Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Мәсьәләгә бер караш

Аграфена Васильева: "Туйны җола буенча ничек уздырыйк, дип шалтыраталар"

Танылган "Димче Гөрпи" хәзерге керәшен туйларындагы "уенчык" йолалар турында сөйләде

Керәшеннәрнең танылган димчесе Аграфена Васильева сүзләренчә, соңгы елларда аңа 2-3 туйны гына керәшенчә алып барырга туры килгән.

-           Әүвәлрәк керәшен туйлары атналар буе барган. Хәзер инде 6 сәгатькә яраклаштырып, заманчарак үткәрәбез. Мисал өчен, су юлы күрсәтү йоласын уен итебрәк оештырабыз: кечкенә чиләкләр тоттырып, шартлы рәвештә билгеләнгән чишмәгә барабыз. Банкетларны элекке керәшен туйлары турында кыска гына булса да аңлатмалар бирә-бирә алып барам, - диде ул.

Аграфена Васильева уздырган керәшен туйлары җола кушканча, әти-әнидән бәхиллек алу белән башланып китә. Ипи тешләтү, бал мичкәсе ачтыру, бирнә тапшыру кебек йолалар үтәлә.

- Бик кызганыч, бүгенге көндә керәшенлек югалып бара. Борынгы җолаларны саклап калу өчен берәр чара оештырырга иде. Бу бер генә кеше кулыннан килә торган эш түгел. Барыбыз бергә алынсак, күп нәрсәне саклап кала алачакбыз әле. Шуңа күрә, җолаларны һәм гореф-гадәтләрне җаңартып, халыкка кайтарып бирергә кирәк. Мәдәниятебез һәм сәнгатебез яшәгәндә генә керәшенлекне саклап калып була, - дип фикерләре белән бүлеште Җөри авылы Питрау җыенының “Димче Гөрпи почмагы” хуҗабикәсе Аграфена Васильева.

Танылган димчебез фикеренчә, хәзерге туйлар артык купшыланды, шуңа күрә кайберәүләр туган-тумачаларын гына җыеп өйләнешә башлады. “Шундый туйларда, ничегрәк җоласына туры китерик микән, дип шалтыратып киңәшүчеләр дә бар. Менә бу төр туйларда йолалар кире кайтарыла алачак әле”, - дигән өметләре белән уртаклашты ул.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев