Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Мәсьәләгә бер караш

Музей ул – күпер

Тарих-этнография музейлары - үткән белән бүгенгене тоташтыра торган күпер ул. Үз халкын яратып, аның тарихын өйрәнүче, өйрәнгәнен башкаларга да тапшырырга сәләтле энтузиастлар әллә ни күп түгел. Кайбер авылларга баргач, кемдер җыйган кадерле әйберләрнең кадерсезләнеп, тузан эчендә аунап ятуын да күрергә туры килә. Ни аяныч, ваемсызлык аркасында нихәтле хезмәт, байлык әрәм...

Тукай районы Мәләкәс авылы балалар бакчасында да этнографик музей ачып җибәргәннәр. Халкыңның үткәнен өйрәнүгә, буыннар чылбырының дәвамчанлыгына тиешле игътибар бирелгән җирдә авылы да, халкына хас үзенчәлекләр дә югалмас, дигән өмет-ышаныч белән чыгасың әлеге бүлмәдән.

Музей дип үк атап булмаса да, монда шактый әйберләр тупланган инде. Бу эшне башлап җибәрүчеләрнең берсе - Зинаида Савина. Ул заманында тәрбияче дә, мөдирнең хуҗалык эшләре буенча урынбасары да булган. Хәзер менә музей өчен экспонатлар җыя, мәгълүмат туплый. Иң кыйммәте шул: бу әйберләр эленеп кенә тормыйлар, балаларга занятие үткәргәндә хезмәт итәләр. Зинаида Федоровна, үзе дә керәшен күлмәкләре киеп, нәниләр алдында бәйрәмнәребез, әвәлге тормыш-көнкүреш әйберләре турында сөйли. "Мондый дәресләрдә балаларның күзләре яна, бер-бер артлы сораулар яудыралар, әйберләрне тотып-тотып карыйлар. Балаларның кайберләре хәтта самавырның, пичнең нәрсә икәнен белми. Борынгы көнкүреш әйберләрен әйтәсе дә түгел. Ә бит бу әйберләр - бүгенгебезнең җирлеге, киләчәгебезнең нигез ташы. Ә күпернең нигез ташы нәкъ менә балалар бакчасында салына," - ди бакча мөдире Алевтина Кадырова. Балаларга аеруча пружин сиртмәгә эленгән бишекне тирбәтү ошый. Аны инде үзе дә бу якты дөньядан күптән күчкән Александр дәдәй Саватеевның әтисе ясаган. Самойлова Матрена, Нестерова Елена, Уразаева Мария түтиләр китергән керәшен күлмәкләре, алъяпкычлары, Савина Зина, Большакова Анналарның чиккән сөлгеләре, Терентьева Нина биргән күмер самавыры - болар һәммәсе дә музейда үз урыннарын тапканнар. 60-70 нче елларда әле һәр өйдә дә очрый торган мәләнчекләр, сүрәкәләр, сырга ише әйберләр хәзер юк инде. Уйный торган курчакларыбыз белән бергә балачакта калып юкка чыкканнар. Ни кызганыч...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев