Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Балчы корт карар, балын корт табар

Челлә аенда тугангамы, Иске Зәйдә яшәүче олы тутабыз Валентинага бал корты "җене кагылган". Таң чыклары белән уянып, кичкә кадәр тыз-быз бал ташучы шушы кортларны җаны-тәне белән кайгырта, тәрбияли ул. Умартачылык белән шөгыльләнә башлавын ул үзе - Ходай кушуы, дип саный. Болай уйлауның сәбәбе - бал кортлары үзләре.

Валя әле Чаллыда яши иде. Пенсиягә чыгып, авылдагы өендә юбилей уздырган көнне папабыздан калган иске умартага бал корты күче килеп керде. Валя бу хәлне югарыдан, күктән иңгән бәхеткә юрап, бик куанды һәм гомер буе күңелендә йөрткән хыялын тормышка ашырырга вакыт җиткәнлеген аңлап, шәһәрдән бөтенләйгә авылга күчеп кайтты. Шул көннән башлап бакчаның түрендә, карлыган куаклары янына куелган умарта оялары аның өчен тормыш яме, яшәү мәгънәсе, дисәң дә ялгыш булмастыр. Умартачы үзе дә бал кортлары кебек эшчән булырга тиеш. Чөнки балның уңышы аның үзеннән дә тора. Кортларга эшләр өчен шартлар тудырырга, аларны аңларга, гармониядә була белергә кирәк, дип саный ул. Шуңа күрәдер үзе дә бал кортыдай тынгысыз, уңган, кайгыртучан кеше. Беркайчан да зарланмас, киресенчә, һәрбер эштән тәм табып эшли, әз генә уңышка да сөенә белә. Боларга өстәп, бик юмарт та әле ул. Бал суырткач, иң элек тирә-як күршеләргә, туганнарга авыз иттерә. Берәрсе авырса, күчтәнәчкә мең сырхауга дәва булган бал алып, хәл белергә йөгерә.

Кардонда туып-үстек без. Янәшәдәге Зәй районы Түбән Биш авылы сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Валя берүзе, декабрь аенда, Кама Тамагы районы Теньки авылына укырга чыгып китә. Инде укулар башланганга 3 ай вакыт узса да, аны биредә кире бормыйлар. Бик тырышып укып, умартачы һөнәре үзләштерә. Шунда укыткан укытучыларын, иптәшләрен әле дә сагынып искә ала. Үзебезнең Ләке урман хуҗалыгы умарталыгына кайтып эшли башлаган елны ул кияүгә чыкты һәм җизнәбез Иван белән Иске Зәйгә китеп урнаштылар, шунда йорт салдылар, кызлары туды. Ләкин, бәхетләре озакка булмады - җизнәбезнең үкенечле үлеменнән соң, ике сабыен кочаклап, тол калды. Кардон таралгач, әти-әни дә аның янына күченеп килделәр.

Вакыт әкренләп дәвалый, кайгыларны тарата, диләр. Валябыз да яңа гаилә корып, Чаллы шәһәренә китеп төпләнде. Балалар туып, семья тагы да ишәйгәч, ничек тә аларны аякка бастыру өчен, әниләре көн-төн эшләде. Заманалар авырлашкач, маляр һөнәре үзләштереп, төзелеш оешмасына күчте. Инде тормыш үз көенә тәгәри дигәндә, тагын бер кат язмыш сынавы кичәргә туры килгән икән: кызы Наталья ике улын ятим калдырып, якты дөньядан китеп барды. Узган көз, 87 яшендә, әтиебез, сугыш ветераны Иван Артемьевич Портновны соңгы юлга озаттык. Әниебез Анна Валя тәрбиясендә. Без еш кайта алмыйбыз. Әле дә ярый Яңа Зәйдә яшәүче бердәнбер ир туганыбыз Коля дәдәй, аның хатыны Аня җиңги һәрвакыт килеп, булышып, ярдәм итеп торалар.

Бер-бер артлы килеп торган авырлыклар, олы югалтулар Валябызны тагы да чыныктырды, нык булырга өйрәтте. Сынауларга бирешмичә, аның һаман шат күңелле, ярдәмчел, тормыштан тәм табып яши белүе барчабызны сокландыра. Барыбызны да ана бал кортыдай үз тирәсенә җыйнап, барлап, кайгыртып торучы да ул. Аның яхшылыгы, эчкерсезлеге алдында без, туганнары, баш иябез.

Бик күпләр рәхмәтле Валентинага. Чөнки ул үзе белгәнне яшермичә, башкаларга да өйрәтә. Сорау, киңәш белән килгән яшь умартачыларга бик теләп киңәшләрен бирә, тәҗрибәсе белән уртаклаша. Әзгә дә риза булып яши белгән туганыбызның күңелен тырнап торган нәрсә бар - тереклек дөньясында иң файдалы бөҗәкләр булган бал кортларына яшәү елдан-ел авырлаша баруына борчыла ул. Хөкүмәт тарафыннан умартачыларга күбрәк ярдәм булып, кешеләр бал продуктларыннан ныграк файдаланса, чат саен гөмбәдәй үсеп чыккан даруханәләр кимер иде. Учлап дару ашаганчы, Ходай биргән табигать үләннәре һәм бал күпкә яхшырак бит, дип үрсәләнә аның күңеле. Туганымның җанын тырнап торган шушы уйларын шигырь итеп кәгазь битенә төшердем. Бу шигырь аның туган көненә бүләк булып ирешсен иде.

Исем-акылым китеп күзәтәм мин

Бу тынгысыз, армас төркемне.

Эшчән, бердәм булулары белән

Сокландыра алар һәркемне.

Яздан алып алтын көзгә чаклы,

Таң чыклары белән уянып,

Кояш баткач кына йоклый алар,

Каян килгән шундый уңганлык?

Тату яши шушы ишле гаилә,

Кечкенә булса да йортлары.

Өлгерлектә үрнәк булып тора

Табигатьнең шушы кортлары.

Минем апам уңган умартачы,

Бал кортларын үлеп ярата.

Көзен табыш алган сөенечтән,

Балны туганнарга тарата.

Сау-сәламәт булсын, дип кешеләр,

Ходай бал кортларын яраткан.

Җиңел түгел шифалы бал табу

Агуланган урман-кырлардан.

Умарта күчедәй гөжли дөнья,

Нәрсә җитми соң бу халыкка?

Җирне кайгыртуны уйламыйча,

Омтыла шул кеше байлыкка.

Уян, кеше, әйдә, уйлан инде,

Борчыла бит нәни кортлар да.

Кортлар бетсә - тормыш бетә, диеп,

Юкка әйтмәгәндер картлар да.

Сафландырсак җирне, саклап тотсак,

Бик рәхмәтле булыр табигать.

Баллы чәйләр эчеп, ләззәтләнеп,

Рәхәт итеп яшик, җәмәгать...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев