Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Алан-Полян учагын сүндермичә – фото

Казаннан Чаллы ягына барганда сул якта кала торган Алан-Полян авылын күптәннән күзәтеп узам. Юлдан узганда да бик кечкенә генә шикелле күренгән авылда бүгенге көндә 85 кеше яши

Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылына XVII гасыр азагында Үри-Чаллы кешеләре нигез салган дигән мәгълүматлар бар. 1873 елда авылда Изге Гурий Туганлыгы мәктәбе ачыла, соңрак ул чиркәү приходы мәктәбенә үзгәртелә. Бүгенге көндә Алан-Полянда мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Җиде укучы күрше авыллардагы мәктәпкә йөреп укый. Клуб дигәннәре дә иске генә бинада урнашкан.

Авыл гомер көзенә кереп бара... Әллә трассага якын торулары белән инде заманында авылларын ташлап чыгып китүче яшьләр күп булган. Казан белән Чаллы уртасында урнашкан Алан-Поляннан шәһәрләргә җилдерү бик җайлыдыр шул.

Көннән-көн кечерәя бараган авыл учагын сүндермичә, ялкын өстәп торучыларкемнәр икән? Әлеге сорауга җавап эзләп, авыл урамыннан әйләндек.

Алан-Полянның даүз җөзе, үз төсе бар. Кайбер йортларның түбәләренә, хәтта, игътибар иттем, алар икенче формада – искечә калган. Элекке наличниклы, капкачлы тәрәзәләр үзенә бертөрле ямь биреп тора.

Яңа өй салучылар юк диярлек. Урамнар юлына, үзара салым акчасына, таш түшәгәннәр. Зират янында авылдашлары, Түбән Кама “Керәшен” җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова ярдәмендә төзелгән часовнялары бар.

Алан-Полян – беренче керәшен шагыйре Җырчы Җәкәүнең (Яков Емельянов) туган авылы. Озын гына бер урамга 5-6 ел элек күренекле карендәшебезнең исемен дә биргәннәр.

Авыл уртасындагы матур күл игътибарны әллә кайдан үзенә тартып тора. Элек заманнарда шушы күлдән ерак түгел аланлык булган. Кешеләр шунда килеп урнашып, авыл барлыкка килгән дигән фаразлар да бар. Бәлки, авылның исеме дә шуннан калгандыр. Чыгышы белән шушы авылдан булган, хәзер Казанда яшәүче фермер Александр Григорьев әлеге җирләрне арендага алып, күлне чистартып куйган. Чишмәдән су тутырып, балык та җибәргәннәр. Авыл халкы кичләрен шушы күлянында уздыра, су коена, балыгын да тота икән.Александр Григорьев турында “җирләрендә, фермасында берникадәр кешене эшле итте”, дип телгә алды авыл халкы. Берничә ел элек,авылдашлары Елена түти Кутузова инициативасы белән,чишмә буен да тазартып куйганнар.

Авылда кеше йөри торган урыннарның берсе булган медпункт кечкенә генә бүлмәләрдә урнашкан. Фельдшерлары Фәридә Сафина инде 35 ел күрше авылдан килеп эшли. 2007 елда мәктәп бинасына күчкәннәр, шул вакытта бераз ремонт та ясалган булган. “Авылда мәктәпкәчә яшьтәге дүрт бала бар. Иң өлкән пациентым – 1926 елгы Антонида Офицерова, иң кечкенәбалага – 3 яшь. Өлкәннәр кан басымы, шикәр чире, буыннар авыртудан зарланып килә”, - дип сөйли Фәридә Сафина. 

“Төнлә белән “вызов”ларга чакырабыз, я барып алабыз, килмичә калганы юк”, - ди авыл кешесе үз врачлары турында.

Клубта эшләүче Лариса Кибякова да күрше Кызыл Йолдыз авылыннан. Алан-Полянда өлкәннәр ансамбле бар, алар балалар белән берлектә Җырчы Җәкәүнең мирасын күтәрәләр – шигырьләрен өйрәнеп, төрле чаралар уздыралар.

“Алан-Полянга килсәгез, безгә керми китмәгез”, дип, гел чакырып торучы Татьяна Муллинага чәй эчәргә тукталдык. Биш яшьлек улы Рим белән икәү яшәп яталар икән. Төшенкелеккә бирелергә яратучыларга, гел зарланып йөрүчеләргә Таняның тормышы,   язмышы дәрес тә булыр. Биш ел эчендә әтисен, әнисен, ике дәдәсен, ике әбисен югалта ул. Казанда яшәүче бертуган абыйсы Анатолий белән киңәшләшеп, ярдәмләшеп торалар.

“Әти-әниләр үлеп киткәч, авыр чакларда бик азлар гына ярдәм итте. Шушы югалтулар кемнең кем икәнен күрсәтте. Январь аенда әбине дә җирләдек. Мин төп йортта бит. Кайтучыларны көтеп алам. Бәйрәмнәрне дә, үле ашларын да бездә уздырыбыз”, - ди Таня.

Әтисеннән калган 60 гектар җирне дә үзе эшкәртергә теләп, шәхси эшмәкәр булып теркәлгән. Әмма чыгымнары күп, техникасы да кирәк, дип кире япкан. “Авылда минем кебек яшьләргә эш юк. Шулай да, авылдан китәсем килми, рәхәт монда”, - ди ул. Яз көне Мәшләк авылындагы “Турецкие сладости” дигән конфет цехына эшкә барырга уйлап йөргәндә, пандемия башлана. Улын да шунда балалар бакчасына урнаштырган булган. Ләкин цех ябылгач, кире алган.“Мәшләккә барып кайту 20-25 километрга чыга. Түләү дә авыр. Улым һәрвакыт үзем белән, беренче ярдәмчем”, - ди ул. Таня хәзер почтальонка һәм страховой агент булып эшли. Сетевой бизнесын да ярата.

 “Кыяр да тозлый, камыр да баса белми идем. Өйрәндем. Җебеп тормаска, үзеңне-үзең яклый белергә кирәк”, – ди Татьяна күтәренке тавыш белән. Бензокосилка белән печәнен дә чаба, пычкы белән утынын да кисә – ут уйната! Отец Геннадий Сизовтан рөхсәт сорап, тавык-чебешне дә үзе суя башлаган. “Хәзер ир-атлар шундый вак эшләргә дә я акча, я бер чәркә аракы, я тәмәке сорыйлар. Шуның өчен үзем өйрәндем. Әле машинама прицеп тагып, авылдашларга да булышкалыйм”, - дип сөйли ул.

“Боевой” гына түгел нечкә күңелле дә үзе. “Кряшен чибяре”, “Краса района”, “Туым жондозы” конкурсларында уңышлы гына чыгыш ясаган. Түбән Камада узган “Оло көн” бәйрәмендә зур сәхнәдә җырлавын да горурланып искә.

Танябелән аралашканнан соң, әнә шундый инде ул бөтен авырлыкны күтәрә торган нәфис хатын-кыз җилкәсе, дип уйлап куйдым. Алан-Полян авылы да шундый хатын кызлар булганда әле яшәр...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев