Туганайлар

Виталий Агапов: "Кемдер җырыуны җырлый, ә без - әйтәбез!"

Татарстанның халык артисты Виталий Агапов “Керәшеннәр җырыу әйтә” проектының үзенчәлеге һәм перспективалары турында сөйләде

- Виталий Васильвич, "Керәшеннәр җырыу әйтә" фестивале берничә форматта уза. Шулар турында да әйтеп китсәгез иде.
– Исеменнән үк керәшеннең үзенчәлекле икәне күренә. “Сез нигә әйтәсез җырыуны, ә җырламыйсыз”, - дип бүтән милләт кешеләре дә еш сорый. Исемендә аның җисеме. Керәшеннәр җырламый, ә җырыу әйтә. Элегрәк безнең халык туйлар вакытында да, операдагы шикелле, җырлап сөйләшкән, аралашкан. Без рухи яктан бай халык. Бу керәшеннәр җырлый белми дигән сүз түгел, киресенчә, без җырлап сөйләшәбез, аңлашабыз, аралашабыз.
“Керәшеннәр җырыу әйтә” проекты эчендә биш юнәлештәге аерым фестивальләр бар. Беренчесе 2011 елда, керәшен ансамбльләре һәм танылган, яшь җырчылар бергә бер букет булып халыкка тәкъдим ителде.
Икенче тапкырында олылар ансамбльләре арасында конкурс-фестиваль итеп оештырылды. Монда ансамбльләр үзләренең якларында булган гореф-гадәтләрне, йолаларны, бәйрәмнәрне күрсәттеләр. Шул ук вакытта, ансамбль җырчылары һәм музыкантлары аерым конкурста катнаштылар.
Өченче юнәлеш – күптавышта (многоголосие) җырлау иде. Безнең халык үзенчәлекле итеп җырлый. Әйтик, әбиләр беренче, икенче, өченче тавышка түгел, ә ничек яшьтән өйрәнгәннәр, шулай җырлыйлар. Алар аерым җырлаганда бу дөрес нәрсә дә түгел сыман, ә менә барысы бергә кушылып җырлаганда матур чәчәк букеты шикелле, бай яңгырый. Әмма шуны да әйтим, керәшенчә җырлау ысуллары (табигый күптавышлылык) югалып, бетеп бара. Хәзер күптавышлылык булса да, ул классик формада гына. Алай итеп руслар да, татарлар да җырлый. Грузиннарның күп тавышка җырлавын бүтән халыклар белән чагыштырып булмаган шикелле, керәшеннәр дә җырыуларны үзенчәлекле итеп башкара. Менә шушы фестиваль кысаларында шул үзенчәлекне торгызасы иде.
Тагын бер юнәлеш – “Чибәр түти” конкурсы. Анысын әлегә төбе-тамыры белән җилкетеп уздырган юк. Монда кияүдә булган чибәр түтиләр күптөрле ярышларда үзләрен сыный. Минем аны өлешчә генә Сәвәләйдә һәм “Нардуган”да уздырганым да бар. Монда катнашучылар керәшен дөньясында кайнап торган актив чибәр түтиләр булырга тиеш. “Туым жондозы” яшь башкаручылар фестивален бик хуплыйм. Балаларда үзебезнең мәдәнияткә мәхәббәт уятмасак, өйрәтмәсәк, күптавышлылык кына түгел, бөтен җыр культурабыз да югалачак. Шул ук вакытта, өлкәннәргә игътибарны киметсәк, балалар җыр байлыкларын кайдан алыр?
Бишенче төре – кечкенә ансамбльләрне сәхнәдә җырлаштырып ярыштыру. Алар бу юнәлештә җитди һәм уен җырлары – такмаклар башкара.


– Проектның перспективасын ничек күрәсез?
– Бүтән миләт вәкилләре дә әлеге проектка соклану белдерә. Керәшен җырын керәшенгә генә җырлап, әллә кая китә алмыйбыз. Без татар теле мохитендә яшибез. Культурабызны уртак телле халыкка – татарларга, башкортларга җиткерергә кирәк. Хәзер керәшен турында “дуңгыз”, “тәре” ише кимсетүле сүзләр сирәгәйде. Чөнки үз вакытында андый милләтчеләргә башкарган эшләребез, бәйрәмнәребез белән җавап бирә белдек. Җөри, Кушай, Ләке, Зәй Питрауларын күрделәр. Икенче яктан караганда, без, нинди генә кысан вакытларда да, үз динебезне, телебезне, культурабызны саклап кала алдык. Менә нагайбаклар, кан кардәшләребез, 250 еллап инде читтә яшиләр. Аларның телләре дә әллә кайчан урыска күчеп бетәргә мөмкин иде. Дөрес, хәзер алар отыры урыслаша баралар инде.

Дәвамы бар. Тулырак газетабызның 8 май №9 9(397) саныннан укыгыз.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Яналыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: