Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Милләт хакына җан атып

Гурий Тавлин ничек язучы булган?

Гурий Тавлин - керәшен әдәбиятына зур өлеш керткән язучы. Аның теле уникаль, чөнки ул керәшен үзенчәлекләрен саклап калган. Безнең карендәш керәшен әдәбиятында үз эзен калдырыр өчен туган

ЯЗУ ЧИРЕ миңа моннан алты дистә ел элек, малай чагымда ук йокты дисәм ялгыш булмас. Аңа күренекле балалар язучысы, Муса Җәлилнең иң якын көрәштәше Абдулла абый Алиш этәргеч ясады.

Безнең зур һәм кечкенә шәһәрләрдән еракта урнашкан мәктәбебездә пионер оешмасы бар, әмма бер reнә пионерның да муенында галстук юк һәм аны якын-тирәдән табу мөмкинлеге күренми иде. “Мин шул турыда "Яшь ленинчы" газетасына яздым. Күпмедер үткәч, язмам "Галстуклар юк" дигән баш астында газетада басылды. Мәкалә чыгып биш-алты көн үткәч, утыз данә пионер галстугы салынган посылка килеп төште. Мин конверты тышына кызыл белән нәкъ газета башындагыча матур итеп "Яшь ленинчы" дип язылган хат алдым. Шәмәхә кара белән кулдан язылган ул хатта миннән киләчәктә дә "Яшь ленинчы" белән элемтәне өзмәвен соралган һәм хат ахырына, укуымда уңышлар теләп, сәлам белән А.Алиш, дип имза куелган иде.

Мин, укып чыккач, ни уйларга белми аптырап калдым. Хатны "Пионер каләме" журналында һәм "Яшь ленинчы" газетасында искиткеч әкиятләре зарыгып көтеп алына һәм мавыгып укый торган Абдулла абый Алиш язганга һич кенә дә ышанасым килмәде. Шулай -- мин "Яшь ленинчы" газетасының деткоры булып киттем. А.Алиш абый миңа, үзе дә сизмәстән, әдәбият мәйданына сукмак ярырга юллама бирде.

Үземә җитмеш яшь тулган көннәрдә мин дулкынланып шуларны искә төшердем.

Гурий Тавлин // Сабантуй.- 1996.- 17 апрель

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев