Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Милләт хакына җан атып

Үткән һәм киләчәк арасында – Зәй авыллары чылбыры

5 көн, 12 авыл, 3 белгеч... Зәй керәшеннәренең тормышы, көнкүреше ничегрәк корылган? Алар нәрсә турында сөйләр? Халык җанының асылы булган мәдәният яшиме? Шушы һәм башка сорауларны туплап, 8 августта Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк бел- гечләре Зәй районының керәшен авыллары буйлап экспедициягә чыгып китте.

Үзәк тәҗрибә белән уртаклашырга әзер

Үз нәселенең тарихын белмәгән, казанышлары белән горурланмаган кеше рухи яктан ярлы була. Шуңа да, исән чакта әби-бабаларыбызның кадерен белү, туган якның һәм үз халкыңның мирасын баету мөһим.

Узган елны Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре шушы мирасларны барлап, дөньяга таныту, яшьләргә тапшыру буенча зур эш башлап җибәрде. Аларның максаты – ел саен Татарстанның берәр районына чыгып, керәшен авыллары тормышы, халкы белән танышу.

– Мәсьәләнең шул ягы бар: күпчелек халык шәһәрдә яши. Шәһәр шартларында фольклорны саклап калу авыррак. Сәнгать мәктәпләре, балалар иҗаты йорты һәм мәдәни өлкәдә эшли торган башка учреждениеләргә бу эшне йөкләп, аны алып баруларына ирешергә кирәк. Халык иҗаты буенча белгечләрнең аз булуы этник сәнгатьне үстерүне тоткарлый. Җитәкчеләр безнең сүзгә колак салсыннар иде. Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк – методик үзәк. Үз чиратыбызда, туплаган материалларыбыз белән уртаклашырга, ярдәм күрсәтергә әзербез, – дип үз фикерен белдерде фольклор экспедициясе җитәкчесе Геннадий Макаров.

Алар – фольклорчы Геннадий Макаров, Яков Емельянов исемендәге үзәк методисты Илүзә Галиуллина, Җырчы Җәкәү йорты балетмейстеры Марина Казакова 2021 елда экспедиция белән Кукмара районы авылларында йөргән булсалар, быел Зәй якларын урадылар.

Җырлар барлап, киттек Зәй буйлап...

Районга килеп төшү белән, делегация фольклор коллективларны, мәдәният йорты җитәкчеләрен җыеп, “түгәрәк өстәл” уздырды. Зәйлеләргә экспедициянең максаты турында әйтелде, җыелучылар керәшен халкының культурасы турында фикер алышты.

– Әйе, керәшен йолалары сакланып калган, әмма чын фольклор югалып бара. Безгә аны саклап калу өчен йолалар, иман көйләрен яздырырга, җирле музей, тарихи чыганаклар белән танышырга, төрле уен коралларында уйнаучылар белән аралашырга кирәк. Шулай ук, Геннадий Михайловичның 60-70нче елларда яздырылган язмалары бар. Керәшен көйләре ул вакытта ничегрәк яңгыраган һәм бүген нинди – чагыштырып карыйсы иде. Без шушы эшләрне башкарып чыгарга тырышабыз, – дип сөйләде Марина Казакова.

Геннадий Макаров керәшеннәрнең традицион уен кораллары, милли киемнәре турында бай мәгълүмат бирде һәм кечкенә мастер-класс та уздырды. Район мәдәният йортының “Җиләк” халык фольклор ансамбле үзләре башкара торган җыруларны да әйтеп күрсәтте.

Экспедиция Сарсаз-Баграж, Урта Баграж, Югары Баграж һәм Поповка авылларыннан башланып китте. Бу яклар – керәшеннәрнең, үзенә күрә, бер мәдәни мәркәзе. Сарсаз-Багражлылар ишек төбеннән үк җыр белән каршы алдылар. Бу – авыл мәктәбендә оештырылган “Сандугач” балалар фольклор ансамбле булып чыкты. Аны Петр Утяганов җитәкли.

– Авылларның һәммәсендә искиткеч музейлар эшли. Аларда керәшеннәрнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган экспонатлар җыелган. Борынгыдан калган күлмәкләр, көнкүреш кирәк-ярагы дисеңме, барысы да биредә күз карасыдай кадерләп саклана. Борынгы тамганы күрү бәхете дә тәтеде безгә. Искитмәле җыр үрнәкләрен, бәйрәм-йолаларны яздырып алдык, – диде үзәк белгечләре.

Багражлылар Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә күлмәк, алъяпкыч һәм 1828 елгы баш киеме бүләк иттеләр.

Поповкада халык авылның тарихына зур игътибар бирә. Танылган опера җырчысы Владимир Васильев туган ягына кайткан саен аның тарихын өйрәнә, яза да икән.

10 август иртәсе Кадер һәм Әхмәт авыллары чылбырыннан башланып китте. Әлеге авыллар кабатланмас, үзенчәлекле материалларга бай. Геннадий Макаров, Марина Казакова, Илүзә Галиуллина җирле халык белән бергәләп, җыруларны, йолаларны барладылар, искә төшерделәр. Кадер авылында – борынгы тәреләр, ә Әхмәттә уникаль костюм үрнәкләрен күрделәр.

Экспедициянең өченче көне Дүрт-Мунчада тәмамланды. Биредә Дүрт-Мунчалылардан тыш, Зичәбаш, Кабан-Бастырык авылларыннан килгән түти-дәдәйләр белән күрешеп, җыру, йола-бәйрәмнәр, турында материал яздырып алдылар.

Әлеге авылларда катнаш гаиләләр шактый. Мондый гаиләләрдә үскән балалар үз этник төркемендә генә йомылып калмый. Ә бу сәнгатьне үстерү өчен дә бик файдалы.

11 августта үзәк белгечләре Сәвәләйгә юл тотты. Сәвәләй авылы халкы кунакларны үзенең матур йоласы – визит карточкасы булган Боламык бәйрәме белән каршы алды. Яңгыр яудыру максатыннан, монда Боламык боткасы пешерәләр икән. Шулай итеп, казанлылар сыйланырга да өлгерделәр. Өстәвенә, Сәвәләй халкының горурлыгы булган Изге Тын иңү хөрмәтенә төзелгән гаҗәеп храмны, бай картиналар галереясен дә күрделәр.

– Сәвәләй – иң зур авылларның берсе. Халкы актив. Сәвәләйлеләр авыл музее төзергә хыялланалар. Чыннан да, ул юл өстендә урнашакан, бар нәрсәсе дә бар. Миңа калса, тиздән туристлар монда сукмак сала алыр, – дип сөйләде Геннадий Макаров.

Сәвәләйдән соң, делегация Якты Күл авылына китте. Авыл музеендагы фольклор кичәсендә туган якны өйрәнүче Михаил Вавилов Якты Күлнең тарихы турында сөйләде. XVIII гасырда Мишә елгасы буендагы Савруш, Байраш авылларыннан Якты Күлгә керәшеннәр килүе, ә русларның Пенза өлкәсеннән күченүе турында да әйтеп узды.

Кичә буе авылның “Керәшен моңы” ансамбле, бер-бер артлы, рәт көйләре, йола җырулары җырлады, ә үзәк белгечләре аларны яздыртып, һәрберсе турында сораштырып барды. Сүз уңаеннан, монда башка авылларда очрамаган көйләр дә яңгырады. Соңыннан, ансамбльнең иң беренче җырчыларыннан берсе Мария түти Романованың өенә барып, фольклорчылар аннан да җырулар яздырып кайттылар.

Якты Күл авылы музеенда уникаль экспонатлар саклана. Гомумән, барлык керәшен авылларында да тарихка бага торган “почмак” булуы куандыра. Музейларның экспозицияләре яңартылып, тулыландырылып тора.

Соңгы көн Түбән Биштә, аеруча, продуктив узды. Белгечләр авыл халкы белән танышып, тарихи объектларны карарга, шулай ук, фольклор коллективларның иҗатын тыңлап, яздырып алырга өлгерделәр. Түбән Биш музеенда костюмнар, борынгы сөлгеләр, чаналар, сандыклар һәм башка көнкүреш кирәк-ярагы бар.

Казанлылар буш кул белән килмәгән иде. Клуб хезмәткәрләре һәм балалар өчен Геннадий Михайлович думбрада һәм гөсләдә уйнау буенча мастер-класс уздырды, ә Марина Казакова “Бәрәкәт” яшьләр бүлегенең эшчәнлеге турында сөйләде. Зәйлеләр киләсе буынга, яшүсмерләргә, балаларга милли мирасны тапшырып бара икән: яшьләр борынгы көйләрне, йолаларны беләләр.

– Зәй районында заманында гөсләдә уйнаучылар күп булган. Инде бүген дә шул традицияне яңартып киләләр. Матур мисалы – Баграждагы Петр Утяганов һәм ул җитәкләгән ансамбль. Зәйнең “Мирас” ансамбле җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина думбрачылар ансамбле оештырырга хыяллана. Сентябрь аенда мастер-класс уздырырга чакырды, – диде Геннадий Михайлович .

Экспедициянең бу соңгы көне Иске Зәй поселогында урнашкан туган як тарихын өйрәнү музеенда тәмамланды. Анда да керәшен культурасына багышланган күргәзмә бар.

Сәфәр багажына 72 җыр җыелды

Биш көн эчендә кунакчыл Зәй ягында бик күп мәгълүмат тупланылды. Барысы бергә 72 җыру яздырылды. Алар арасында Тройчын, рәт көйләре, авылларның үзләренә генә хас йола җырулары да бар. Гөсләдә, гармунда уйнаучы музыкантлар, фольклор ансамбльләрнең башлангычында торган моңлы җырчылар булуы да шатландыра.

– Бик матур көйләр, күп төрле мәгълүмат, традицияләр туплап һәм керәшеннәрнең бердәм, дус, тату яшәүләренә инандык. Халык иҗатының хәзерге торышы белән танышу шундый җиңел һәм нәтиҗәле узды. Безне якты йөз белән каршы алган Зәй районы мәдәният бүлегенә, район мәдәният йортына һәм барлык авыл җирлекләре башлыкларына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, – диде Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре.

Әлбәттә, экспедиция – зур һәм авыр хезмәтнең бер өлеше генә. Җирле халык, мәдәният йортларының җитәкчеләре, хезмәткәрләре белән аралашу ике якка да файда китерсен иде. Белгечләрне хәзер шушы җыелган материалларны барлап, эшкәртеп, өйрәнеп, кабаттан нәтиҗәләр ясап, зур җыентык чыгару буенча эш көтә. Әлегә аның форматы нинди булачагы билгеле түгел. Җәкәүлеләр күләмле итеп, китап форматында гына түгел, ә тагын да зуррак аудиториягә таралсын, кызыклы булсын өчен, мультимедияле вариантын, ягъни электрон форматын да ясарга телиләр.

Киң күңелле Зәй керәшеннәре алга таба да үз тарихи тамырларын онытмыйча, мәдәни һәм тарихи мирасны баетып, буыннар бәйләнешен ныгытсыннар һәм яшьләргә тиешле дәрәҗәдә тапшырсыннар иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев