Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Милләт хакына җан атып

Иван ЕГОРОВ: "Бер юлдан атлыйк, бердәм булыйк!"

2007 елның 25 маенда Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы төзелде. 2017 елда унъеллык юбилеен каршылады. Шушы чорга үзенең бәясен биреп, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының җитәкчесе, "Ак Барс" Холдинг" компаниясенең генераль директоры ИВАН ЕГОРОВ сорауларга җавап бирде.

- Ни өчен 10 ел элек нәкъ менә Сезне республика керәшен оешмасы җитәкчесе итеп сайладылар? Сезнеңчә, Сез халык өметен акладыгызмы?

- Керәшеннәр арасыннан танышларым, дусларым, республикада дәүләт органнары белән берлектә эшләрлек оешма булдыру турында тәкъдимнәр белән килделәр. Республика җитәкчеләре белән дә керәшен мәсьәләсенә игътибарны арттыру турында сүзләр булмады түгел. Бу җаваплы эшкә алыну карары җиңел генә кабул ителмәде, әлбәттә. Иң беренче чиратта, мине моңа үз вакытында керәшеннәр турында матбугат битләрендә, радио, телевидение тапшыруларында барган негатив информациягә карата туган ризасызлык та этәргәндер. Үземнең дә, кулдан килгәнчә ярдәм итәсем, бу эшкә үз өлешемне кертәсем килде.

Миңа бу тәкъдимне ясаганда, иҗтимагый оешмалар белән эшләүдә булган тәҗрибәмне дә күздә тотканнардыр, дип уйлыйм. Бу вакытта инде мин "әфганлылар" координацион Советын җитәкләүдә дә, спорт оешмалары белән эшләү буенча да шактый тәҗрибә туплаган идем. Үз бурычымны моңа кадәр җәмәгать башлангычында эшләп килгән активка терәк булуда, координация эшен оештыруда, оешманың эшчәнлеге өчен материаль база тудыруда күрдем. Миңа калса, бу эшләр шактый гына уңышлы булып, үз нәтиҗәсен бирде. Ә халык өметен аклауга килгәндә - эшкә бәяне инде халык үзе бирер.

- Сез, эшләр өчен, үзегезгә нинди команда җыйдыгыз?

- Моңа кадәр үк шушы өлкәдә азмы-күпме хезмәт куйган кешеләрне. Җәмәгать эше бит ул бик үзенчәлекле, монда кешене мәҗбүри тартып булмый. Үз халкының язмышына битараф булмаган, эшләргә теләге булган активны туплап, системага китереп, эшне җайга салуда булышып, эшләргә шартлар тудырганда гына, яхшы команда төзеп була. Һәр район, һәр шәһәр бу командага үз төбәгендә авторитеты булган, халык белән эшли алган лидерларны бирде. Алар арасында җирле оешмаларны 15, 20 ел буена җитәкләүчеләр дә бар. Шундыйлардан Чаллыдан Виталий Агаповны атар идем. Түбән Камадан Тамара Багаутдинова, мәсәлән, үз шәһәре оешмасын инде 20 елдан артык җитәкли.

- Керәшен мәсьәләсенең ун ел элек һәм хәзерге хәленә Сезнең карашыгыз?

- Үзгәрешләр зур, уңай я кка, һәм барысы да халыкның күз алдында.

- Ун ел эчендә нинди уңышларга ирештегез?

- Күп еллар хыялда гына йөртеп, берничә ел әзерлек эшләре алып барганнан соң, керәшеннәрнең үз дәүләт ансамбле төзелде, Фәннәр академиясендә Керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәге барлыкка килде. Күп авылларда, күзгә күренеп, чиркәүләр калкып чыкты.

Шулай да, бу елларның иң зур уңышы дип мин яшьләр оешмасы төзелүне һәм балалар белән алып барылган эшне атар идем. Яшьләр белән эшләүнең нәтиҗәсе елдан-ел куандыра.

- Керәшен мәсьәләсе белән шөгыльләнгәндә керәшен булуыгыз Сезгә каршылыклар китермәдеме?

- Юк.

- Безнең халык ни өчен пассив?

- Озак еллар буена формалашкан комплекслардан арына алмый. Геройларыбызны, шагыйрь-язучыларыбызны, горурланырлык шәхесләребезне тиешенчә белмибез. Күтәрелеп китәр өчен, геннарда утырган "неполноценность" комплексыннан котылырга кирәк. Аның өчен үз халкыңны өйрәнергә, аның тарихы, әдәбияты, культурасы турында белем тупларга, халыкка житкерергә кирәк.

- Халык белән ничек аралашасыз? Сез халыкка никадәр якын?

- Халыкка якын булу өчен, үзеңә дә халыкчан булырга, гади телдә аралаша да белергә кирәк. Авылдан, крестьян семьясыннан чыккан кеше буларак, үземне гади халыктан ерак дип санамыйм. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәргә кулдан килгәнчә булышырга тырышам, депутат вазифаларым да халыкка якынрак булуны сорый.

- Сезнеңчә, керәшеннәрне берләштерү, туплау өчен нишләргә кирәк?

- Халык белән күбрәк аралашырга, авыллар белән эшләргә, гади кешеләрнең уй-борчуларын, мәнфәгатьләрен белергә. Халыктан аерылмаска.

- Сезне нәрсә борчый, нәрсә сөендерә?

- Халыкның күңел байлыгын, традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклаучы авылларыбызның бетүгә таба баруы, авылларда кеше кимүе, традицияләрне азмы-күпме белгән өлкән буынның китә баруы борчый. Аларны алыштырырдай, әзерлекле буын бармы? Шул сорау да борчуга сала. Шулай да, шәһәрләрдә яшьләрнең активлашуы, берләшүе сөендерә.

- Җәмәгать башлангычында керәшен мәсьәләсе белән шөгыльләнү авырмы? Сезне халык, республика җитәкчеләре хуплыймы, яклыймы?

- Дәүләт җитәкчеләре, власть органнары вәкилләре белән үзара аңлашу булганда, уртак тел тапканда, авырлыгы сизелми. Аллага шөкер, Президентыбыз да, Министрлар Кабинетында, Дәүләт Советында да эшләребезне хуплыйлар,сүзләребезгә колак салалар. Урыннардагы администрация җитәкчеләре дә сорауларыбызны кире какмый. Ә халыкка килгәндә, шуны әйтәсе килә: халык фикеренә таянып, шушы зур җаваплылыкны өстемә алганмын икән, халкыбызның да, үзара килешеп, бер юлдан атлавын, бердәм булып яшәвен теләр идем.

 

Официаль хроника (2007 - 2017)

25.05.2007 - Бөтен республикадан сайланган делегатлар катнашында узган оештыру конференциясендә Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы төзелеп, аның Уставы кабул ителде. Оешманың җитәкчесе итеп Иван Егоров сайланды;

27.09.2007 - Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең 3110 номерлы карары нигезендә, Казан шәһәренең М.Худяков урамы, 11 йорт адресы буенча урнашкан малайлар өчен музыка мәктәбе бинасы Республика керәшен иҗтимагый оешмасына Культура һәм сәнгать үзәге булдыру өчен бирелде;

08.12.2007 - Республика керәшен оешмасы яңа төзелгән Татарстан халыклары Ассамблеясе составына керде;

2007 - Татарстан халыклары Ассамблеясе төзелү уңаеннан, Мамадыш районы Җөри авылында узучы Питрау бәйрәме, республиканың милли бәйрәмнәре исемлегенә кертелеп, "Питрау" республика керәшен мәдәнияте фестивале" дигән статус алды;

11.02.2008 - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 73 номерлы Карары нигезендә Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле төзелде;

2008, январь - Республика керәшен оешмасы "Туым Жондозы" - "Рождественская звезда" дип аталган керәшен җыруларын яшь башкаручылар фестивален оештырып җибәрде. Казан шәһәренең "Ак Барс" яшьләр үзәгендә беренче фестиваль узды;

12.09.2008 - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гыйльми советы карары белән Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты базасында Керәшеннәрнең һәм нагайбәкләрнең тарихын, мәдәниятен өйрәнү үзәге төзелде;

04.12.2009 - Казан шәһәрендә керәшен яшьләренең I форумы узды. Анда Республика керәшен оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге төзелде;

20.04.2012 - Казан шәһәрендә Керәшен яшьләренең II форумы узды;

15.08.2012 - Яшел Үзән районының Ильинка авылы янында керәшен балалары өчен "Айбагыр" этнолагереның беренче сменасы узды;

05.07.2013 - Казанда узган Бөтендөнья студентлар Универсиадасы кысаларында, Казан Кремленең "Хәзинә" галереясында "Керәшен сәнгате" күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең каталогы басылды;

05.12.2014 - Казан шәһәрендә керәшен яшьләренең III Форумы узды;

11.03.2016 - Казан шәһәрендә керәшен яшьләре лидерлары слеты узды;

09.09.2016 - Священник, агартучы, укытучы Василий Тимофеевның тууына 180 ел тулу уңаеннан, Казанда "Идел-Урал регионы керәшеннәренең тарихи-мәдәни мирасы" дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-практик конференция узды;

09.09.2016 - Казан Кремленең "Хәзинә" галереясында Чиләбе өлкәсендә яшәүче нагайбәк керәшеннәренең сәнгатен чагылдырган "Нагайбәкләр: тарих һәм традицион культура" күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең каталогы басылды;

10.09.2016 - Свияжск утрау-шәһәрчегендә керәшеннәрнең "Бәрмәнчек бакчасы" (Вербицы сад) Бөтенроссия православ культура фестивале узды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев