Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Мәсьәләгә бер караш

«Туганайлар» укучылары ясалма чыршы сайлый

ВКонтактеда укучыларыбыз арасында сораштыру үткәрдек.

Сәүдә үзәкләренә, фатирларга, эш бүлмәләренә бәйрәм төсе керде инде. Халык әкренләп чыршы бизи башлады. Кемдер хуш ис бөркелеп торган урман чыршысын сайлый, әмма соңгы вакытта ясалма чыршыларга өстенлек бирүчеләр арта.

"Туганайлар" газетасын социаль челтәрләрдә күзәтеп баручыларга "Бәйрәмгә нинди чыршы куясыз?" дип сорау бирдек. Һәм түбәндәге җаваплар алдык:

  1. Тавыш биргән 42 кешенең 21е ясалма чыршы куя - бу 50% дигән сүз.
  2. Чын чыршы куючылар 7әү булып чыкты - 17%
  3. Чыршы куймаучылар саны - 9, бу - 21%
  4. "кәеф юк" диеп җавап бирүчеләр дә булды, алар - 5, бу - 12%.

Димәк, ясалма чыршы куючылар иң күбе булып чыкты. Чыннан да, ни өчен күбесе шундый чыршыга өстенлек бирә? Беренчедән, чын чыршының энәләре коелучан була. Вакыт узуга аның чүбе бөтен җиргә тарала башлый. Икенчедән, табигатьне саклыйм, агач кисмим, дигән кешеләр чын чыршы куймый. Өченчедән, берничә көн өчен генә чын чыршы сатып алырга акчасын кызгана. Ясалма чыршыны исә бер сатып аласың да тагын күп еллар кулланасың. Саклап тота белсәң, билгеле. Дүртенчедән, өйдә аллергиядән интегүчеләр булса, чын чыршыдан ераграк торырга туры килер.

Фото: Олеся Дмитриева
Авыл тормышы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев