Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Милләт хакына җан атып

Нәселебезнең асыл заты - Ямаш Игәнәй

«Керәшен сүзе» газетасының беренче редакторы булган Ананий Нестерович Маловның тууына быел 85 ел булды.

Ананий Нестерович Малов (Ямаш Игәнәй) 1938 елның 10 январенда Татарстан Республикасының Сарман районы Ләке авылында туган. 1982 елдан Татарстан Язучылар берлеге члены. Дистәгә якын китап авторы. "Керәшен сүзе" газетасының (1993-2002) беренче редакторы. 1997 елның 1 мартында вафат булды. Туган авылы Ләкедә күмелгән.
Без Ананий Малов белән 1990 нчы елда таныштык. Минем Чаллы шәһәр Советы президиумы аппаратында эшләгән чак. Ул елны шәһәр Советы "Чулман-Идел" дип исемләнгән татар газетасын гамәлгә куйды. Малов шул газетада бүлек мөдире булып эшли башлады. Журналист буларак зур тәҗрибә туплаган, утны-суны кичкән публицист, танылган шагыйрь иде инде ул. Мине, беркетмәләр бүлеге җитәкчесен - әдәби татар телен яхшы белүче белгеч дип, татар газетасының "шефы" итеп билгеләделәр. Ананий Нестерович минем янга газета өчен мәгълүматлар алу, депутатларның кылган эш-гамәлләре турында хәбәрдар булып тору нияте белән, еш кына керә башлады. Ишек ачылып китеп, башта борын очына гына эленгән алагаем зур күзлек күренә. Аннары, йөзенә төшкән озын чал чәчләрен артка сирпеп, Малов үзе килеп керә. Кулында, гадәттә, заманча, квадрат формасындагы кассеталы магнитофон.

- Карале, малай, - ди бу шулай берчак. - Үзебезнең авылга атап бер җыр язган идем. Кемгә бирсәм чын керәшен көе яза алырлар икән, ә?

Читлеккәен ачып, әй, тутый кош

Очырдым ла сезнең тарафка.

Асыл җаннарымның тәрәзәсен

Ачып куяр әле, җаратса.

Эй, Игәнә буе, эй, Ләке,

Күз алдымнан китми сурәте...

- Нәрсәгә соң бу җырга яңа көй? - димен. - Авыл көенә җырлана торган бер дигән сүзләр!

Берничә минуттан булачак җыр магнитофон тасмасына яздырылган иде инде. Иң беренче тапкыр җырны Чаллы радиосыннан "Чулман-Идел" редакциясендә корректор булып эшләүче Зәллә Вәлиева җырлап күрсәтте. Аннан соң ул бар матурлыгы, бөтенлеге белән Ләке авылы хоры башкаруында яңгырады. Соңрак Чаллы җырчысы Николай Храмов репертуарына кереп, аның яраткан җырына әйләнеп китте. Хәзер бу популяр җырны балалар, фольклор коллективлар башкаруында да еш ишетеп була.

Якташлар да буларак, без аның белән бик тиз арада дуслашып киттек. Ләке белән Түбән Чыршылы арасы биш кенә чакрым, безнең авыллар Игәнә елгасының сул ярында урнашкан. Ананий Нестеровичның "Ямаш Игәнәй" дигән әдәби псевдонимы да шул елга исеме белән бәйле иде. "Ямаш" дигәненең дә үз мәгънәсе бар. Әнисе Нарат Асты авылының Ямашевлар нәселеннән булганга, аның кыз фамилиясен үзенә әдәби псевдоним итеп алган иде ул. Атасын бөтенләй белмәгәнгә, ятим сугыш баласы булганга, биш баласын ялгызы үстергән әнисенә карата хөрмәте, яратуы чиксез иде аның.

Газета укучылар хәтерлидер: 90 нчы еллар башы - реорганизация, ликвидация, кыскартулар, болганулар чоры булды. КамАЗ кичергән коточкыч пожардан соң, болай да тотрыксыз шәһәр тормышының асты өскә килде. Без дә Ананий Нестерович белән 2 ел күрешми тордык.

- Син кая югалдың? - дип "тетеп" атты ул мине урамда очратып. - Без бит монда яңа гәҗит чыгара башладык...

Үзгәртеп кору җилләре үз эшен эшләде. Мин дә, Ананий Нестерович белән бергә, "Керәшен сүзе" газетасын чыгару өстендә эшли башладым. Газета айга бер тапкыр 8 битлек булып чыга. База да, штатлар да, акча да юк. Ләкин энергия, дәрт, теләк бар. Көннән-көн күбрәк ачыла барган тарихи мәгълүматлар, шаккатарлык, моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән яңалыклар кызыксынуны арттыра гына бара.

"Күк кабагы ачылыр"... Газета өчен бу эпиграфны Ананий Нестерович уйлап тапты. Биредә язылганнар киләчәктәге ачышларның башы гына, алга таба укучыларыбызны бихисап яңалыклар, могҗизалар көтә, моңа кадәр архив киштәләрендә, хәтер сандыкларында сакланган истәлекләр тиздән газета битләренә күчеп, сер булудан туктап, чынбарлыкка әйләнәчәк, дигән мәгънәне аңлата иде бу беренче карашка гади генә булып күренгән өч гыйбрәтле сүз...

Малов эшләгән "Аргамак" журналы редакциясе хезмәткәрләре газетаның һәр санын түземсезлек белән көтеп алалар. Җитәкчелек редакциядә керәшен гәҗите дә эшләнеп ятуга лояль карый, ә гамәли хезмәткәрләр кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар иде. Гомумән, Ананий Нестеровичны ихлас яраттылар, хөрмәт иттеләр. Талантлы журналист булу өстенә, кече күңелле, эчкерсез, риясыз булуы да үз ролен уйнагандыр. 60 яшенә якынлашып килүче бу кешенең балаларча беркатлы, ихлас булуы гаҗәпләндерә дә, сокландыра да иде. Шатланса - сабыйларча кул чәбәкләп, бер аягында сикерә-сикерә шатлана, ачуланса - усалланып, ярсып, дулап ачулана иде ул. Бервакытны шулай үзен дәрәҗәле генә санап йөргән бер кеше, кичен шалтыратып, иртәнгә бер материал язып бирүен үтенгән. Син - профессионал, синең өчен бу берни тормый, янәсе... Дулапмы дулады Ананий Нестерович. "Сыттым теге бәндәне. Андый чи материалны кеше түгел, син дә укымаячаксың бит, дидем..."

Эшләгән эшләренә, язылган сүзләренә үтә җаваплы карый иде шул ул. Яраткан сүзе "асыл" булды. Язганда асыл сүзләр сайларга тырышты, аралашканда асыл затларга тартылды. Керәшеннәр арасыннан чыккан күренекле кешеләрнең тормышын яктыртып бару йөзеннән, "Нәселебезнең асыл затлары" дигән рубрика уйлап тапты. Матурлыкка, кешеләр арасындагы чиста, саф мөнәсәбәтләргә мәдхия укыды. Игелек кылырга, иман белән яшәргә өндәде.

Аллам диген, Аллам дисәң -

Булыр Ул һәрчак Җаныңда.

Уең, эшең изге итәр,

Кичерер языкларың да...

И, Ходаем, кыласымны

Гел изгелек язсаң иде.

Иман белән торсам иде,

Иман белән ятсам иде...

Чиркәүгә йөрмәсә дә, Ходайга ышана иде ул. Шулай булмаса, мондый ихлас шигырьләр дә тумас иде. Инде 60 яшькә якынаеп килгәндә, Борды авылы чачаунигында махсус уздырылган келәүдән соң чумылган иде ул. Үзеннән ун яшькә өлкән танылган җырчы, үзе дә чыгышы белән Борды авылыннан булган Раиса Тимофееваны "Урсанасы" итеп сайлаган иде...

Ул табигать баласы иде. Лубян урман хуҗалыгы техникумын бетергән кеше буларак, йөз төрле үлән таный, аларның шифа-сихәтләрен белә. Кошларны тавышыннан аера. Иртәләрен боздай салкын су белән коена. Коенганда әйтә торган ниндидер иманнары да бар иде аның. Ырымнарга, әйтемнәргә ышана. Күзлек атландырган борынын учына терәп, андагы сырлардан "тормыш юлын" өйрәнә. "Карале, минем гомер линиясе кая кадәр җиткән. Әни яшенә җитәм әле мин..."

Сиксәнгә кадәр яшәгән әнисе яшенә җитәргә 20 ел калды аңа. Гомер дәфтәренең соңгы бите булган 1996 нчы елда Ананий Нестерович бик күп язды. Үзенә генә хас дуамаллык белән, ярсый-ярсый язды. Дөньяның бөтен бозык төшләрен төзәтергә теләгәндәй, берсеннән-берсе саллырак шигырьләр иҗат итте.

Чәчәк ясадылар кыяташтан.

Ни хакына диген?

Китеп-кыеп бетерделәр. Көчкә

Калды исән-имин.

Мәгърүр җанлы кыя иде әле,

Хәзер мескен чәчәк.

Һәй бу адәмнәрнең кыйланмышы,

Мәзәкләрдән-мәзәк.

Мәсхәрәгә түзә алмый җаны

Бөркет булып очты.

Каргыш булып калган буш оясын

Бер көн яшен сукты...

... Шундый бәндәләр кулына дөнья

Калып бара тәмам.

Әнә шуңа әрни минем җаным,

Шуңа газапланам...

Күңеле нәрсәдер сизенгәндәй ашыкты, кабаланды. Тагын бер елдан соң булачак 60 еллык юбилеена 2 томлык шигырьләр китабын басмага әзерләде. Һәр шигырен кечкенә язу машинкасында үзе басты. Наборга да, редакторларга да бирмәде. "Мин баскан вакытта редакцияли дә барам, кирәкмәс", - диде. Эштән соң төннәр буе утырып талчыгулар аның болай да, үзе әйтмешли, "тетелгән" йөрәгенә зур авырлык китергәндер. "Аргамак" журналы редакторы Мансур Мортазин белән кулъязмаларны Татарстан китап нәшриятына тапшырырга дип юлга чыккан җиреннән, йөрәк өянәге тотып, шагыйрьне Чаллы больницасына алып кайттылар...

Гомер дигәнең бик тиз уза. Январь аенда Ямаш Игәнәйгә 85 яшь тулган булыр иде. "Керәшен сүзе" газетасының да февральдә 30 еллыгы. Шагыйрьнең 60 еллыгы уңаеннан туган авылы Ләкедә ачылган музейга да ике дистә елдан артты... Ямаш Игәнәй хыялында йөрткән чиркәү дә менә инде берничә ел авылның күрке булып, тау башын ямьләп утыра. Замана җилләре кагылып, урта мәктәп статусыннан гомуми белем бирүче уку йортына әверелсә дә, Ләке мәктәбендә якташларын зурлыйлар, иҗатын өйрәнәләр. Хәтта рус теле укытучысы Энҗе Әгъләмова җитәкчелегендә шигырьләрне рус теленә тәрҗемә итүче группа да эшләп килә. Ни кызганыч, үзе 20 ел элек басмага әзерләгән шигырьләр томы гына әле дә булса дөнья күрмәгән...

Янә күз алдыма Ананий Нестерович килеп баса. Озын чал чәчле башын чайкап, үзенә генә хас тон белән: "Эй җегетлә-ә-әр, бакчый бу дөнҗага!" дияр кебек.

Мин янә кулыма "Керәшен сүзе"нең 1993 нче елның февраль аенда дөнья күргән, саргайган беренче санын алам. Редактор Ананий Маловның яңа газета чыга башлау уңаеннан кайчандыр халкыбызга, шул исәптән мөселман кардәшләребезгә дә мөрәҗәгать итеп язылган сүзләре бүген дә бик актуаль яңгырый: "... Кешеләрне диненә, теленә карап түгел, кылган гамәленең үзе һәм кешеләр өчен кирәкле, файдалы, мәгънәле икәнлегенә карап бәялик әле. Һич булмаса, шуңа омтылыйк. Бер-беребездән гаеп табып, акыл өйрәтеп азапланмасак, бүтән эшләребез беткәнмени? Кырык эшебез кырык якта кырылып ята түгелме соң? Әйдәгез, бергәләп милли мәктәпләр, мәдәният, дин мәсьәләләрен кайгыртыйк. Бергәләп, кулга-кул тотынып, иңне иңгә куеп. Үзара тату булсак кына илебез, җиребез, Ватаныбыз чәчәк атар, үзебез дә бәхетле булырбыз. Бүгенге болганчык, мәтәвекле һәм хәвефле заманда, бик аздан гына да, бер-беребезне югалтып, Сак белән Сок хәлендә калуыбыз бар. Моңа юл куймаска иде, туганнар!.."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев