Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Бордыда күңел калды

Керәшен авылларына сәяхәтебезне дәвам итеп, Тукай районының Борды авылына юл тоттык

Иманлы авыл

“Эшне иман әйтеп башларга кирәк, башта безнең иман йортына килегез”,- дип Венера түти кичтән үк шалтыратты. Ходай бәхиллеген алып яшәүче әби һәм түтиләрнең сүзен тыңламау дөрес булмас. Туп-туры иман йортына килдек. Бордыга минем беренче баруым. Ә менә юлдашым – Республика керәшен оешмасының исполком җитәкчесе, күп еллар “Туганайлар”ның баш редакторы булган Людмила Белоусованы әллә каян танып, сөенеп каршы алдылар. Сагынышканнар!..

“Спас” часовнясы 1890 елларда, Серафим Саровский исеменә адарынып, күрше Бордыбаш авылы мөселманы тарафыннан җиткерелгән. 1992 елда реконструкция ясалган, 2012 елда прихожаннар ярдәме белән җиңелчә зурайтылган. 2018 елда халыктан җыелган акча хисабына капиталь ремонт ясап, Алтарь эшләнелгән. Иман йортының престол бәйрәме – 29 август “Нерукотворный Спас” халык телендә – Алма Спасы.

“Бу – безнең изге урын. Иконалар да, вакыты белән, төрле төсле, кайвакыт ачык, кайвакыт караңгы була. Ходай безгә төрле билгеләр күрсәтә”, – дип сөйләде Венера Андреевна, бик борынгы иконаларны күрсәтә-күрсәтә.

Җыйнак кына иман йорты, чыннан да, үзенә тартып тора: җылы, күңелгә рәхәт. Шулай да яшьләрнең зур чиркәү төзиселәре килә икән. Адарынып, җир алганнар. Җирне рәсмиләштереп, Оренбург кешесенә булачак чиркәүнең проектын да төзеткәннәр. Шушы эшләргә җаваплы 10 кешелек комиссия дә сайлап куйганнар.
Фундамент салырга гына миллион ярым акча кирәк, диләр. Халыктан 850 меңе җыелган. Ул акчаның күпмедер өлешенә, коммисия рөхсәте белән, шушы часовняны ремонтлаганнар.

Чиркәү салу бик хуп эш. Ләкин хәзер авылларда кеше елдан-ел кими, зур чиркәү буш торырлык булмасын иде. Аны бит әле карап торырга да, утына, җылылыгына да түләргә кирәк. “Иман йортында бәйрәмнәрдә иллеләп кеше җыелса да, мондый көннәрдә биш-алты гына булабыз шул”, – дип сөйләшеп алды әбиләр. Булдырыек, дип йөрүчеләргә саулык һәм кодрәт телик, саваплы эшләрендә Ходай ташламасын.

Гөрләп яшиләр

Борды авылында күзем ике катлы күп квартиралы йортларга төште. Әлегрәк биредә “Чулпан” совхозы гөрләгән икән. Авыл әле ташландык, онытылган хәлдә түгел. Шулай да, Борды тыныч инде хәзер, дип сөйлиләр. Эш урыннары булса, кеше артыр иде. Халык шәһәргә китеп эшли. Чаллы белән Түбән Камадан ерак булмагач, авылга чит кешеләр дә килеп урнаша икән. Ә чит кешеләрнең артуы, авылның менталитеты, асылы үзгәрүгә китерә.

Зур ихтирамга лаек ветеран укытучы Тамара Кузьмина авыл тарихын яза икән. Һәрбер нигездә кемнәр яшәгән һәм бүгенге көндә яшәүчеләрне барлый ул. “Черновикта барысы да бар инде, әкеренләп чистага күчереп язуым. Оныклар каникуларында язмаларны компьютерга кертәчәкләр”,- ди Тамара Егоровна. Алга таба китап чыгарырга ниятлиләр.

Хәзер Борды авыл җирлегенә кергән өч авылда (Борды, Җәйләү – керәшен Бордыбаш – татар авылы) барлыгы 362 хуҗалык бар, 883 кеше – пропискада. Шуларның 567се Бордыныкылар. Урта мәктәптә – 64 укучы (өч авылдан килеп укыйлар), балалар бакчасы эшли. Модульный медпунктлары бар, дүрт кибетләре ачык. Әле техникум ачарга да йөриләр икән.

– Бездә халык бик әйбәт, күмәк эшләрне күтәреп алалар, теләп эшлиләр. Үзара салым акчасын да (500 сум) район- да беренчеләрдән булып, йөз процент тапшырабыз. Артып кайткан акчага авыл эчендәге юлларны караттык, зират чишмәсен ремонтладык, балалар мәйданчыгы ясадык. Кешеләр нигезләрен гел яңартып торалар. Мал үрчетү белән мавыга башладылар, күп итеп казлар, үгезләр асрыйлар. Шундый семьялардан Тимофеевларны, Лаврентьевларны атарга була. Горурланып йөрим, рәхмәт әйтәм авылдашларга, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Роза Абдульманова.

Районда ел саен алдынгылар слеты уза икән. 2019 ел нәтиҗәләре буенча, Борды авыл җирлеге райондагы 23 авыл җирлеге арасында беренче булып, күчмә кубокка лаек булган.

Узган ел Татарстан Президентыннан миллион ярымлык грант отканнар. Ул акчага авыл уртасындагы һәйкәлне яңартканнар. Моңа кадәр һәйкәлдә өч авылның Бөек Ватан сугышында һаләк булганнар исемлеге генә язылган булса, хәзер инде сугыштан кайтып, тыныч тормышта үлгәннәрен дә язганнар. Авылда сугыш ветераннары калмаган инде. Һәйкәл тирәсенә брустчаткалар җәйгәннәр, матур утлар белән яктыртканнар.

Өч авылга 11 үзмәшгульләре бар икән. Бордыдан Любовь Мансурова турында аерым әйтеп уздылар. Ул өендә бәлеш, өчпочмак, пироглар пешерә икән. Заказлары шундый күп була, кайвакытта көчкә җитешә, диләр. Катырган пилмән ише ризыкларына да сорау күп. Безне дә Любаның тәмле өчпочмаклары белән сыйладылар. Телеңне йотарлык!

Адашлар булдыра

Мәдәният йортында безне “Туганайлар” халык ансамбле җырлап каршы алды. Безнең адашлар! Һәрвакыт үзебезнең авыл җыруларын, көйләрен өйрәнергә тырышабыз, диләр. Эстрада җырлары белән дә чыгыш ясыйлар икән.

Клубта “Туганайлар” клубы оешкан. “Һәр вторник һәм четверг көннәрендә кичләрен җыелышабыз. Репертуар өстендә эшлибез. Менә бу киемнәрне дә үзебез тектек. Тамакса, дәвәтләрне дә ясадык. Бер ел элек этнограф Валентина Максимова килде безгә. Аннан өйрәнеп калдык”, - дип сөйләде ансамбль җитәкчесе Вера Рамазанова. Вера түти үзе Теләче районының Субаш авылыннан икән. Бордыга килен булып килгән.

“Минем шушы авылга килеп, ансамбльдә йөри башлавыма 45 ел инде. Бу коллективка соңгы елларда яшьләрнең килүе яңа сулыш өрде. Бераз яшьрәкләрнең ансамбле да бар авылда. Мәктәптә “Чишмә” балалар фольклор коллективы эшли”, - дип дәвам итте Вера Николаевна.

Конкурслар турында сүз чыккач, моннан берничә ел элек Түбән Новгородта уздырылган фольклор фестивале турында искә алдылар.“Шулай җыруларны кабатлап йөрибез, берничә ир-атның безгә сәер генә карап йөрүләрен сиздек. Икенче көнне, финал вакытында аларның жюри членнары булуы ачыкланды. Мыштым гына конкурсантларны тикшереп йөргәннәр икән. Беренче урын алып кайттык шуннан”, - дип көлештеләр.

“Питрауны да үзенчәлекле итеп үткәрә башладык. Кичтән зур кочак белән Питрау чәчәкләре җыябыз. Аннары бәйрәм көнне урам буйлап җырлап, тәмләп чәй эчегез дип, шул чәчәкне таратабыз. Авырып ятучыларга кертеп үк бирәбез. Кичен авыл белән клуб алдына түгәрәк уенга җыелабыз”, - дип сөйләделәр.

Үсеш урыны

Мәдәният йорты турында аерым сүз әйтми булмый. Аны 2017 елда Президент программасы кысаларында ремонтлаганнар. “Өс киемнәрен, итекләрне салып йөрерлек түгел, бик салкын иде. Моның тишекләрен ничек җамап бетерделәр икән дип шаккатабыз”, - дип сөйләделәр түтиләр. Хәзер биредә бик матур һәм җылы.

Клуб бинасында урнашкан библиотекада да әллә никадәр юнәлештә чаралар, түгәрәкләр эшли. Монда килгән кеше китап кына укып калмый, рәсем дә ясарга өйрәнә һәм башка мавыктыргыч чараларда да катнаша. Библиотека китап тузанына батып ятмый. Психология, менталь арифметика, логопед белән шөгыльләнү, тайм-менеджмент, тегү, саннар һәм числолар магиясе һәм тагын бик күп кызыклы мастер-класслар уза икән биредә. Җитәкче Елена Маслова библиотеканы “синең үсеш урының” дип тә атый. Әйтергә кирәк, Елена Казанга керәшен яшьләренең өченче форумына да килгән иде.

Кышын ап-ак кары да җүнләп булмаган, халык туктаусыз дөнья куган Казаннан, гөрләп яшәгән керәшен авылларын барып, күреп кайту күңелгә чиксез рәхәтлек һәм ял бирә. Һәр барган җирдән нинди дә булса яңалык, ачыш һәм илһам аласың. Бордыга тагын барырга язсын, дип, кайтыр юлга кузгалдык.

Авылдан фоторепортаж карагыз.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев