Югары Кондратага юл тоттык.

Югары Кондратаның бүгенгесе

Югары Кондрата безне көзге салкын җилләре белән каршы алды. Бәрәңге алынып, яшелчә җыелып беткән, бакчалар җыештырылган. Авыл ипләп кенә кышка әзерләнә. Урамнарында кош-кортлар йөри, бакчаларда кып-кызыл булып, миләш җимешләре пешеп утыра.

1997 елда Югары Кондрата кешеләре һәм Иван Чалмаев тырышлыгы белән, чиркәү төзелгән. Чиркәүгә Алла Анасы Изге Кыз Мария иконасы исемен биргәннәр. Ишекләре ябык тора. Башка авыллардагы кебек үк, ул бәйрәм көннәрендә генә ачыла. Кайбер бәйрәмнәрдә Чистай шәһәреннән иерей Валерий Кузьмин килеп, службалар үткәрә.

Югары Кондрата авылы үзе бер җирлек булып санала. Ул 1996 елга кадәр Түбән Кондрата авыл җирлегенә кергән. Хәзер авылда 62 хуҗалык бар. Барлыгы 254 кеше яши. Авыл җирлеген Фёдор Чалмаев җитәкли.

Авылда ташландык биналар бик күп. 1995 елда ачылган балалар бакчасының да ябылганына ун елдан артык вакыт үткән. “Башта монда 50ләп бала йөрде, зурлар һәм кечкенәләр группалары бар иде. Хәзер бина буш, ташландык хәлдә” – дип сөйләде Фёдор Пантелеевич.

Аның хатыны Валентина бакчада тәрбияче булып эшләгән. Балалар бакчасы ябылгач, тәрбиячеләрнең кайсылары пенсиягә чыккан, кайсылары эшләрен алыштырырга мәҗбүр булганнар.

Шул ук очта ташландык райпо кибете дә бар. Анысын, эшләргә кеше булмаганлыктан, күптән түгел генә япканнар. Аз хезмәт хакына эшләргә теләүчеләрне таба алмаганнар.

Шулай да товар алырга кибетләре бар. Татар Баганалысы авылыннан бер татар кешесе кибет тота. Кибеттә сатучы булып Юрий Новиков исемле авылдашлары эшли.

Авыл мәктәбе

Урамда бер көтү күркәләр күреп алдым. Күркәләрнең хуҗасы – 42 ел гомерен балалар укытуга багышлаган, күп еллар буе профсоюз председателе булган Светлана Чалмаева.

Лаеклы ялга чыкканына әле бер генә ел икән. Көнен балалар белән уздырган укытучы хәзер бар вакытын өйдәге эшкә багышлый. Ире Геннадий белән биш сыер асрыйлар. Кыскасы, лаеклы ялларында ике кызларына һәм аларның балаларына терәк булып, бәхетләренә, уңышларына сөенеп яшиләр.

Укытучы белән мәктәп урамын да әйләндек. Мәктәптә бу уку елында 16 бала белем ала. Шуларның 7се – тәрбиягә алынган балалар. Кайбер классларда укучылар да юк. “Һәр уку елын мәктәбебезне ябарлар дип, куркып көтеп алабыз”, – дип сөйләде мәктәп укытучысы Наталья Нухратова.

Укыр өчен барлык шартлар да тудырылган. Быел, мәсәлән, һәрбер класска проектор һәм экран куйганнар. Тик мәктәпкә ремонт кирәк. Мәктәп бинасына – 25 ел. Түшәмнәреннән су үтә. Тәрәзәләренең агач рамнары аша җил исә. Мондый тәрәзәләрне салкын кыш алдыннан укучыларга һәм укытучыларга ел саен ябыштырырга туры килә.

Мәктәптә балалар халык традицияләрен, йола-гадәтләрен өйрәнеп үсәләр. Төрле фән олимпиадаларында катнашалар. Файдалы үләннәр дә җыеп тапшыралар.

Югары Кондрата Пётр Новиковның туган авылы да. Авылда генерал-майорның туганнары да бар әле. Кызыл байрак һәм Батырлык ордены кавалеры хөрмәтенә мәктәпләрендә истәлек тактасы да урнаштырып куйганнар.

Авылда керәшеннәр белән бергә чувашлар да яши. Укытучылар, укучылар арасында да чувашлар күп. Мәсәлән, мәктәптә 23 ел биология укыткан Валентина Сизова да милләте буенча чуваш. Бу авылга ул беренче тапкыр 17 яшендә килгән.

Чуваш Майнасы авылында 10 класс тәмамлаганнан соң, аны бирегә башлангыч классларны укытырга җибәрәләр. Валентина авыл хуҗалыгы институтына укырга кергәч, авылдан китә, кияүгә чыга. Чуваш кызы Валентина Сизованың язмышына керәшен авылында яшәячәге алдан ук язылган булгандыр, мөгаен. Чөнки берничә елдан соң, тормыш юллары аны кабат Югары Кондратага китерә. Валентина Сизованы ире белән бу авылга эшкә җибәрәләр. Шулай итеп, алар керәшен авылында төпләнеп калалар, биш бала үстерәләр. Өйләре янында үзләре өчен часовня төзиләр. Валентина Сизованың пенсиягә чыкканына 20 ел булган. Ул пенсиядә яңа һөнәр үзләштергән: яшүсмерләрнең психологиясен өйрәнә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә консультацияләр үткәрә.

Яшь фермер

Югары Кондратада үз җирләрен яратучы, тырыш халык яши. Һәрбер капка төбе саен диярлек техника тора. Һәркемнең йорты янында – зур бакча.

Яшь фермер Пётр Чуринның Югары Кондратада үз фермасы һәм 700 гектардан артык чәчүлек җире бар. Пётр Чурин фермерлык эшенә 2012 елда тотына. Үзенең фермасын авыл колхозының буш торган абзарларында ясый. Фермада әле дә төзү, ремонт эшләре дәвам итә.

Быел яшь бозаулар өчен яңа абзар төзегәннәр. Монда бозаулар 3 айга кадәр тотылачак.

Фермада барлыгы 300гә якын мал исәпләнә. Малларны Кировтан, Голандиядән алып кайтканнар. Шуларның 100 башы савым сыерлары.

Тырыш һәм киң күңелле карендәшләребезне Ходай ярдәменнән ташламасын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев