Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Милләт хакына җан атып

Керәшен мәдәнияте үсеше тарихыннан (Дәвамы.)

(Ахыры. Башы 9, 10 (373, 374) май саннарында.)

                                                                    Совет татар милләте төзү
Совет дәүләте 1930 еллардан алып ачык рәвештә атеистик сәясәт юлына баса һәм дә христианлык белән исламга, буржуаз милләтчелеккә каршы, көрәш игълан ителә. Нәтиҗәдә, махсус карар белән керәшеннәрне һәм мөселман татарларны кушып, совет татар милләтен төзү гамәле башлана. Мондый сәясәт 1980 еллар башына кадәр дәвам итә.

Керәшеннәрне татарларга кушып ассимиляцияләү сәясәте ачыктан-ачык законлаштырыла һәм дәүләт органнары тарафыннан тормышка ашырыла. Бу турыда, мәсәлән, түбәндә китерелгән документ ачык итеп тасвирлый:

“Циркуляр № 45/2136 15 декабря 1925 г.
Всем кант исполкомам
Обслуживание национальных меньшинств и отдельных групп Сов[етским] аппаратом есть залог приближения этого аппарата к массам. На местах имеет место случаи нарушения прав одной из национальных групп, населяющих Татреспублику – кряшен. В целях дальнейшего неповторения советскими органами ошибок прежнего, Президиум ТатЦИКка разъясняет: Кряшены – это те же татары, отличающиеся от общетатарской массы некоторыми особенностями быта, приобретенными ими в результате прежней деятельности приспешников царского правительства – православного духовенства. Основная линия, взятая партией и советской властью по отношению к кряшенам, – это ассимиляция их с общетатарской массой. Но в силу той же деятельности попов и мулл, между татарами и кряшенами внедрилась вражда на религиозной почве. Поэтому, всякая поспешность в соваппарате в этом вопросе, каждое мероприятие без учета обстановки и условий может привести к нежелательным результатам.

Так, в некоторых кантонах имело место посылка отношений, выдача приговора нарсудьям и т.п. на недоступном ныне для кряшен татарском шрифте, последствием чего имело место брожение среди кряшен и недовольства.

В этих действиях вылилась тенденция соваппарата к механическому, без учета бытовых особенностей, слиянию кряшен с общетатарской массой, что вместо пользы приносит вред, способствуя не к изжитию антогонизма, а к обострению его.

С другой стороны, имеются факты выделения кряшен в особую нацию и не уравнение их в правах с общетатарской массой. В вопросах предоставления различных льгот /вопросы землеустройства, леса местного значения, предоставления кредита и т.п., в области привлечения кряшен наравне с общетатарской массой в соваппараты, замена крещеных татар не крещеными/. Эти последние наоборот – разбивают уже достигнутые успехи в этой области.

Ассимиляцию же кряшен с татарами необходимо начать именно с уравнения административных и экономических прав этих частей татар. Предоставление каких бы то ни было преимуществ одному из этих частей татар неизбежно приводит к восстановлению враждебных отношений.

Имеющиеся факты в области обслуживания кряшен школами указывают также на перегиб палки в одну сторону. Интересы кряшен игнорировались, т.к. обслуживались школами весьма неравномерно. Число школ, обслуживающих кряшен сократилось весьма значительно.

Президиум ТатЦИКа предлагает Кантисполкомам изжить имеющиеся ненормальности с обслуживанием кряшен во всех отношениях, с учетом конкретной обстановки. В качестве конкретных мероприятий Президиум ЦИК предлагает провести следующее:

I. В области Совстроительства, в предстоящую избирательную кампанию поставить задачей вовлечение в выборные органы и Съезды в районах с кряшенским населением представителей из кряшен.

Наряду с этим, обратить внимание на вовлечение в аппараты учреждений трудящихся из кряшен, наравне с татарами.

II. Имея ввиду, что среди кряшен ведется реализация татарской письменности для связи с общетатарской массой, и в этом вопросе считать необходимым привлечение в комиссии по реализации татарского языка работников из кряшен.

ПРЕДСЕДАТЕЛЬ ЦИК ТатССР
ШАЙМАРДАНОВ
СЕКРЕТАРЬ ЦИК ТатССР ПЕТРОВ
Партархив Татобкома КПСС РКП(б),
г.Казань. Отдел нацменьшинств.
Фонд №15; Опись №1, дело №1486”.

                                                                    Аерырга ярамый кушарга?
Күрсәтелгән чор елларында совет милләте статусына ия булган татар, чуваш, башкорт, удмурт, мариларның интеллигенция вәкилләре, профессиональ белемле сәнгатьчеләре, язучылары заманча Европа кыйммәтлекләре һәм совет идеологиясе таләпләренә җавап биргән совет-милли мәдәният формаларын булдыруга көч куя һәм иҗат иткән мәдәни җимешләрен үз халыкларының гомум кабул ителгән стандартлары итеп билгели. Фәнни оешмалар фольклор әсәрләре туплый, халык көйләре ноталы китап булып басылып чыга. Әмма советлар хакимияте карары белән татар һәм керәшеннәрнең милли мәдәният, мәгариф дөньясы кушылганнан соң керәшеннәрнең этник җыр-көйләре, поэтик иҗатын өйрәнү эше сәяси, мәдәни, идеологик максатлар күзлеге аша бәяләнә. Керәшеннәрнең дини, мәдәни үзаңнарын уятмас өчен аларның халык иҗатын өйрәнү эше тәмам туктатыла, инде әзер булган халык иҗаты тупланган җыентыклар да чыгарылмыйча кала. Язылып алынган әсәрләр дә гомумтатар мирасы буларак күрсәтелә. Репрессив чаралар үткәрү нәтиҗәсендә этнорегиональ мәдәниятләр зур югалтулар кичерә.

“Искергән” сәнгать

Совет идеологлары керәшеннәрнең этник сәнгатен киләчәге булмаган, искергән һәм юкка чыгарга тиешле күренеш итеп билгели. Әйтик, 1960 елларга кадәр ноталары белән чыккан татар халык көйләре җыентыкларына керәшен көйләре идеологик сәбәпләр аркасында кертелми. Керәшеннәрнең искиткеч бай һәм борынгы этник сәнгате булса да, ул сәяси яктан зарарлы һәм фәкать искергән этник фольклор исемлегенә кертелә, яңа милли мәдәният кысаларыннан чыгарыла һәм игътибардан читтә яши. Сталин дәвере үткәннән соң гына идеологиядә бераз позитив үзгәрешләр башлана, керәшеннәрнең этник сәнгатен фәнни мәгълүмат киңлегенә чыгарырга рөхсәт ителә. Татарларның милли һәм керәшенәрнең этник мәдәниятләре күренешләренең сыйфатларын культурологик аспектта чагыштырып өйрәнү әлегә кадәр үз тикшерүчеләрен көткән җитди проблема булып кала. Халыкның этник мәдәнияте ХХ йөзнең беренче яртысында җәмгыятьтәге булып үткән вульгар-социологик чайкалышлар, тетрәнүләргә карамастан, яшәешен дәвам иткән, традицияләрне буыннан-буынга тапшыру механизмы барыбер эшләгән.

Фото: Геннадий Макаров архивыннан

Геннадий МАКАРОВ,
сәнгать фәннәре кандидаты,
Татарстан Республикасының
атказанган сәнгать эшлеклесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев