Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Челтер-челтер чишмәбез, һич кадерсез итмәбез

Керәшеннәр, элек-электән үк, суның кадерен белгәннәр, һәрбер суны – зурмы ул, кечкенәме – зурлап, аерым исемнәр белән атап йөрткәннәр

Безнең Сарсаз-Баграж авылы, исеменнән үк аңлашылганча, сазлы урынга утырган. Шулай булса да, авылыбызны чишмәләргә бай дип әйтеп булмый. Югары очтан урманга таба барганда – “Аракы суы” чишмәсе, Оренбург урамында – “Антон кое”сы, басу артында – “Марҗый” һәм кыргыз очында “Чөкери” чишмәләре бар.

Оренбург урамындагы чишмә акрын гына җир астыннан агып яткан. Шул тирәдә яшәүче Антон бабай Лукьянов заманында чишмәгә бура бурап куйган, тирә-ягын тәртиптә тоткан. Аның хөрмәтенә, халык чишмәгә “Антон кое”сы исемен кушкан. Бу чишмәдән бүген дә авылдашлар су ала. Мәктәп укучылары, бакча балалары экскурсиягә баралар.

Ә безнең кыргыз очындагы “Чөкери” чишмәсе элек урман эчендә булган. Суны 1950-1960 еллар тирәсендә авылга төшергәч, авыл халкы чишмәдән файдалана башлый. Суны авыл эченә торбалар ярдәмендә уздырганнар.

“Чөкери” сүзенең килеп чыгышы турында бернинди язма да сакланмаган. Олы яшьтәге түтиләр белән сөйләшкәндә “чөкери” сүзенең нәрсә аңлатканын сорадым. “Чишмә урман эчендә аккан вакытта авыл яшьләре җыелышып, аның янында төрле уеннар уйнаганнар, бер-берсе белән танышканнар, кавышканнар. Бәлки яшьләрнең чөкердәшеп сөйләшүләреннән чыккандыр”, – дип сөйләде Мария түти. “Ике яр арасындагы чокырда урнашканга Чөкери дип атаганнардыр”, – дип сүзгә кушылды Анна әби. “Элекке вакытта чишмә, чөкер-чөкер килеп, дулкынланып, шаулап аккан, – дип үз фикерен белдерде өченче авылдашым. – Шуннан чыгып, бабаларыбыз “Чөкери” дип атама биргәннәрдер”. Өч фикер дә кызыклы һәм чишмәгә туры килеп тора. Соңгы елларда шул чишмәнең бурасы череп ауган, суы кимеп, элекке кебек шаулап акмый башлаган иде.

Быел чишмәгә олы бетон коелар урнаштырылды. Качману көнне коену өчен аерым өй салынды, ял итәргә беседка ясалды. Чишмә тирәсе тәртипкә китерелеп, агач үсентеләре утыртылды. Хәзер безнең чишмә тирәсе бик матур. Чишмә янын төзекләндереп яңартуда җирлек башлыгы Павел Минеевның зур көче керде. Аңа һәм бу изге эштә үз өлешен керткән кешеләрнең барысына да сарсазбагражлылар исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Октябрь аеның матур бер көнендә Зәйдән отец Александр Расторгуев (фотода) килеп чишмәбезне изгеләндерде. Киләчәктә дә бу чишмә яны Сарсаз-Баграж авылының күркәм урыннарыннан берсе булып, халык аңа йөрер, яратып эчәр, дип ышанам.

Марина ХАЛИКОВА,
Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев