Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

81 яшьлек Виталий дәдәй Семенов: «Минем бакчаны Америкада да беләләр»

Балык Бистәсендә яшәүче 81 яшьлек Виталий Семенов капка төбендә үзенчәлекле бакча ясаган.

Үзе әйтмешли, ял паркы бу. Телисең икән таганында атын, тарихи геройлары янына басып фотога төш, кыр чәчәкләре исен иснә. Күпләр аның матурлык тудыруына шаккатса, арада, шайтан туе ясап ятасың, диючеләр дә юк түгел. Үпкәләми бабай, андыйларга җавабы: «Башта үзең шулай эшләп күрсәт әле!»

Ниләр генә юк бакчада! Сөембикә-ханбикә, Алтын Урда сугышчысы, көянтә-чиләкле татар кызы, бакчаны саклап торучы шаман. Соңгы образда  якут халкын яратуы  чагыла. Барабан кагып торган шаман янәшәсендә йорты, ягъни чумы да бар. Якутларны, ихлас халык, ди. Менә  шуңа күрә ясаган да инде.  Ул бит әле начар рухларны да якын китерми. Бер-берсенә тугры аккошларны да күрергә мөмкин. Тынычлык күгәрченнәре дә  читәнгә кунган. Баганага фонарьлар да куйган, коесын да ясаган. Әнә җил тегермәне аңа яшьлеген, элеккеге тормышны искә төшерә. Киләчәктә «ат җигеп», арба ясап, шуңа ашлык төяп куярга җыена.

– Бу бит Гавай утравы. Мин аны шулай дип йөртәм. Нинди хозурлык! Пальмаларны гына ай буе ясадым. Кыр чәчәкләре үсеп утыра. Бу матурлыкны яшьләр күрсен дип тудырдым. Бакчага бала-чагасы да, өлкәннәр дә керә. Күрше авыллардан да киләләр хәтта. Ял итеп кенә түгел, ишегалдында үскән виноград белән дә сыйланып та китәләр», – ди киң күңелле Виталий дәдәй.

Үзен ул бик хыялый кеше дип саный. Талантлы булуын да яшерми. Яшьтән үк кәрҗиннәр үргән, рәсемнәр ясаган. Армиядә солдатларны тәнкыйтьләп картиналар иҗат иткән. Бу бакчага исә пенсиягә чыккач тотынган. 80 яшькә кадәр эшләп йөргән әле ул! Эш стажы – 45 ел. Хезмәт кенәгәсендә ике генә мөһер сугылган. Берсе – кинофикация, икенчесе – «Сельхозтехника».

– Иң беренче булып арткы бакчага арыш чәчтем. Камыштан зур итеп шалаш кордым.  Эсселектән качып, шунда чәй эчеп утыра идек. Арыш көлтәләре бәйләп куйдым. Шуннан соң, башкалар да әлеге матурлыкны  күрсен дип, бар хезмәтемне өй каршындагы бакчага чыгардым. Әнә күрәсезме, камышны әле дә үстерәм. Беренче елны өчәр метрлы булып үстеләр хәтта. Көн саен икешәр чиләк су сибеп торам. Таудан агып төшә торган чишмәм бар, тик әле фонтанга  һаман вакыт җитми.  Читән үрәм, анысы тиз генә эшләнә торган эш түгел. Бер минут та тик тормыйм, һәрвакыт хәрәкәттә мин, – дип илһамланып сөйли Виталий дәдәй.

Менә 20 ел инде Виталий Семенов шушы бакча дип яши. Аны ел саен яңартып, ниндидер үзенчәлекләр өстәп тора. Төннәр буе йокламыйча, планнар корып ята икән. Кызыклы идеяләр күбрәк төнлә туа. Башта авырын, аннан җиңелрәген ясый.  Быел  Бөек Ватан сугышына 77 ел уңаеннан бер почмак  булдырган. Истәлекле даталарның берсенә дә битараф түгел ул. Күргәзмәләргә барасы булса, аны да ияртәләр. Элек бөтен иҗатын  «Жигули»ена төяп чыгып киткән. Бабайны районда  белмәгән кеше сирәктер. 

– Бакчаны гел ямьләндереп тору өчен акча да күп китәдер. Хатыныгыз Мария түтәй ачуланмыймы соң? – дим.

– Акча күп китә шул. Төрле чагы була инде. Чәчәк сабагының бер метры гына да 100 сум бит. Элек агачтан ясый идем. Бала-чага сындырып бетергәч, тимерен сатып ала башладым. Чәчәкләрне пластмасса шешәләрдән ясыйм, аны буйыйм. Бик вак эш бу. Моның өчен сабырлык  кирәк. Хатыныма бер эш тә кушмыйм, чөнки барысын да үзем теләгәнчә башкарам. Бу бакчаның  дизайнеры үзем, – дип елмая ул.

Виталий дәдәй тумышы  белән Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылыннан. Армиядән  кайткач, Балык Бистәсенә күченгән. Хатыны Мария белән бергә яши башлавына – 55 ел. Тормыш иптәше аннан сигез яшькә кечерәк.  «Булачак хатыным белән Сабантуйда таныштым. Шул көнне үк әнигә: «Бу минем хатын булачак», – дидем. Әни  ике тәлинкә, ике кашык бирде. Менә шуннан башланды гаилә тормышы. Бу йортны үз кулларым белән салдым».

Бабай һәр иртәдә сәгать биштә аяк өстендә. Йокыдан торуга балык тотарга китә. Эләксә дә, эләкмәсә дә, йөрергә ияләнгән. Су буйларында йөреп, яңа  көч  туплап кайта. Иң зур балыгы – 7 килолы. «Көч-хәл белән өстерәп чыгардым. Кармактан ычкынып, кача башлаган иде. Тизрәк өстенә сикердем, тәки тоттым бит. Әле шул балыкны күрсәтеп, урам буенча мактанып йөрдем, – дип кеткелди.

Бакчалык та – яраткан шөгыле. Виноград үстерү өчен дә ул җаваплы.  Сок ясарга да,  авыз итәргә дә, башкаларны да сыйларга җитә бу җимеш. Күңелең киң  булсын.

– Тормыш мулдан, рәхәт яшибез. Пенсияне вакытында бирәләр, хөкүмәткә рәхмәт. Акчам яхшы. Ике бала тәрбияләгән идек. Бер улыбыз мәрхүм инде. Кызыбыз бар. Оныклар кайта. Менә шулар белән мәш килеп ятабыз, – ди ул.

Кыскасы, зарланып, сукранып ятучы бабай түгел ул. Ул сиңа көн буена җитәрлек көч бирәчәк. Ут борчасы кебек. Әле йөгереп, бакчасының бер почмагына бара, әле икенчесенә.  Барысын да күрсәтәсе килә. Җанга рәхәтлек таба ул шушы бакчадан.  Иң мөһиме яшьләр, балалар шушы гүзәллекне күреп үссен дип тырыша. Яшьләргә генә түгел, читтән кайтучыларга да кызык ул. Әнә күршесенә Америкадан кайткан кунак та  бабайның эшләренә сокланып, фотоларын интернетка куйган икән. «Минем бакчамны хәзер Америкада  да беләләр», – ди ул, сөенеп.

Сәрия Мифтахова, "Ватаным Татарстан"

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев